Шом, милләт һәм әлифба: «Яңа әсәрләр» җыентыгына кергән җиңүче авторлар ни сөйли?

Фирдүс Гыймалтдинов, Марат Әмирханов һәм Лилия Гыйбадуллинаны нәрсә берләштерә? Күптән түгел генә 1200 данә тираж белән нәшер ителгән «Яңа әсәрләр» җыентыгы. Яңа китап белән «Ногай» кунакханәсенең «Тукай» залында таныштырдылар. Язучылар укучылары белән очрашты, яңа әсәрләре турында сөйләде.

«Яңа әсәрләр» җыентыгына әлеге өч авторның 2023 елда Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе тарафыннан уздырылган ябык әдәби бәйгенең «Повесть» номинациясендә I, II, III урыннарга лаек булган әсәрләре тупланган. Сүз уңаеннан, әлеге китап бәйге җиңүчеләренең әсәрләре тупланган өченче җыентык булып дөнья күрде. Кече жанрлар шулай җыентыкларга тупланса, «Роман» номинациясендә җиңгән әсәрләр аерым китап булып басыла. Сүзне өченче басмага кергән авторларның үзләренә бирик.

Фирдүс Гыймалтдинов – «Шом» повесте авторы (I урын):

– Мин бу әсәргә эпиграф итеп Чыңгыз Айтматовның 1986 елда язылган «Плаха» романыннан бер өзекне алдым. «И не в том ли дело, что предубеждения, страх, ненависть сужают планету до размеров стадиона, на котором все зрители заложники, ибо обе команды, чтобы выиграть, принесли с собой ядерные бомбы, а болельщики, невзирая ни на что, орут: гол, гол, гол! И это и есть планета. А ведь еще перед каждым человеком стоит неизбывная задача – быть человеком, сегодня, завтра, всегда. Из этого складывается история». 2022 елда бөтенләй башка чорда туган, бөтенләй башка уйлар белән яшәгән Рүзәл Мөхәммәтшин болай дип яза:

Ни пычакка андый ярыш безгә,

Ни пычакка андый дөньясы?

.. Аяк өчен баш җаваплы түгел! –

Уен кыры – сугыш кыры ул! –

Безнең өлеш – җиңеп, күккә ашу,

Сезнең – җәһәннәмдә кырылу!

Дәррәү кубып күтәрелик кенә,

Дошманнарның тезе йомшарыр.

Бездән бер гол, бердәнбер гол кирәк!

Без – чемпион!

– Безнең туп – Җир шары.

Бу – шулай ук «Шом»ның эпиграфы. Нәкъ менә әлеге тема әсәрнең үзәгеннән кызыл җеп булып үтә. Повестьның ниндидер үсә торган сюжеты юк. Студент елларыннан дус булып яшәгән дүрт парның очрашып сөйләшүенә корылган ул. Архитекторлар гаиләсе дусларын кунакка – өй туйларына чакыра. Аларның балалары юк. Бөтен юанычлары – зур затлы коттеджлар төзеп, бераз яшәп, аннан башкаларга сату. Менә шушы дусларның үзара аралашулары, сөйләшүләре мин язган чордагы һәм бүген дә дәвам итә торган шомлы вакыйгаларга әйләнеп кайта, алар – безнең бүгенге тормышыбыз, бүгенге халәтебез турында. Бу сөйләшүләр үзләре үк күңелгә шом кертә. Ә яңа салынган коттедж безнең бүгенге чынбарлыкны күздә тотып төзелгән булып чыга. Һәм бу – әсәрнең бер яссылыгы, бер юнәлеше генә...

Марат Әмирханов – «Әлләче, татар-малай!» повесте авторы (II урын):

– Мин бу әсәргә җанисәп вакытында тотындым. Дөресен әйтәм: бәйгегә шикләнебрәк кенә җибәрдем. Чөнки ул шактый четерекле мәсьәлә – татар-башкорт мөнәсәбәтләренә нигезләнгән. Әсәрдә ике юнәлеш бар. Беренчесе яшь егет белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә нигезләнгән. Башкорт кызы белән татар егете интернет аша таныша. Әсәр буе ачуланышалар, үпкәләшәләр, дуслашалар, аннан тагын әйткәләшәләр... Икенче юнәлеше – тарих. Бер якта – татар, икенче якта – башкорт тарихы. Сәяси сәбәпләр аркасында безнең халыклар арасында аңлашылмаучанлык яши. Тик безгә үзара талашулар, чәкәләшүләр, шовинистик агымнар кирәкми! Без зыялы булырга тиеш. Әлеге әсәрдә шушы фикерне, шушы мәсьәләне җиткерергә теләдем.

Лилия Гыйбадуллина – «Әлиф ләм мим» повесте авторы (III урын):

– Ни өчен мин «Әлифба» авторлары – Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитова турында әсәр язарга алындыммы? Чөнки тормыш мине берничә ел рәттән аларның язмышы белән очраштыра. Гыйбрәтле, ачы язмыш ул. Безгә бит бу дөньяда бер-беребезне ярату һәм бер-беребезгә ышану җитми. Бөтен фаҗигаләрнең, бөтен шомның башы шушыдыр. Сәләй абый язмышы – кешелеклелек сыйфаты саклану үрнәге. Ул алты айлык вакытыннан тома ятим калып, асрамада үскән. Алга таба да тормыш юлы гел кадерсезлектән, тибәрелүләрдән, кимсетелүләрдән торган. Бүгенге күзлектән караганда, ул кадәр сынаулар күргән кеше дөньяны каһәрләргә тиеш кебек. Ә алар иптәше Рәмзия апа белән ничәмә-ничә буын татар баласына туган телебез нигезләрен өйрәтә торган фундаменталь хезмәт – «Әлифба» китабы язып калдырганнар.

Сәләй абзый әлифба язуны үзенең тормыш бурычы дип кабул иткән. Чөнки ул яшьлек елларында гарәп графикалы китаплар яндыруда катнашырга мәҗбүр була. «Мин шул вакытта яндырган һәр хәреф өчен җавап бирергә тиеш», – дип әйтә торган булган ул. Һәм фани дөньяда бирелгән сынауларны рәхмәтле булып, шуның җәзасы итеп кабул иткән. Бу караш мине юата.

Мин, бөтен батырлыгымны җыеп, ихластан кызыксынып, әрнеп, тетрәнеп, әлеге шәхесләрнең язмышын повесть итеп язарга алындым. Әлеге әсәрем аша бу ике шәхеснең тормыш фәлсәфәсен, олылыгын җиткерә алдым микән? Рухларын борчымадым микән? Алар миннән канәгать микән? Бу уйлар, бу җаваплылык әле дә өстемдә тора...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре