Газетага язылу

Сезнекеләр ни ашый?

Ике әни, берничә әби очрашкан җирдә сүз үзеннән-үзе балалар, оныклар темасына күчә. Дөрес чамаладыгыз, сүз уеннары да, укулары да, телефонга бәйлелек турында да түгел, беренче чиратта: «Сезнең балалар да шундыймы ул? Нәрсә пешерергә дә белә торган түгел бит», – дигән бер җөмләдән башлана.

Сезнекеләр ни ашый?
Татар информ

Сабый бала, үсмерләр булган һәр йортта диярлек төп проблема бу. Берсеннән-берсе үзсүзле, берсеннән-берсе көйсез бүгенге заман балалары ашауга да бик талымчан һәм бик нәзберек. Шагыйрь әйткәнчә, «әби дә биеп торсын, бабай да көлеп торсын» белән генә канәгатьләнми әле алар. Аш, ботка ише ризыкларны ашату өчен кимендә атказанган артист булырга, психолог, невролог һәм тагын башка күп кенә һөнәрләрнең нечкәлекләрен тирәннән белергә кирәк. Болары сабый балалар өчен генә. Мәктәп яшендәгеләргә исә бу алымнар да булышмый. Бигрәк тә өйдәге – пенсиядәге әбиләрнең эше бик хәтәр хәзер.

– Өч балага өч төрле ашау кирәк. Шул бер үк дөге бит инде ул! Берсе пылау ашамый, берсе ботка яратмый. Берсенә пылау тавык ите белән кирәк, икенчесе бозау ите белән генә ашый...

– Бездә дә шул хәл. Мин дә шул бәрәңге бит инде ул дип аптырыйм. Берсенә кызган бәрәңге кирәк, берсе боламык сорый. Шул боламык ашаганы күзикмәкне авызына элеп тә капмый...

– Бер нәрсәгә суган, укроп, яшел тәмләткечләр салып булмый, чүпләп тә ашамыйлар бит, борын гына җыералар...

– Безнеке мәктәптә дә юньләп ашамый, яратмаган ризыгы булса, ач йөреп кайта...

– Иртә белән мәктәпкә киткәнче ашап китсеннәр дип, йомырка пешерәм. Абыйсына йомры килеш кирәк, кечесенә тәбә итеп салам...

– Бездә пилмән белән шулай. Авылда бит инде гомер-гомергә пилмәнне шулпалы итеп пешердек, без шулай ашап күнеккән. Юк, оныкларга алай ярамый. Аларга шулпасыз гына бирәсе. Әле төпчекләренә кыздырып бирергә кирәк. Башкача ашамый... Холодец, балык, бавыр ише файдалы ризыкларны элеп тә капмыйлар! Ник әллә нәрсәләр итеп, әллә нәрсәләр салып пешермисең шунда! Кайчакта әйтәм инде, бу балаларга ярау өчен өйдә аерым фәләнчә разрядлы пешекче тотарга кирәк, дим. Чыны шулай. Ашарга пешерер чак җитсә, нәрсә пешерергә белми аптырап бетәсең... Өлкәннәрен уйлаган юк инде, алары нәрсә бар – шуны ашап күнеккән...

Шушындый сөйләшүләрне тыңлаганда, өендә бәләкәй балалары, оныклары булмаганнар, бигрәк узындырганнар икән, аларның бөтен капризына бии башласаң, дип уйлыйдыр. Бу сүзләрдә хаклык зур. Бала чакта тәрбия дә кирәктер, һичьюгы, әзерләп ашатучы булганда кадерен белегез дип, яисә үзегез пешерә башлагач, нәрсә телисез, шуны пешереп ашарсыз дип булса да, әни-әбиләрнең бу зур хезмәтен бәяләргә, кадерләргә өйрәтергә кирәктер. Нәтиҗәсе бар. Балалар кечкенә чакта, дусларыннан күреп, бер чорда безнекеләр дә аштагы, ризыктагы пешкән суганнарны чүпләп куя, яратмыйм, ашамыйм, дия башладылар. Нәкъ шушы сүзләрне әйттем, гел кабатладым – нәтиҗәсе булды кебек. Дөрес, монда сүз бер дә яратмаган ризыкларын мәҗбүри ашату турында бармый. Хәер, аларны мәҗбүр итеп тә булмас иде.

Моннан берничә ел элек авылдагы апамның оныгы хәл белергә кергәч, бакчага алып чыктым. Кызыл шомырт, чия, крыжовник, кура җиләге, авыз суларын китерердәй эре викторияләр... Рәхәтләнеп җый да аша гына инде. «Юк, мин аларны ашамыйм», – ди бу. Күңел өчен генә булса да, берсен дә, берне дә өзеп капмады. Әлегә кадәр җиләк-җимешкә исе китми...

– Бигрәк талымсыз булганбыз икән, – дип искә алабыз, апалар белән бергә җыйналгач, шушы турыда сүз чыкса. Әти үлгәч, дистә еллап йортта алты хатын-кыз яшәдек. Фәләнчә сарык, бозау, ике дистәләп каз, йорт тавыгы чыгарып үстергән чебиләр... – берсенең бер әйберен ташламадык, сатмадык... Сарык-бозау башлары, эчәкләре (тавык-казныкылар да, фәкать тавык тәпиен генә ашамадык), сызыгы, туң мае... – бөтенесен эшкәртеп, ашап бардык. Без генә түгел, барлык гаиләләрдә дә шушы хәл иде. Ул чорда әйбер талымлап утырырга мөмкинлеге дә булмады (бигрәк тә авыл өйләрендәге рационның төрлелеген санарга кул бармаклары да җитә иде), икенчедән, балаларны бүгенгедәй көйләп-чөйләп утыручы да булмады. Ашауга да, эшкә дә, уенга да нык булганбыз, дибез. Хәзерге балаларның сәламәтлеге дә ашауларына күрәдер инде.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре