Шифаханәгә җыенабыз. Үзең белән нәрсәләр алырга?

Җәй – шифаханәдә сәламәтлекне ныгыту чоры да. Ә анда бару өчен кием-салым, башка кирәк-яракны җыю, кем әйтмешли, үзе бер «фән».  2–3 атнада әйбәтләп ял итү һәм көч туплау өчен андагы тормыш рәвешенең барлык үзенчәлекләрен истә тотарга кирәк. 

Нәрсәләрне күздә тотарга. Беренчедән, шактый озак барырга туры килер. Икенчедән, көннең беренче яртысы савыктыру процедураларында узар, ә анда тиз генә киенергә-чишенергә кирәк булыр. Моннан тыш, дәвалау физкультурасына, төшке аштан соң асфальтсыз сукмаклардан саф һавада йөрүне, ялларда якындагы шәһәргә сәфәр чыгу яисә экскурсияләргә бару, кичләрен төрле күңел ачу чараларында катнашуны да исәпкә алырга кирәк. Ял чорында һава торышы да үзгәрергә мөмкин.

Кием-салым. Ир-атларның кием-салымы азрак булганлыктан, гүзәл затларныкына гына тукталып үтәбез. Югарыда санап үтелгән таләпләргә туры килердәй кием бер чемоданга сыеп бетсен өчен уңайлы, төсе бер-берсенә туры килә, теләсә кайда киеп була торган әйберләр сайларга кирәк. Иң яхшысы – төп өч төстән: әйтик, ак, зәңгәрсу һәм коңгырт төстән торган кием-салым. Аларны төрлечә киеп, шактый ук зәвыклы  күренергә мөмкин булачак.

Иң элек халатны трикотаж костюмга алыштырабыз. Савыктыру процедураларында тиз генә салу, физкультурада кию, кичен кунакханәдә йөрү өчен аннан да яхшысы юк. Өстәвенә кинәт салкынайтып җибәрсә, җылы пижама урынына да кулланып булачак. Чемоданда тагын бриджа  һәм футболка  булсын. Шушы ике «махсус кием» шифаханә  һәм төрле һава торышына шәп кенә яраклашу мөмкинлеге бирәчәк.

Душта кию өчен башмакның резинадан түгел, пластиктан эшләнгәне әйбәтрәк булыр. Пластик башмак матуррак: аны кунакханә бүлмәсендә дә, хәтта урамда да киеп йөрергә мөмкин.

Җәен, аеруча шифаханәдә, яссы табанлы туфли-балеткасыз һич булмый. Экскурсияләргә бару, саф һавада йөрү өчен гаять уңайлы аяк киеме. Аны купшы кием белән дә, көндәлек кием белән дә, чалбар яки итәк белән дә кияргә була. Джинсы чалбар яратмаучылар озын итәк сайларга мөмкин. Күпкә уңайлырак та булачак әле ул.

Чемоданга ике матур палантин – калынрагын һәм юкасын салырга онытмагыз.  Урынны күп алмаячак, аның каравы теләсә кайсы өс-башны купшыландырып җибәрәчәк. Җылысы – свитерны, юкасы – «ветровка»ны алыштырачак. Кинәт салкынайтса, башка ябарга да мөмкин.

Матур гына берничә футболка алыгыз. Чалбар-бриджагыз шул бер үк булса да, төрле футболка үзегезне һәрвакыт башкачарак итеп күрсәтәчәк.

Шушы киңәшләрне истә тотсагыз, сәфәргә әзерләп куелган тау хәтле әйберләрегез шактый ук кими төшәр. Ә инде чемоданыгызда бераз урын калса, иң затлы күлмәгегезне салып куегыз. Аның да кирәге чыгар. Күздә тотылырга тиешле бер үзенчәлекне «кичләрен төрле күңел ачу чаралары» дип тикмәгә генә билгеләп куймаганбыздыр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре