Сөйләшер сүзләр күп калды...

Олы галим, бакчачы, икътисадчы, язучы Фарсель Зыятдинов та бакыйлыкка күчте. Үзеннән соң тау кадәрле эш, күркәм гамәлләр, матур иҗат калдырып китте.
Аның эшләрен бер язмада санап бетерерлек тә түгел кебек. Хәер, редакциягә килгән саен, шулай дип әйтә идек үзенә дә. Ул исә: «Бу юлы язучы буларак килдем, бер хикәям бар, укып карагыз әле», яисә: «Бүген мин – бакчачы», – дип әйтә торган иде. Әйе бер-берсенә капма-каршы һөнәрләр иясе иде ул: икътисадчы, язучы, бакчачы... Бу хакта сүз чыккач, бер әңгәмәдә: «Барлыгы утыз ел укыганмын. Бу инде ун еллык мәктәпне, техникум, университет, авыл хужалыгы институты, аспирантура, докторантураны да кертеп исәпләгәндә. Утыз ел укылган, җитмеш елдан артык эшләгәнмен. «Татарстан» радиосында эшли башладым, хезмәт юлын телевидение һәм «Татарстан» радиосында төгәлләдем. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы институтында һәм финанс-экономика институтында укыттым. Хәер, укыткан институтларның барысын санап китсәң дә, шактый җыела», – дип әйткән иде.

Саннар, исәпләүләр белән мавыгуын, кешелеклелеген, ярдәмчеллеген язучы, «Безнең мирас» журналы баш мөхәррире Ләбиб Лерон да искә алды:
– Сөйләшер сүзләр күп калды... Болай дигәндә иң әүвәл Мөдәррис Әгъләм турында әдәби-документаль әсәрен күз уңында тотам. Китап итеп чыгарырга микән дип киңәшләшергә килгән иде, бу мәсьәләне ахырына кадәр хәл итеп бетерә алмадык. Бу көннәрдә Мөдәррис Әгъләм турында истәлекләр туплыйм. Бәлки, әнә шул китапка бер өлеше кереп китәр... Әлеге әсәрен ул «Казан утлары»на да тәкъдим иткән иде, чыкканын күрергә өлгерми калды, үзе дә Мөдәррис абый янына китеп барды... Без аның белән якын дуслар булдык. Моннан ун ел элек, әни бакыйлыкка китәсе ел иде ул, безгә кунакка кайткан идек. Нәкъ шушындый матур август ае. Ул кайту, ул очрашулар бик матур хатирә булып күңелдә калды. Гәрәй Рәхим, Фарсель абый, мин – Рөстәм Мингалимнең хәлен ахырынача кайгырткан кешеләр дә идек. Фарсель абый минем университет укытучым гына түгел, тормышта да остазым булды. Безне бик күп нәрсәләр якынайтты... Үзенең дә авыру баласы бар, минем дә Бәхтиярем авыру. Бәхтияргә гел күчтәнәч алып килә, хәлләрен сорашып тора иде. Улының вафатын да, хатыны – шагыйрә Фирая апаның вафатын да бик авыр кичерде. Миңа гына түгел, бөтен халыкка бакчасы буларак киңәшләре бәһасез булды. Берзаман кодалар күчтәнәче булган груша агачын күчердек. Аннан, картрак агач бит инде бу, тернәкләнеп китәр микән дип борчылып, Фарсель абыйга шалтыраттым. Ул, борчылма, үсеп китәргә тиеш, диде. Чыннан да бу груша тернәкләнде, быел августта, шаккатырып, хәтта чәчәк тә атты.
Бер юлы Фарсель абый: «Мин үземнең кайчан бакыйлыкка күчәсемне чамалыйм, исәпләп чыгардым», – дип әйткән иде. Вакыт якынлашканын сизендеме икән – анысы менә сер булып калды.

Шагыйрь Гәрәй Рәхим аның белән университетта танышуларын, аерылмас дуслар булып китүләрен искә алды, дустын табигать баласы дип атады:
– Без өчәү идек: Рөстәм Мингалим, Фарсель һәм мин. Без – беренче курс студентлары, ул югарырак курста, безне колхозга бәрәңге алырга алып китте. Шуннан дуслашып калдык. Өчебез дә әсәрләребез турында уртага салып сөйләшә идек, бер-беребезгә ярдәм итеп, килешеп эшләдек. Ул – зур галим, чын мәгънәсендә шагыйрь һәм прозаик. Иң зур эше – табигатьнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, бакчачыларга файдалы киңәшләр бирүе. Соңгы көннәренәчә шушы игелекле эшен дәвам иттерде.
Фарсель абыйның помидорларын авыз итеп карамаган редакция хезмәткәрләре булса да, сирәктер ул. Чәй өстәле янына җыелсак, ашау әдәбе, гомерне озынайту серләре турында сөйли, ничек дәвалануы турында уртаклаша иде. Рәхәт кеше иде. Олпат ил агасы булса да, балачагы яки вакытсыз югалткан якыннары турында сүз чыкса, күзләре дымлана, тавышы өзелә иде. Бу да бит инде – аның күңел сафлыгы турында сөйли торган мизгелләр...

«Актаныш районының Качкын авылында туганмын мин. Балачагым авыр булды. Мин кечкенә вакытта ук безнең авылга ачлык килде. Дусларым Хәкимҗан белән Мөҗәһит бар иде, шулар кырда башак җыйдылар. Аннары аны кул тегермәнендә тартып, икмәк салганнар. Миңа да авыз иттерделәр. Икмәс салу турындагы кыйсса бөтен авылга таралгач, икенче көнне бөтен авыл халкы башак җыярга кузгалды. Шуннан китте инде хәлләр. Кар астында яткан агулы башак ашап, яше-карты кан костылар. Авыл үле кешеләр белән тулды... Кабер казырга кешенең көче җитми, бер кабергә бишәр-алтышар кешене күмәләр. Япь-яшь кызлар кереп ята, балалар... Шунда җылаганнарым... Шуңа күрә балачагым матур үтте дип әйтә алмыйм, ул авыр елларга туры килде. Безне исә ачлыктан әбием саклап калды».

Фарсель Зыятдинов

Фарсель абыйның туган авылы Качкында без дә булдык. Авыл кешеләре радиодан Фарсель абыйның бакчачы киңәшләрен яратып тыңлауларын сөйләгән иде. Бу хакта белеп алгач, Фарсель абый, шалтыратып, авыл тарихы, кешеләре турында тәфсилләп, тәмләп сөйләгән иде.
Бакчачыларга киңәшләре китап булып чыккач, аның күпме рәхмәт ишетүен, хатлар алуын сөйләде «Яз» нәшрияты директоры Раушания Миңнуллина. Аның әйтүенчә, «Ямь һәм тәм, яки Яшелчә бакчасы», «Ямь һәм тәм, яки Безнең бакча» китаплары 20 мең данә тираж белән чыккан һәм таралып та беткән:
– Әйе, безнең «Яз» нәшриятында Фарсель абыйның ике саллы һәм затлы китабы чыкты. Гомер буе өйрәнгән, үзе сынап караган хезмәтенең җимеше алар. Халык бик яратып алды һәм куллана ул хезмәтләрне. Фарсель абый – чын галим: һәр җөмләсе, фикере дәлилләнгән, җентекләп өйрәнелгән. Чын зыялы кеше: һәр кешегә ихтирамлы, игътибарлы иде. Тыйнак, сабыр, кече күңелле. Без аның дачасына барырга ярата идек. Идел култыгына урнашкан матур җирләр алар. Булышыйк, үстергән җимешләрен алып кайтышырбыз, дип барабыз. Килеп җитүгә, Фарсель абый югала. Ул юк! Бөтен барлыгы белән бакчага «чума»! Су сибә, бакча җиләген сирәкли башлый, виноградларны карый. Ул бакчада эшләүдән ямь, ләззәт таба иде. Китәсе килмичә, соңга кадәр әллә нинди эшләр тапкан булып, яраткан җитмеш агачлары янында йөри дә йөри... Әлбәттә, Фарсель абыйның эшләгән эшләре, язган китаплары, фәнни хезмәтләре, дәрәҗә, исемнәре хәйран. Шул ук вакытта ул тыйнак та, эчкерсез-самими дә олы җанлы кеше иде.
Бик матур гомер юлы үткән Фарсель абый. Хатыны Венера ханым әйтүенчә, үзе дип яшәмәде, фән, кешеләргә ярдәм дип җан атты. Үзеннән соң киләчәктә өйрәнергә күпме хезмәт, күпме игелек калдырды. Әмма, Ләбиб абый әйткәнчә, сөйләшер сүзләр күп калды...
Хушлашу мәрасиме Казанның Мәрҗани мәчете янында үтте. Аны озатырга уллары Айдар, Айнур, оныклары Илнур, Гүзәлия, башка туганнары, якыннары, дуслары, хезмәттәшләре килгән иде. Үзенең үтенече буенча, Фарсель абыйны Биектауның мөселман зиратында, хатыны Фирая Зыятдинова кабере янәшәсендә җирләделәр. Искә алуыбыз рухына дога булып барсын иде.

Гөлинә Гыймадова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлинә Гыймадова

Көн хәбәре