Быел Республика көнендә Казанда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Кыяметдин Абрамов хөрмәтенә заманында ул яшәгән йорт диварында истәлек тактасы ачтылар. Үтә катлаулы чорда республика хөкүмәте белән җитәкчелек иткән, хезмәте белән танылган, язмышы фаҗигале тәмамланган шәхес ул.
Нәкъ менә 1930–1937 елларда, Кыяметдин Абрамов Совнарком рәисе булган дәвердә республикада яшәешнең һәр тармагы зур үзгәрешләр кичерә, авиация, мотор төзү, синтетик каучук заводлары, кинопленка фабрикасы төзелә, мех комбинаты бөтен илгә таныла, авиация һәм химия-технология институтлары ачыла, Бауман урамында Матбугат йорты эшли башлый, опера һәм балет театрына нигез салына, торак төзелеше киң колач белән алып барыла. Кыскасы, Татарстан куәтле индустрия һәм авыл хуҗалыгы төбәгенә әверелә.
Кыяметдин Абрамовның: «Минем шахтер йөрәгем сизеп-белеп тора: без озакламый нефтькә дә бай булачакбыз әле. Күршедәге башкорт дусларда бар, нефть дигәннәре нишләп бездә юк соң ул?» – дип өзгәләнүе эзләнү алымнарын киң җәелдерүгә сәбәп була. Бәхеткә, эзләнүчеләр нефть катламнарына юлыгалар. Шул дәвердә Татарстан Ленин ордены белән бүләкләнә, Кыяметдин Алимбәк улы үзе дә Ленин орденына лаек була.
Кыям, мулла кушкан исеме Кыяметдин, моннан 128 ел элек хәзерге Буа районының Иске Тинчәле авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга аваз салган. Галимнәр исбатлавынча, авылның исеменә үк тирән мәгънә салынган. Тинчәле (Тәнҗали) – ак тәнле, укымышлы, зыялы кеше мәгънәсендә. Төбәк урман-күлләргә әллә ни бай түгел. Иске Тинчәле, Яңа Тинчәле авылларында гомер итүчеләрне дала халкы дип тә йөрткәннәр.
Әмма ачлык-ялангачлык берәүне дә аямый. Алимбәк гаиләсе дә шуннан җәфа чигә, тормышны алга таба алып бара алмау чигенә җитә. Ундүрт яше тулар-тулмас Кыяметдин Хәсәнов (монысы балачактагы фамилиясе) акча эшләү ниятеннән Донбасс якларына чыгып китә. Шахтада күмер чабучы ярдәмчесе булып эшли. Изге ният белән килсә дә, бәхетсезлеккә юлыга: күмер астында кала, нәтиҗәдә егетнең сул кулын кисәләр. Кыямның шахтерлык «карьера»сы шушының белән төгәлләнә, шуннан соң бер кулсыз килеш авыл хуҗалыгы тармагында әллә ни башкара алмаячагына төшенеп, бик ныклап укуга, белем алуга бирелә. Сембердә рус-татар мәктәбен, укытучылар әзерләү курсларын тәмамлый, Буа өязендә укытучылык хезмәтенә дә керешә. 1918 елда ВКП(б) сафларына баса. Казанда совет-партия мәктәбендә, марксизм-ленинизм курсларында, татар коммунистик университетында белем ала. Тулысынча партия эшенә бирелә, партия кушуы буенча урыннарда җитәкчелек вазыйфаларын башкара һәм ТАССР Совнаркомы рәисе вазыйфасына билгеләнә. Бу вакытта аңа нибары 33 яшь була.
Әтисе Алимбәк Хәсәнов шактый ук консерватив, яңалыкларга каршы кеше була. Октябрь инкыйлабын да, улының шул юлдан китүен дә өнәп бетерми. Соңрак күмәк хуҗалыкка берләшүдән дә баш тарта. Әти белән ул арасында аңлашылмаучанлык башлана, үзара каршылык барлыкка килә. Шушы хәлләрдә Кыяметдингә партиядәшләре чын-чынлап ризасызлык белдерә, «ничек инде син әтиеңне туры юлга бастыра алмаган килеш, большевик дигән исем йөртә аласың», янәсе. Менә шул чакта Кыяметдин әтисе йөрткән фамилиядән ваз кичеп, бабасы фамилиясенә – Ибраһимовка күчәргә ниятли, ул гына да түгел, яңгырашлырак, рус халкына якынрак булсын дип, Абрамов фамилиясен үз итә. Бу фамилия белән аңа хөкүмәт эшендә дә җиңелрәк була, партиядәшләренең дә шиге тарала.
Шулай эшләр ипле генә барганда, Кыяметдин Абрамовның «тройцкийчыл-милләтчел контрреволюцион оешма» җитәкчеләренең берсе булуы «ачыклана», янәсе, Мәскәүдә корткычлык кылучылар белән дә тыгыз «элемтә»дә икән. Өстәвенә СССР Конституциясен тикшерү вакытында милли республикаларга, шул исәптән Татарстанга союздаш республика статусы бирү һәм аны Төп Законда теркәү кирәклеге турындагы тәкъдиме дә ошамый. Аның үзен генә түгел, хәтта хатынын да халык дошманнары исемлегенә кертәләр.
Ни аяныч, Кыяметдин Абрамов 1938 елның 9 маенда атып үтерелә. Вафатыннан 18 ел үткәч кенә ул тулысынча аклана. Шулай да аның кабере кайда икәнлеге хәзергә кадәр мәгълүм түгел. Бары тик Архангел зиратындагы стелада гына фамилиясе язылган.
Кыям Абрамов төрмәдән ара-тирә туганнарына, якыннарына хатлар юллый. Шундый хатларның соңгысы хатынына, улына һәм сеңлесенә адресланган. Хатны күз яшьләрсез укып та булмый: күпме сагыш, тетрәндергеч мизгел. Хатның язылу көне итеп 1938 елның 7 мае күрсәтелә, 9 майда исә хөкем карары гамәлгә ашырыла.
«Тикшерүчеләрнең гаеп эзләүләреннән тәмам туйдым, мине күрсәгез танымассыз да инде. Очрашырга мөмкинлекләр юк, хатны яшеренеп кенә язам. Сөйләшәсе сүзләр күңелдә күп җыелды. Мине иң борчыганы – гаделсезлек. Якты киләчәк өчен алны-ялны белми эшләдем. Нәрсә килеп чыкты? Имеш, мин Троицкийлар шайкасында торам, милләтче – халык дошманы». Бу гаепләүләрдә мин үземне тузан кадәр дә гаепле санамыйм. Шуңа сез дә, туганнар, дуслар, миңа ышансагыз иде! Мин халкыма хыянәт итмәдем, бозык эшләр белән шөгыльләнмәдем. Совнарком рәисе булып эшләү елларында Идел төбәгендәге халык хуҗалыгының һәр тармагында алдынгылыкка ирешкән өчен СССР, РСФСР югары оешмаларының бүләкләренә лаек булдык. Бу эш сөючән халкымның хезмәт җимеше иде. Әлбәттә, республика җитәкчелегенең, партия оешмаларының тырышлыгыннан башка югары нәтиҗәләргә ирешә алмаган булыр идек.
Хөрмәтле туганнарым, якыннарым! Миңа булыша алуыгызга исәбем юк, тик минем гаепсезгә кулга алынуымны ихлас күңелдән сезгә җиткерәсем килә, мине аңласагыз иде. Тирәгездә дуслар, дошманнар очрар, аларны аерырга өйрәнегез. Мин барыгызны да бик сагындым. Очрашып сөйләшәсе сүзләр дә күбәйде. Юк... юк шул. Мине гел яхшылыклар белән генә искә алырга тырышыгыз!»
Шөкер, Кыям Абрамовка булган мөнәсәбәт сүнмәде дә, сүрелмәде дә, ул тулылана, яктыра гына бара. Моңа туганнары, якташлары, нәсел-нәсәбе дә саллы өлеш кертә бара. Аның гаиләсе яшәгән йортка истәлек тактасы беркетү дә – шуның якты, игелекле мисалы. Моңа кадәр «Кыям Абрамов. От рабочего до Председателя Совнаркома» дип исемләнгән тарихи китап нәшер ителгән иде. Башлап йөрүчесе, иганәчелек ярдәме күрсәтүчесе Кыям Абрамовның туганнан туганы Марс Алиев булды. Аннан Иске Тинчәледә «Кыям мәчете» ачылды. Монысы да – Марс Шәрипович башлангычы, һәм мәчет кайчандыр Алиевлар гомер иткән төп нигездә торгызылды. Тора-бара Казаныбызда «Абрамов урамы» да булыр әле, дигән теләк-нияттә дә алар.
Габделбәр Ризванов
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез