Үзе укытучы, үзе җиләк үстерүче, үзе фотограф, түбәтәй чигүче, тагын әллә кемнәр... Мөгаллимнәр арасында күпләп мал-туар асраучылар да шактый. Кайберләре җәен комбайнчыга әйләнә. Замана таләбеме бу, әллә җан кушуымы? «Укытучы бәрәңге ашыймы?» дигән сорау үткәндә калдымы? Иң хөрмәтле һөнәр ияләрен элеккеге кебек фәрештәгә тиңлибезме? Укытучылар көне алдыннан «ВТ» хәбәрчесе эш һәм аш, укытучы кадере турында сөйләште.
Җир кешеләре
Яңа Чишмә районының Чертуш авылында гомер кичерүче Лидия һәм Рашат Зариповларга терлеген дә тотарга, шул ук вакытта мәктәптә балаларга белем бирергә дә туры килә. Узган елга кадәр унар сыер сауган Лидия. Хуҗалыкта терлек саны 30 дан арткан. Быел инде сөтлебикәләрен өчкә генә калдырганнар. Казларының да 250 башка җиткән чаклары булган. Үз җирләре, техникалары бар. Печәнен дә үстерәләр.
– Элек укытучылар арасында терлек асраучылар күп иде, хәзер сирәгәйде. Укучылар аптырамый – авыл балалары бит, – ди башлангыч сыйныф укытучысы Лидия ханым. – Әти-әниләребез дә мал-туар асрады. Кечкенәдән булышып үскәч, бу эш безгә ят түгел. Авылда фырт итеп кенә йөреп булмый. Әмма укучыларыбыз каршында зыялы күренергә тырышабыз. Эшебез укытуга комачауламый. Узган ел «Мәгарифтәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләделәр үземне.
Рашат әфәнде исә шушы ук мәктәптә директор вазыйфасында.
– Яшьтән үк мәктәпне яраткач, икебез дә укытучы һөнәрен сайладык. Әмма шул ук вакытта без – җир кешеләре. Шуңа мал да асрыйсыбыз килә. Бераз кыенлыгы булса да, ике эшне бергә алып барырга тырышабыз. Авыл җирендә укытучыларга болай да кытлык бит, – ди ул.
Рашат белән Лидия өч бала үстергәннәр. Кызлары югары уку йортында икътисадчы, юрист белгечлеге алган. Уллары – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты. Эшләп үскәч, укуда да сынатмыйлар.
Хезмәт һәм хөрмәт
Балтач районының Арбор мәктәбе директоры урынбасары, химия-биология укытучысы Раушания Кәбирова укытучының белем бирү белән генә шөгыльләнүен яхшырак дип саный. Әмма тормышны да алып барасы бар.
– Терлек асрау кызыктан туган шөгыль түгел. Хезмәт хакы әйбәт булса, укытучы, мал асрап азапланмыйча, белем генә бирер иде. Яхшы хезмәт хакы алу өчен күп дәрес кирәк, ә авылда ул юк, – ди мөгаллим. – Өч сыер тотабыз. Шуннан арттырган юк. Элек кул белән сава идек, хәзер – аппарат. Тавыклар бар. Йомырка сатам. Җәен кош-корт асрыйбыз. Фермадан ким түгел, кыскасы. Тик туйдым дип, кул селтәгән чагымны хәтерләмим.
Теләче районындагы Иске Җөри мәктәбенең физкультура укытучысы Мөхәммәт Фәләхиев тә терлек тота. Моңа кадәр математика укыткан. Хәзер мәктәпкә атнага өч мәртәбә генә бара. Авыл җирендә укытучыга карата хөрмәт бар дип саный ул.
– 30 баш сарык, 4 баш кәҗә тотабыз. Корбанга да сорыйлар. Гаиләбез белән бергәләп карыйбыз. Олы улым 8 нче сыйныфта укый. Малларны карарга ул булыша. Балалар өчен хезмәт – тәрбия чарасы. Акчаның каян килгәнен, ризыкның ничек табылганын белеп үссеннәр, – ди биш бала әтисе Мөхәммәт.
Быел эш урынын алыштырып, мәктәптән заводка күчкән Айгөл Һадиуллинаның да фикерен белештек.
– Укытучының да ашыйсы, киенәсе, балаларын кеше итәсе килә. Башка акчалы эш булмагач, мал асрау гына кала инде. Ләкин чыгымнарын, куйган көчеңне санасаң, мал асрау бик кыйммәткә төшә. Элегрәк үзебез дә үгез үстереп сата идек. Шул акчага ел буе нәрсә аласыбызны планлаштыра идек, – ди Алабугада яшәүче Айгөл Һадиуллина.
«Акча җитмәүдән генә түгел...»
Айдар Абдуллин Әлки районының Базарлы Матак 1 нче мәктәбендә инде сигез ел физика укыта. Быел аны «Яшь мөгаллим» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләгәннәр. Укытучы ике гектар мәйданда бакча җиләге, язын лаләләр үстереп сатарга да өлгерә. Челтәрле бизнеска да вакыт таба.
– Җиләк үстерүгә бер шөгыль кебек кенә тотынган идем. Сата башлагач, акчасы да кызыксындыра башлады. Быел шулай 350 мең сум табыш алдык, –ди эшмәкәр-укытучы. – Элек укытучыларны мәктәптә генә эшләгән дип беләм. Хәзер шөгыльләре күп. Акча җитмәүдән генә түгел бу. Һәркемнең – үз хыялы. Шәхсән үзем, укыттың да эшең бетте дип, күз алдына да китерә алмыйм. Элек сарыклар тоттык. Төп эшемнән шулай ял итә идем. Мәктәптән арып кайткач, аларның ничек ашавын карап тору да рәхәт бит. Кемдер умарта тота. Бал кортларын күзәтүдән энергия ала. Артык күп эшләү укытучының «януына» китерергә мөмкин. Бертөрлелек тә туйдыра. Нәрсә белән булса да шөгыльләнергә кирәк. Язын чәчәк үстерәбез. Мәктәптән кайткач, бер кат дәресләрне карыйсың да башка эшкә тотынасың. Шул вакытны телефонда утырып та үткәреп була. Ә болай файдалырак уза.
Атнасына 30 ар сәгать дәрес бирә Айдар Абдуллин. Укучыларны имтиханнарга әзерли.
– Мәктәптә укытырга барлык шартлар да бар, – ди ул. – Ләкин укытучыларның хезмәт хакын күтәрергә кирәк. Берничә ставкада эшләү – дөрес әйбер түгел. Хөрмәт дигәне исә үзебездән тора. Укытасың икән, укыт, ошамаса, кит. Хөрмәт акчага гына килеп терәлергә тиеш түгел. Укытучы һөнәрен сайлаганбыз икән, аны җиренә җиткереп башкарырга тиешбез.
Укытучы бәрәңге ашыймы?
– Бу сорау бүген актуаль түгел. Замана баласы башка. Алар өйдә укытучыга карашны күреп үсә, – ди Биектау районының Әлдермеш мәктәбе директоры Азат Шакиров. – Әти-әниләр арасында бала каршында укытучыны яманлап сөйләүчеләр дә очрый. Моны үз мәктәбебездән чыгып әйтмим. Ишетеп торабыз. Хәзерге әти-әниләрнең күпчелеге – узган гасырның туксанынчы елларында туган балалар бит. Советлар Союзы таркалган кыргый заманнар... «Укытучы бәрәңге ашыймы икән?» дигән чорны күргәннәрдән түгел. Хәзер укытучыларны идеаллаштыру юк дип беләм. Хөрмәт тә җитеп бетми. Хезмәт хакы белән эш күләмендә тәңгәллек юк. Яхшы акча алу өчен икешәр ставкада эшләргә кирәк.
Лидия Зарипова да хәзерге балаларның башка булуын әйтә.
– Укытучы бәрәңге ашыймы икән? – дип уйламый замана баласы. Элек укытучы белән укучы арасы ераграк иде. Хәзер андый нәрсә юк. Балалар белән якын мөнәсәбәттә булу әйбәт. Безне яраталар, хөрмәт итәләр, тыңлыйлар. Сөенечләре белән дә уртаклашалар, борчуларын да сөйлиләр. Аларга киңәш бирү дә җайлырак, – ди 34 еллык хезмәт стажы булган мөгаллимә.
Фикер
Гөлнара Гарипова, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте директоры:
– Иң игелекле хезмәт инде ул. Бөтен кеше дә укытучы булып бетә алмый. Фәнеңне яхшы белү генә түгел, олы йөрәк тә кирәк. Укытучы хезмәте бигүк бөек дәрәҗәдә дип әйтмәс идем. Кызганыч, җәмгыятьтә укытучы хезмәтен күпсенүчеләр күп. Беренче чиратта ата-аналар тарафыннан. Әти-әниләр моң-зарлар белән дә килгәли. «Сезнең кебек әти-әниләр аркасында балаларыгыз, оныкларыгыз укытучылар булмаячак», – дип аңлатам. Укытучыларга таләпләр куялар, үзләренә юк. Укытучы хезмәтен югары биеклеккә күтәрергә кирәк. Ул исә хезмәт хакы белән генә бәяләнми. Укытучыга карата хөрмәт тә, аны яклау да бу.
Социаль хәлләрен яхшырту өчен укытучылар башка юлларны эзли. Яшелчә үстерә, мал асрый, тәм-том пешерә. Районда кул эшләнмәләре белән мавыккан укытучылар да күп. Түбәтәй, калфак чигәләр, алкалар ясыйлар. Мин тулысынча хуплап бетермим моны. Укытучының дәрескә әзерләнергә вакыты азрак калачак. Әмма моны авыр вазгыятьтән чыгу юлы дип саныйм. Тормышларын алып барасылары бар. Бүген укытучыларның хезмәт хаклары бик начар дип әйтмәс идем. Әмма ул – ике ставкага. Бу аның энергиясен ала.
Камәрия Хәмидуллина, Татарстанның халык укытучысы, Казандагы 2 нче гимназиянең элеккеге директоры:
– Бүген күп кенә укытучы урыннары буш. Димәк, бу һөнәр ияләренең җитешмәве дигән сүз. Бу күп нәрсә турында сөйли. Укытучылыкка бармыйлар икән, димәк, әлеге профессия вәкилләре җәмгыятьтә социаль яклауга мохтаҗ. Хезмәт хакы да икеләтә-өчләтә ставкада эшләсә генә үзен, баласын карарга, замана белән бергә атларга мөмкинлек бирә. Әмма шуңа карамастан, үрнәк итеп куярлык, хезмәтен яратып башкаручы укытучыларның да күп булуы сөендерә. Җәмгыятьнең киләчәген алар үстерә. Укытучының тормышын кайгырту дәүләтнең беренчел бурычына әверелсен иде. Балаларга, халыкка чын остазларда белем, тәрбия алу бәхете насыйп булсын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



Фикер өстәү
Фикерегез