Өйгә ниндидер борчулы йөз белән кайтып кергән ире Хәйдәрне күргәч, Әнисә бермәлгә коелып төште. Алай да үзен тиз кулга алды, берни сорамады, әйтәсе булса, үзе әйтер, дип кенә уйлады. Араларында сер юк, унбиш ел инде Хәйдәр белән бер-берсен күз карашыннан аңлап яшиләр.
Башка чакта кайтып керүгә: «И-и, карчык, өйдә берни белми ятабыз икән...» – дип, шау-гөр килеп, авыл хәлләрен сөйли башлаган Хәйдәр бүген дәшми-тынмый гына өстәл янына килеп утырды. Иренең нәрсәдер әйтәсе килгәнен, нәрсәдән башларга белмәвен шуннан да аңлады хатын. Тынлык озакка сузылмады.
– Әнисә... Кәримне иртәгә картлар йортына алып китәләр икән, – диде Хәйдәр, алдындагы чәен бераз тавышсыз болгатып утыргач.
– Алып китсәләр ни. Урыны шунда инде. Карар кешесе юк бит. Авылда бер туганы калмады.
– Ә син? Ә без, Әнисә?..
– Нәрсә мин... Мин аңа туган да, тиеш тә түгел. Саф яшьлегемне, җиләктәй ун ел гомеремне әрәм иткән кеше генә. Бер әҗәтем дә юк, теге елларда артыгы белән түләдем... Нәрсә жәлләп утырасың... Янына кердеңме әллә?
– Кердем шул, карчык. Кердем. Мине күрүгә, ике күзеннән яшь ага башлады. Нәрсәләрдер әйтергә дә азапланды... Гафу ит, диде бугай.
– Исенә төшкәнмени... Гафу иттем, дидеңме инде?
– Ие. Картлар йортына киткәнче, әйдә, безгә торырга мен, дидем.
– Нәрсә-ә-ә?
– Менә шул, безгә мен, карарбыз, дидем. Баш какты. Мин аны алырга төшәм, карчык. Төшешли авыл советына кереп әйтеп чыгам. Районга хәбәр итсеннәр. Картлар йортына китми, туганнары карый, дисеннәр. Кәримгә безнең бүлмәне әзерләрбез. Балалар аны гафу итте бит, сиңа да вакыттыр. Күпме еллар узган...
– Син үз акылыңдамы соң? Йә, ничек күз алдына китерәсең инде син аны бу йортта, безнең гаиләдә? Санта-Барбара була бит бу. Бөтен кеше көләчәк бездән. Моңарчы үзе теләгәнчә яшәдеме, менә хәзер рәхәтен татысын. Аның аркасында күпме нахак сүз ишеттем, күпме хәсрәт, нужа чиктем. Минем ул чакта койган яшьләрем бүген аңа чир булып кайтты. Каргамадым да, рәнҗемәдем дә. Күз яшьләре җиргә төшми, күкрәккә ага бит. Мин генә түгел, ике баласы да кирәк булмады. Үзеңне дә аз рәнҗетмәде бит. Өйләнешәбез дип йөргәндә, ялган сүзләр белән теге чакта безне аеручы да шул булды. Бөтенебез алдында гаепле ул. Ә сез менә шул кешене, кадерләп, түр башыма менгереп утыртырга кушасыз...
– Әнисә, ул бит бик үкенә...
– Үкенсә ни...
– Ул бит сине көтә...
– Көтсә көтә инде. Мин дә көттем. Берничә көн җүләрләнеп йөрер дә кайтыр, дидем. Киткән чакта әйттем: «Бу кылануларың җүнлегә алып бармый. Соңгы тукталышка җитәрсең, үкенерсең, соң булыр, дидем. Тыңламады. Чибәр хатын кирәк булды. Үз балаларын карамады, шул өтекнең баласын карап үстерде. Йә, кайсыннан игелек күрде?! Урын өстенә калуга, хатыны, кызын алып, шәһәргә чыгып тайды. И-и, ул теге чакта балаларның өзгәләнеп елаулары. Җитмәсә, ике кыз бер сыйныфта укый. Авыл халкы да баштарак: «Юньле хатынны ире ташлап чыгып китми», – дип, бәгыремне көйдерде. Өебезне даулап йөри башлагач кына гаепнең кемдә булуын аңладылар. Адәм көлкесе, өебезгә кадәр тартып алдылар бит. Ике бала белән урамда калдым. Син бит боларның берсен дә белмисең, ул чакта монда түгел идең шул. Ярый әле, Маһруй әбидән бушаган өй бар иде. Кышны, язны шунда чыктык. Май башында колхоз председателе Гариф абый конторага чакыртты. «Әнисә, сиңа өй салып бирәбез», – ди. Шатлыктан аңымны җуя яздым. Гариф абый әйтә: «Бүген безгә бер ят ир-ат килде. Кемдер синең исемгә дип бик күп итеп акча биреп җибәргән, – ди. – Өй дә салсыннар, абзар-кура да корсыннар, сыер да алсыннар, әле мебельгә дә калырга тиеш дигән».
– Ә мин, җүләр, кайтып күренергә курыктым. Балалары хакына барыбер бергә булырлар, дип уйладым...
–... Ул акчаны син җибәргән идеңмени?
– Авылга кайтмасам да, Нәсимә апа белән гел хәбәрләшеп тордым бит мин. Ул бөтенесен сөйләп барды. Беләсең бит, гомеремдә дә сине оныта алмадым. Хәсрәтемне басыйм дип, эшләдем дә эшләдем. Отпускы да алып тормадым. Ялгыз кешегә күпме ризык, күпме кием кирәк. Шактый акча җыйналган иде. Миңа аларның бер кызыгы, кирәге юк иде. Сезнең белән булган хәлләрне ишеткәч, язга кадәр түздем дә булган барлык акчамны Гариф абыйга кайтардым. Минем дә, ул чаклар искә төшкәндә, йөрәгем бик авырта, карчык. Әмма әллә кайда, еракта бит инде ул көннәр. Менә ничә еллар бергә бит без. Картаймыш көнебездә бәхетле. Менә шушы бәхет өчен генә булса да кичер син аны.
Хәйдәр чыгып китүгә, нишләргә, эшне нидән башларга белми аптырап торды Әнисә. «Күрдеңме, Кәрим, синнән башка да начар балалар үстермәгәнмен мин. Әнә Сәвияң дә, Раилең дә сине кайгырта, синең хакка эшләрен ташлап, монда кайталар. Миннән яшереп, сиңа ничә еллар ярдәм иткәннәрен белми дип уйлый инде алар», – дип, күңелендәгесен кычкырып әйтте дә мунчасын кабызды, балалар кайта бит, дип, ашын куеп җибәрде...
...Кечкенә капка ачылды. Аннан иң элек Хәйдәр, аның артыннан инвалид коляскасы этеп, улы Раил керде. Сумкалар күтәргән Сәвия дә аларга ияргән. Күзе коляскага төшүгә, хатын бер мәлгә өнсез калды. Йа Раббым! Шәм кебек төз гәүдәле, өрлектәй Кәрим урынына коляскадан сабый бала зурлыгында гына калган, сөяк һәм тиредән торган бер мескен бәндә яшь тулы күзләре белән аңа текәлгән иде.
– Кайттыңмы, зимагур? Әйдә, кил, күрешик, күптән күрешкән юк бит. Менә без шушында яшәп ятабыз инде... Үзең килмәгәч, барып алырга туры килде, – дип, каршыларына берничә адым атлады да Кәримнең калтыранган кулларына орынды Әнисә. Аларның элекке җылысын тоймады. Чыннан да чит кешеләр икәнбез, шөкер, дип сөенде ул эчтән генә. Туганы икән, туганы булырбыз!..
...Бу минутларда коляскадагы ир, азаплана-азаплана, нидер әйтергә тырыша иде. Аның «соңгы тукталыш» дигәнен иреннәре кыймылдавыннан аңласа да, Әнисә аңламаганга сабышты. Өй ишеген киң итеп ачты да: «Рәхим итегез, әфәнделәр, бар да әзер», – диде. Хәйдәренең сөю тулы күзләрен, Раил белән Сәвиясенең рәхмәттән балкыган йөзләрен күрү бик тә рәхәт иде Әнисәгә. «Дөрес эшлибез бугай, сабырлык бир, көч-куәт бир, Раббым», – дип кабатлый иде ул күңеленнән.
Гөльяр
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез