«Сетевая компания» электр энергиясен урлаучылар белән ничек көрәшә?

Электрга законсыз тоташу энергетика компанияләре өчен финанс югалтуларыннан тыш, намуслы кулланучыларга да зур зыян сала. Мондый тәртип бозулар аркасында электр энергиясенең сыйфаты начарланырга, бәла-казалар килеп чыгарга мөмкин. Суыклар башлангач, әлеге проблема аеруча кискен төс ала. Чөнки энергетиклар бу чорда төзелешләрдә утны килешүсез ялгау очраклары белән еш очраша. «Сетевая компания» белгечләре, энергия каракларын ачыклар өчен, яңадан-яңа алымнар куллана. Бу мәсьәләдә интеллектуаль исәпләү приборларының өлеше аеруча зур.

 «Акыллы» счетчиклар

Исегезгә төшерәбез: электр энергиясен исәпләү системасының үсешенә бәйле федераль канунга үзгәрешләр 2018 елда кертелгән иде. Аның нигезендә, 2019 елдан башлап барлык яңа кулланучылар интеллектуаль исәпләү приборлары белән тәэмин ителә. Үзгәрешләр кергәннән соң «Сетевая компания» 384 мең интеллектуаль исәпләү приборын урнаштырды. Биш ел эчендә мәгълүматлар базасы формалашты. Зур мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча бөтен республикада электр энергиясе сыйфатын күзәтү инструменты эшләнде. Аның ярдәмендә проблемаларны башлангыч этапта ук тотып алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта компаниядә электр энергиясен исәпләү буенча автоматлаштыру дәрәҗәсе 40 процентны тәшкил итә. Ягъни бу – кулланучыларның 40 процентына интеллектуаль исәпләү приборы куелган дигән сүз. Мондый җиһазлардан күрсәткечләр читтән торып кына алына. Шул ук вакытта интеллектуаль исәпләү приборлары электр энергиясенең сыйфатын да анализларга ярдәм итә. Мондый акыллы җайланмалар кулланучы өчен дә уңайлы: ул үзенең шәхси кабинеты аша электр энергиясен күпме куллануын күзәтеп барырга, анализларга мөмкин.

– Интеллектуаль исәпләү приборларын урнаштыру белән бергә энергия урлау фактлары тагын да ачыграк күренә. Без хәтта ерак участокларны да тиз арада ачыклый һәм читтән торып карарлар кабул итә алабыз, – ди «Сетевая компания»нең «Идел буе электр челтәрләре» филиалында директор урынбасары Наил Мофаздалов. – Исәпләү приборлары эшчәнлегенә һәртөрле тыкшынуларны читтән торып анализлап, шик уяткан адреска чыгып тикшерәбез. Бу проблемалы исәпләү приборларының 99 процентын төгәл ачыкларга мөмкинлек бирә.

Караклык

Тик, кызганыч, автоматлаштыру дәрәҗәсе никадәр зур булса да, кулланучылар арасында электр энергиясеннән бушлай файдаланырга теләүчеләр әледән-әле очрап тора. Әйтик, энергетиклар еш кына электр энергиясен исәпкә алмыйча куллану очраклары белән очраша. Бу кулланучы участогында булган объектларны (гараж, урамны яктырту корылмасы, электр җиһазы) счетчиктан тыш, мөстәкыйль рәвештә тоташтыру дигәнне аңлата. Моннан тыш энергетикларга исәпләү приборына тыкшыну, әйтик, аның капкачын ачу, магнит кую, махсус ялгагыч урнаштыру очраклары белән дә көрәшергә туры килә. Электр энергиясен физик зат буларак тоташтырып, «астан» гына эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең дә кырын эшен туктаткан очраклар бар. Мәсәлән, күптән түгел Питрәч районында бер кеше физик зат рәвешендә утны тоташтырып, глэмпингта кунаклар кабул иткән. Гомумән алганда, килешүсез куллану очраклары төзелеш объектларында күп очрый, ди энергетиклар.

Шунысын да аңлатып узыйк: «Идел буе электр челтәрләре» республиканың 8 районына (Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе) хезмәт күрсәтә. Быел 9 айда әлеге районнарда электр энергиясен килешүсез куллануның – 130, исәпкә алмыйча файдалануның 13 очрагы ачыкланган.

– Монда компания гына түгел, намуслы кулланучылар да зыян күрә. Чөнки тәртип бозулар нәтиҗәсендә электр энергиясенең сыйфаты начарлана, кышын трансформатор эштән чыгарга мөмкин. Бу безнең абруйны да какшата. Бигрәк тә Казан һәм аңа якын  районнарда яшәүчеләр иза чигә, чөнки башкалада төзелеш эшләре күп алып барыла. Ә менә ераграк районнарда электр энергиясен килешүсез куллану очраклары кимрәк. Авылларда халык та намуслырак, – ди энергетиклар.

Контролер эше

«Акыллы» счетчикларның саны елдан-ел артса да, иске төр исәпләү приборлары әле дә күпчелекне (60 процентны) тәшкил итә. Алардагы күрсәткечләрне контролерлар ала. Иманым камил, авылларда яшәүчеләр сүзнең кем турында баруын шунда ук аңлап алгандыр. Контролер, кулланучыларга кереп, исәпләү приборларындагы күрсәткечләрне телефонга төшерә. Соңыннан әлеге мәгълүматлар автомат рәвештә бер системага туплана. Сүз уңаеннан, электр энергиясен исәпкә алмыйча куллану очракларын тагын да нәтиҗәлерәк эзләү өчен, белгечләргә ясалма интеллект та ярдәм итә. Ул тәүлек буе эшли һәм бер сәгатькә 800 кулланучыны тикшерә. Белгечләр аның төгәллеген 94 процент дип бәяли.

– Нейрон челтәрләр ярдәмендә ачыкланган ун «шикле» счетчикның икесендә, чыннан да, электр урлау очраклары барлыгы расланды. Ялгышлар китүгә гаҗәпләнергә кирәкми. Мондый хәл ясалма интеллект белән дә, кеше факторы белән дә булырга мөмкин. Әйтик, моңа күптән түгел генә газ кертү, электр белән тәэмин ителгән объектларның бушап калуы һәм башка сәбәпләр дә йогынты ясый ала. Әлеге вакытта хезмәткәрләр өчен уңайлы интерфейс эшлибез, ә соңрак аларны укытып, программаны сәнәгатьтә дә кулланырга исәплибез. Нәтиҗәдә, проект 18 млн сум тирәсе акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк, – ди проектның авторы Шамил Яхин.

Компаниянең яңалыкка омтылуы тармактагы профессияләргә яңа шартлар да куя, билгеле.

– Хәзер бер һөнәр иясенең берничә эшне эшли алуы – гадәти күренеш. Мәсәлән, контролерлар киләчәктә күп төрле осталыкка ия булырга тиеш, шул исәптән цифрлы технологияләрдән файдалана белергә дә, – ди Наил Мофаздалов.

Без исә «Балтач районы электр челтәрләре»ндә эшләүче контролер Алинә Бахтиозинаның эшен күзәттек. Аның һәр көне төрле авылларга чыгып, счетчикларның күрсәткечләрен алудан башлана. Алинәнең үз эшен бик яратып башкаруы йөзенә чыккан: һәркем белән елмаеп аралаша, эшен зур җаваплылык тоеп башкара. Тәҗрибәле контролер аңлатуынча, куллану вакытлары чыккан, ватылган счетчиклар интеллектуаль исәпләү приборларына бушлай алыштырыла.

– Счетчикның куллану вакыты чыккан булса, алыштыру өчен кулланучы ризалыгы кирәкми. Ә ватылган булса, хуҗалык башлыгы үзе килеп әйтә, – ди ул. – Гадәти счетчикларның саны елдан-ел кимесә дә, безнең һөнәрдән башка булмый әле. Чөнки бу бары тик кешенең генә күптөрле техник процесслар һәм җитештерү системалары белән идарә итә алуын дәлилли. Шуңа күрә ай дәвамында көн саен аларны карап чыгабыз. Эшем авыр түгел, күп йөрергә туры килсә дә, миңа ошый. Чөнки мин – аралашучан кеше. Арада төрле кешеләр очрый, ләкин эш тәҗрибәмдә бер тапкыр да ишек ачмыйча, кире борып җибәрүчеләр булмады.

Алинәгә ара-тирә ябык капкалар, усал этләр, намуссыз кулланучылар белән дә очрашырга туры килә. Ә инде теге яки бу исәпләү приборлары шик уяткан вакытта, ул бу хакта җитәкчелеккә хәбәр итә. Аннан соңгы эштә исә тулы бер команда катнаша:  аудит буенча инженер электр энергиясенең балансын анализлый, шуннан соң автоматлаштыру буенча инженер үз нәтиҗәсен чыгара, ә электромонтер объектка чыгып тикшерә. Шик расланган очракта, акт төзелә. Гаеплеләрнең кесәләре дә шактый юкара: ахырдан электр каракларына моңа кадәр исәпкә алынмаган ут өчен дә түләргә туры киләчәк. Бурыч күләме хәтта миллионнар белән исәпләнергә мөмкин.

Алинә Бахтиозина әйтүенчә, утны турыга ялгап, урлау өчен төрле хәйләләр коручыларның кайберләре бу адымга очын очка ялгап яшәгәнгә барса, икенчеләре моны аңлы рәвештә эшли. Алда язып узганыбызча, бу компаниягә генә авырлык тудырып калмыйча, кулланучыларга да зыян сала, хәтта янгыннарга да китерергә мөмкин. Мондый гамәлләр урлаучының үз гомере өчен куркыныч булуын әйтеп тә торырга кирәкмидер. Каракның бүреге яна торган гадәте дә бар. Шуңа күрә үзегезне дә, күршеләрегезне дә авыр хәлдә калдырмас өчен, электр энергиясен намуслы файдаланучылардан булсагыз иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре