Газетага язылу

Синоптиклар Татарстанга кышның кайчан киләчәген әйтте

Атна ахырына кадәр Татарстанда уртача тәүлеклек температура күпьеллык күрсәткечләрдән сигез-ун градуска югарырак булачак. Хәл киләсе атна башында, салкын төньяк антициклоны тәэсирендә генә үзгәрәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ».

Әлегә республика һаман да антициклон перифериясендә урнашкан. Аерым районнарда томан төшә һәм бозлавык барлыкка килә, ди синоптиклар.

Җомга һәм шимбә, 5 һәм 6 декабрьдә, төбәкнең кайбер урыннарында бераз явым-төшем фаразлана. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан булуы ихтимал. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә һава температурасы 0 дән -4 градуска кадәр, көндез -2 дән +2 градуска кадәр тәшкил итәчәк.

Якшәмбе, 7 декабрьдә, Татарстан аша атмосфера фронты үтәчәк. Районнарның күбесендә бераз кар явачак. Юлларда урыны белән бозлавык булачак. ТР Гидрометеорология үзәге фаразлавыннан күренгәнчә, бу вакытта температура фоны үзгәрмәячәк.

Метеорологларның алдан биргән мәгълүматларына караганда, 8 декабрьдә, фронталь өлеш үткәннән соң, республика территориясенә төньяктан килгән салкын антициклон үз тәэсирен таратачак.

Караңгы вакытта урыны белән әле бераз кар явуы мөмкин, әмма көндез явым-төшем ихтималы аз. Температура кисәк төшәчәк: төнлә термометр баганалары 9–14 градус салкынга кадәр төшәчәк, ә көндез 7–12 градус салкын булачак.

9 декабрьдә, явым-төшем бик аз булыр, дип көтелә. Төнге сәгатьләрдә тагын да салкынрак булачак: -11, -16 градус. Көндез 7–12 градус салкын булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре