• Фото: artfile.ru

СЕРЛЕ КҮЗЛӘР (Гыйбрәтле хикәя)

– Әби, синең күзләрең бигрәк матур, име. Бакчада үсә торган зур карлыганга   охшаган. – Биш яшьлек оныгының  сүзләреннән Гөлниса рәхәтләнеп көлеп җибәрде.

– Тешләрем дә бик матур бит, балам, нишләп аларны да мактамыйсың? Менә кара, кәнфит күп ашамагач, бер тешем дә авыртмаган, бөтенесе тип-тигез...

– Чын тешләр түгел бит алар синең... Беләм мин... Йоклаганда салып куясың син аларны...

– Карт шул инде мин, кызым, тешләрем дә чын түгел, чәчләрем дә ап-ак...

– Карт түгел син, әнә көзгедән кара, күзләрең ничек матур, чәчләрең дә матур, тешләрең дә... Син бик матур, әбием, мин сине бик яратам. Апай белән абый да сине яраталар, мин сине алардан да катырак яратам...

– Иии, рәхмәтләр яусын, балакаем! Мин дә сезне биик яратам шул. Сезне дә, әти-әниләрегезне дә...

– Кара инде, әби, менә көзгедән үзеңне кара инде, – дип, өзми дә куймый, кулына уенчык көзге китереп тоттырды Зифа.

– Бигрәк матур күрсәтә икән шул бу көзгең, кызым. Мине бигрәк яшь итеп күрсәтә. Күзләрем дә син әйткәнчә, тач кара карлыган инде менә... – Оныгының күңеле булсын дип, көзгегә караса-карамаса да шулай диде Гөлниса.

Дөрестән дә, Зифаның күңеле булды, уенчыклары белән уйный башлады. Ә Гөлниса күңелендә шул карлыгандай күзләренә бәйле хатирәләр бер-бер артлы яңарды.

Бала чакта зур күзләреннән бик читенсенә иде ул. «Нишләп минем күзләр шундый зур, үзләре кап-кара?» – дип, әнисен аптыратып бетерә иде.

– И-и-и, кызым, син әле күзләреңнең нинди матур булуын, аларда күпме сер яшеренгәнен, күпме сер тулганын белмисең... Зур үскәч аңларсың, яме, – ди иде әнисе. Ул шулай дигән саен Гөлниса, стенага эленгән көзгеләренә карап, күзләреннән гел яшерен әйберләр эзли иде. Әмма ничә караса да, бер яшерен әйбер дә күрмәде.

Дүртенче сыйныфка күрше авыл мәктәбенә укырга баргач, аннан алдагы партада утыручы Илфат дигән малайга укытучылар дәрес саен кисәтү ясый иде. «Галиев, алдыңа карап утыр!» Шулай дигәч, әзгә генә алга карап утыра да, Илфат тагын Гөлнисаның партасына борылып, аңа карап утыра башлый. Бөтен укытучылар зарлана торгач, сыйныф җитәкчесенә аның белән аерым сөйләшергә туры килә. Бу турыда Гөлниса күп еллар үткәч, мәктәпкә очрашуга баргач белде. Сыйныф җитәкчеләре сөйләде. «Нишләп һаман артка карап борылып утырасың, Илфат?» – дип сорагач, сабыйлыгы белән балакай күңелендәгесен әйткән булган икән.

– Гөлнисаның күзләренә караган саен карыйсы гына килеп тора бит, апай. Бигрәк матур алар, име. Күзләре дә матур, үзе дә, – дигән.

Дөрес, еллар үткәч, Илфатның мәхәббәте башка сыйныфташ кызга күчте.  Гөлнисаның күзләренә гашыйк булучылар да табылып торды. Югары сыйныфта укучы егетләр дә бәйләнә иде әле аның күзләренә.

Ә бер чакны башы гел авырта башлагач, Гөлнисаны әнисе хастаханәгә алып барды. Шунда чират көтеп утырганда бер әби: «Балам, синең күзләрең бик нурлы. Күзләреңнең нурын сакла, югалтма», – дип шаккатырган иде. Күздә нинди нур булсын иде инде, әллә ниләр сөйли бу әби дип, өлкән кешене үпкәләтмим инде дип кенә тыңлаган иде ул чакта. Мине бала-чагага саныйлар, шуңа һаман күзләремә бәйләнәләр, дип үпкәләгән дә иде әле. Тик зур үскән саен Гөлнисаның күзләренә чит-ятларның игътибары арта гына барды. Шатлыгын да, борчу-хәсрәтен дә башкалардан яшерә алмады. Барысын да шул күзләреннән «укый» иделәр шул. Тормыш авырлыклары иңнәрен басканда, «Карлыгандай күзләреңне яшьләр юмасын иде», – дип, шигырь язучылар да булды. «Күзләрең сагышлы, хәсрәтең бармы әллә?» – дип тә, «Күзләрең ут яна, нинди шатлыгың бар?» – дип тә күп бәйләнделәр үзенә. Студент чакта, авылга кайтырга автобус көткәндә, кондуктор егет бер көтү яшьләр арасыннан: «Күзләрең бигрәк матур», – дип, соңгы буш урынга аны сайлап утырткан иде. Эшли башлагач, гел кояш күзлегеннән йөрүенә игътибар иткән җитәкчесе: «Шундый күзләрне көн яктылыгыннан мәхрүм итмәгез, кешеләргә туры карап сөйләшүдән кыенсынмагыз, күзләрегездә эчке дөньягыз чагыла. Алар әле сезгә бик нык ярдәм итәр», – дигән иде. Тормыш тәҗрибәсе булгандырмы, кешеләр күңелен шулай аңлый белгәнме, шул Равил абыйсының сүзләре дөрескә чыкты бит. Кая гына барса да, кем белән генә сөйләшсә дә, барысы да ул теләгәнчә килеп чыга иде. Юлында фикердәшләр дә, аның күңелен аңлый белүчеләр дә күп очрады. Дөрес, кул-тел озайтырга теләүче нәфеслеләр дә булмады түгел. Тик андыйлар янәшәсендә кызның күзләре шул минутта ук яшен утына әйләнә, начар ниятле бәндәләргә үтерерлек итеп бер каравы җитә, нәфесләре тиз басыла иде. Нәкъ җырдагыча: күзләренә бер каравы җитә...

Башта – күзләренә, аннан күңеленә гашыйк булып өйләнгән ире Хәлил дә гомере буе: «Сиңа бер сүз әйтмәсәң, сөйләшмәсәң дә була, күзләреңә карасаң, шул җитә. Нәрсә әйтергә теләгәнеңне дә, кәефең нинди икәнне дә аңлап була», – ди иде.

Еллар үткәч, Гөлниса үзе дә бала чакта хастаханәдә күргән әби әйткән «Күзләреңнең нурын сакла» дигән сүзләрнең дә мәгънәсен аңлады, әнисе әйткән күзләре тулы серләрнең ни икәнен дә төшенде. Өлкәнәя барган саен серләре дә, моң-шатлыклары да, нурлары да арта гына барды күзләренең. Карлыгандай шул ике түгәрәккә бик күп нәрсә сыйган иде шул. Күрәсең, начарлары авыррак булган да төпкәрәк киткән, өске якка гел матурлары, яхшылары гына калган. Әллә инде, теге әби әйткән нурлары күмеп киттеме икән? Ни булса да, әнә бит Зифа балакае: «Күзләрең бик матур, әбием», – дип тора. Сабый бала белми әйтмәс...

Гөльяр

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре