Килешәсездер, газетаны бизәү эшендә фоторәсемнәр төп рольне уйный. Гомумән, журналистикада, текстларга куелган фотолар өстәмә мәгълүмат бирергә тиеш, дигән язылмаган кагыйдә бар. Ә бу исә, аңлашыла ки, фотохәбәрченең осталыгына бәйле.
Игьтибар иткәнегез бармы икән, «Ватаным Татарстан»да чыккан күп фоторәсемнәрнең авторы – Илдар Мөхәммәтҗанов. Ул коллективка моннан берничә ел элек килеп кушылды. Дөрес, без аның белән «Известия Татарстана», «Шәһри Казан» газеталарында, Татарстан Дәүләт Советында эшләгәндә дә фотохәбәрче буларак яхшы таныш идек. «ВТ»га килгәч тә, уртак тел табып, бик тиз аралашып киттек. Шулай булмый хәл дә юк. Фотохәбәрче гадәттә журналистлар белән командировкаларга чыгып китә. Димәк, һәрвакыт аңлашып, киңәшләшеп эшләргә туры килә. Ул яктан бик рәхәт Илдар белән. Тыныч, ярдәмчел, үз эшенә бик җаваплы карый, теләгенә ирешмичә калмый. Болары эш турында. 60 яшьлек юбилее уңаеннан тормыш турында да сөйләшеп алырга булдык.
Төсләр
Бүген фотога төшермәгән кеше юктыр инде ул. Бер караганда, бу һөнәргә ихтыяҗ да юк кебек. Әмма челт-челт итеп телефонга сурәт алучылардан чын һөнәр иясе аерылып тора: эзләнә, таба, ахыр чиктә ул рәссам дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә моның өчен, мөгаен, Илдар кебек гомереңне, бөтен барлыгыңны шушы һөнәргә багышларга кирәктер.
– Фотога төшерү белән шөгыльләнүем очраклы гына башланды, – дип искә ала ул. – Башта бик кызыксынып авиатүгәрәккә йөргән идем. Авиация заводында радиоинженер булып эшләүче әтиемнең дә тәэсире булгандыр, күрәсең. Тырышып-тырышып макет ясыйм. Бер тотынгач, тиз-тиз эшләп бетерә торган гадәтем бар. Ә сынау өчен башкаларның эшләп бетерүен көтәргә кирәк. Бу кайчагында 3–4 айга кадәр сузылырга мөмкин. Берзаман мондый көтеп торулар туйдырды. Аркадий Гайдар исемендәге мәдәният йортында фототүгәрәк эшләвен белдем дә шунда киттем. Шулай итеп сер тулы дөньяга тап булдым. Кулга фотоаппарат тоттырдылар. Төшерәбез, аннан бөтен шартына туры китереп, лабораториядә ясыйбыз. Бу миңа бик ошады. Соңрак бассейнга, футболга, гандболга йөргәндә дә бу шөгыльне ташлый алмадым. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәри училищеда фотограф һөнәрен үзләштердем. Өч ел укып чыкканнан соң, төсле фотографияләр ясау буенча үзәк лабораториягә эшкә урнаштым. Башта фотограф, аннан лаборант булып эшләдем. Соңрак лабораторияне җитәкләргә туры килде. Ул вакытта төсле фотосурәтләр могҗизага тиң иде бит. Бик кыйммәт тә иде. Андыйларга бик сирәк кеше заказ бирә алды. Шуңа күрә күп вакытта төрле төсләр белән тон биреп ясадык. Коңгырт, зәңгәрсу төсләрдән файдаландык.
Әгерҗе
– Ул вакытта Әгерҗедә ике яктан да әбиләрем белән бабайларым яши иде. Әйтергә кирәк, мин үзем дә шунда туганмын. Ай ярымлык чагымда әти-әнием Казанга күченеп килгән. Әни ягыннан бабам Нигъмәтулланың күзләре начар күрә иде. Операция уңышлы булмады, бөтенләй сукырайды. Мин аны карарга дип, туган җиремә кайттым. Дөресен әйткәндә, мәктәптә укыганда ук башланган иде инде бу хәлләр. Каникулларда гел алар янында булырга тырыштым. Ничек булса да ярдәм итәсем килде. Шуңа күрә, спорт төрләре буенча күрсәткечләрем югары булуга карамастан, алга таба шөгыльләнергә мөмкинлек табылмады. Йортлары да, бакчалары да бик зур иде аларның. Кайткач, көнкүреш комбинатына эшкә урнаштым. Күчмә фотограф булып эшләргә дә рөхсәт иттеләр. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына, төрле бәйрәмнәргә чакырдылар. Ул вакытта әгәр килешү төзеп, рөхсәт алмасаң, мөстәкыйль генә төрле оешмаларда төшереп йөрергә ярамый, штраф салалар иде. Ә болай килешү нигезендә дәүләт планын үтисең, үз мәнфәгатьләрең өчен дә вакыт җитәрлек. Бервакыт шулай райкомда эшләүче бер танышым миңа Әгерҗе район газетасында эш тәкъдим итте. Башта бик үзенчәлекле кебек тоелган иде. Аннан ияләшеп киттем. Күрәсез, бүгенгә кадәр матбугат чараларыннан аерылмадым диярлек.
Могҗиза
Район газетасы Илдарны эшле генә итеп калмый, гаилә тормышын да көйли. Корректор булып эшләүче апа янына кызы Аида килеп йөри торган була. Яшьләр танышып китәләр. Тормыш корып, Нигъмәтулла бабай өендә яши башлыйлар. Мәхәббәт җимешләре – Ралина туа. Тик бабай гына, озак та үтми, дөнья куя. Ялгыз калгач, әбисенең дә Казанга, кызы янына китәсе килә. Алар артыннан яшьләр дә кузгала. Бүген инде Амира һәм Алишер исемле оныклар үстерешеп, тәрбияләп яталар.
– Кызыма да фотога төшерү серләре кечкенәдән ошады, – ди Илдар. – Дөрес, ул югары уку йортын тәмамлады, бөтенләй башка һөнәр иясе. Фотография аның өчен шөгыль генә булып калды. Әмма ул минем эчке кичерешләремне бик аңлый. Берәр җирдә кызыклы фото төшерерлек объект күрсә, кайта да: «Әти, әйдә, мин сине бер җиргә алып барам», – дип машинага утыртып алып китә. Хәтта төзелешләр төшерергә дип, башка шәһәрләргә дә барганыбыз бар. Үзенә дә рәхәттер. Янәшәмдә табигать күренешләренә хозурланып йөри. Кыскасы, бер-беребезне күз карашыннан ук аңлыйбыз. Хәләл җефетем дә мондый сәяхәтләргә каршы килми. Мин хәтта ял көннәрендә дә: «Парклардан йөреп кайтыйм әле», – дип, фотоаппаратымны җилкәмә элеп чыгып китәм. Бервакытта да ризасызлык белдергәне юк.
Безнең заман технология өлкәсендә зур үзгәрешләр чорына туры килде. Бу, һичшиксез, фотография өлкәсенә дә кагыла.
– Элек төшереп кайтканнан соң, ясарга күпме вакыт, ул гына да түгел, лабораториядә эшләү өчен күпме аппаратлар, химикатлар кирәк иде. Хәзер барыбер җиңелрәктер инде? – дип сорагач, Илдар елмаеп кына куйды.
– Сүз дә юк, җиңелен җиңел. Әмма шул чор фотографлар өчен фиксажга салынган фотоларны көтеп утыру үзе бер рәхәтлек иде ул. Чын мәгънәсендә могҗиза туа бит андый чакта. Андый фотолар күпкә сыйфатлырак була. Тасмаларга төшереп, үзләре фото ясап маташучылар хәзер дә бар әле. Ләкин алар моны күбрәк үзләре өчен генә эшлиләр.
Илдар үзе дә фотога төшерү алымнары белән уртаклашты.
– Мин күбрәк кешеләрне төшерергә яратам. Бик кызык мизгелләрне очратырга була бит. Әлбәттә инде, һәрвакытта син теләгәнчә генә килеп чыкмаска да мөмкин. Шуңа күрә төрле хәйләләр дә уйлап чыгарырга туры килә. Бервакыт шулай редакциядә тиз генә бик гаҗәпләнгән кеше рәсемен төшереп бирергә куштылар. Якындагы кибеткә кердем дә кибетченең кулына кызыл алма тоттырдым. «Күзеңне йом да кулыңда яшел алма дип уйла. Ачып җибәрсәң, ул кып-кызыл төстә. Шуңа гаҗәпләнә аласыңмы?» – дим. Нәтиҗәдә менә дигән кадр килеп чыкты. Мин урамда, бәйрәмнәрдә кемне дә булса сурәткә алудан курыкмыйм. Ничектер, бар кеше белән дә уртак тел таба алам кебек. Бу безнең эштә бик мөһим. Күбрәк бер белмәгән кешеләр белән эшләргә туры килә бит.
Редакциядән. Хезмәттәшебезне чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык аңа юлдаш булсын. Укучыларыбызны сөендерерлек матур мизгелләр гел очрап торсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез