Кайчандыр ул зәйтүн, соя соусы, тәмләткечләр һәм ярымфабрикатларда еш очрый торган һәм куркынычсыз саналган әйбер иде. Әмма соңгы тикшеренүләр моның ялгыш булуын исбатлады, дип яза гастроэнтеролог һәм диетолог Ольга Помойнецкая үзенең телеграм-каналында.
Сүз натрий глутаматы - Е621 турында бара. Табиб галимнәрнең соңгы эшләренә сылтама ясап, натрий глутаматының симерү һәм шикәр чире китереп чыгаруын, һәм артериаль гипертензия, инфарктка китерүен, йөрәк һәм кан тамырлары өчен куркыныч булуын әйтә. Моннан тыш, әлеге кушылма юан эчәклек һәм үпкә яман шеше китереп чыгарырга мөмкин, дип тә өстәгән Помойнецкая.
"Натрий глутаматын хәзер бөтен нәрсәгә диярлек өстиләр, ләкин ул әзер ризыкта һәм төрле ярымфабрикатларда ешрак очрый", - дип яза ул, бу тәм һәм хуш исне көчәйткечне шулай ук кешенең артык ашавына йогынты ясавын ассызыклый. Натрий глутаматы баш мие нейроннары дәрәҗәсендә бәйлелек тудыра.
"Мин гади кагыйдә буенча яшим: яхшы сыйфатлы ризыкка тәм һәм хуш исне көчәйткечләр өстәмәячәкләр", - дип сүзен йомгаклаган белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез