Илкүләм җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыруда җавап бирүчеләрнең 52 проценты, әти-әниләр олы яшьтәге балаларына матди яктан ярдәм итәргә тиеш түгел, дип саный. Ә сез ярдәм итәсезме?
Гөлниса Галимҗанова (Кукмара):
– Улым гаиләсе белән бергә яшибез. Шул бергә торуыбыз белән ярдәм итәбез дә инде. Тормышны бергә алып баргач, тагын аларга ниндидер акча биреп булмый. Әле пенсиядә булсам да, эшләп тә йөрим. Оныклар карашабыз. Иң зур ярдәм шулдыр дип саныйм. Бөтен балага да әби-бабай тәрбиясе дә эләкми әле ул. Ә менә оныкларга туган көннәрендә акча бирәбез.
Зөлфирә Шәрипова (Саба):
– Кичә генә шушы темага килендәшем белән сөйләшеп тордык әле. Ике кызыбыз бар. Берсенә – 45, икенчесенә 42 яшь тулды. Гомер булмаганны быел кызык иттем дип шаяртам. Үз гомеремдә беренче тапкыр балаларыма зур бүләк – бишәр мең сум акча бирдем. Безнең өчен күп инде ул. Ирем дә, үзем дә пенсиядә. Шул акчаны ничек тә бөтен әйбергә җиткерергә тырышабыз әле. Бабаем авырткач, дарулар да кирәк. Оныкларны да сөендерәсе килә. Ике студент оныгымның ай саен карталарына 500 әр сум акча салам. Икенче уку елыннан 1 әр мең сум җибәрермен әле дип уйлап торам. Үзләре дә тик тормый. Машина йөртергә укып куйдылар инде. Берсенең бик тә рульгә утырасы килә. Укудан буш вакытта эшкә дә кергән. Акча җыя. Шуны ишеттем дә, ике оныгыма да машина алабыз дисәләр, 100 әр мең сум акча көйләп куярга кирәк, дидем. Әле генә булмаса да, җыеп бирәсем килә.
Мәрьям Харисова (Яшел Үзән):
– Пенсиям 20 мең сумга да тулмый. Кая монда балаларга акча биреп булсын, ди? Чит илдә яшәүче кызым бар. Шул ташламый. Ай саен азык-төлек тутырып посылка сала, акчасын җибәреп тора. Баштарак читкә китүенә каршы булган идем. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Ул анда зур табиб. Акчасын күп түлиләр. Мине генә түгел, ике сеңлесен дә ташламый. Кызым җәйгә кайткач, зурлап кунак итәм. Иң тәмле кабартмаларымны пешерәм, җиләк кайнатмалары белән сыйлыйм. Акча бирә алмасам да, күңелемдә рәхмәтем зур балама. Ул минем ризалыгымны һәм хәер-догамны алды инде.
Галимҗан Исрафилов (Казан):
– Нинди акча бирү ди? Безнең гаиләдә андый әйбер юк. Мин малайны үстердем, ул хәзер мине карарга тиеш. Бер тиен дә бирмим. Оныклар кечерәк чакта туган көннәренә 50 шәр сум, былтыр 100 сум бирдем. Эшләп тапсыннар. Аяк-куллары йөри. Безгә берәү дә китереп бирмәде әле. Үз йортыбыз белән яшәгәч, бакча тулы сый-нигъмәт. Яшелчә, җиләк-җимештән өзмибез үзләрен. Әниләре нишлидер – белмим. Миннән качырып биргәлидер дә бәлки.
Фәйрүзә Сабирҗанова (Мамадыш):
– Ничек инде үз балаңа ярдәм итмисең? Ана гомере буе «балам» дип яши. Артык акчам булса да, тәмле ризык пешерсәм дә, мин балаларымны уйлыйм. Ашарларына бар микән, акчалары җитәме, дим. Әмма хәзерге балалар бик тырыш. Үзләре булдыралар. Ипотекасын да түлиләр, машинасын да алалар. Тормышлары түгәрәк булса, сөенәм инде. Ата-ана өчен иң зур бәхет шул. Әмма җай чыккан саен, бүләкләр алырга тырышам, туган көннәрендә сөендерәм.
Хәнифә Вафина (Әлки):
– Балаңа ничек ярдәм итмисең инде ул? Яшәешебез шундый бит. Шул балалар дип гомер итү. Башкача яши дә алмыйбыз инде ул. Ире белән ял итеп йөргән, үз көенә генә яшәп яткан әбиләр бездә юк ул. Атна ахыры җитүгә, балалар кайтуын көтеп торабыз. Әле алар кайтып ял итсен дип, ирем белән бар эшләрне бетереп куярга тырышабыз. Хәзер яшьләргә яшәү җиңел түгел. Авылда калып та булмый. Ничек тә аякка басарга, кеше булырга кирәк. Быел өйне дә үзем юып куйдым. Киленем: «Әни, сез миңа берни эшләтмисез», – дип үпкәли дә инде. Кызым күбрәк кодагыйларга ярдәм итә. Бәйрәмнәрдә җыелышып кайтып, зуррак эшләргә булышалар. Ике ел инде бәрәңгене дә ирем белән икәү утырттык. Хәзер бакчалар кечерәйде инде. Бәрәңге утыртуны зур эшкә санап, балаларны борчып та тормадык. Абзар тулы мал тотабыз. Оныклар тәмле ит ашасын дип, 100 чеби алдык. Барыбызга да җитә. Балаларым итне сатып алмый, елга ике тапкыр мал суябыз. Кулдан килгәнчә ярдәм итеп торабыз. Үзләре дә бик рәхмәтле. Аңлашып яшәгәч, барыбыз да тату тора.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез