• Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Сораштыру. Каләм тоткан бармы?

Россиядә табибларга кулдан дару рецепты язуны тыймакчылар. Россия Дәүләт Думасы депутаты Антон Ткачев илнең Сәламәтлек саклау министрлыгына шундый тәкъдим белән чыккан. Депутат фикеренчә, күп кенә табибларның язуын танып булмый. Бу исә, үз чиратында, авыруның үзенә дә, даруханәдәге фармацевтларга да кыенлык тудыра. Шуңа күрә депутат дару рецептларын кәгазьгә чыгартып бирү яклы. Ә сез соңгы тапкыр кайчан каләм тоттыгыз?

Гөлүсә Шаһбан, шагыйрә:
– Кемнән сорасам да, күпләрнең сумкасында каләме бар. Димәк бөтен язу телефон белән компьютерга күчеп бетмәгән әле. Депутатларның тәкъдименә килгәндә, миңа калса моның бернинди куркынычы юктыр. Хәзерге заманда бигрәк тә. Ләкин өйгә чакырылган очракта табиб рецептны кулдан язарга мәжбүр, чөнки бөтен авырулар да сырхауханәгә йөри алмый. Шуңа күрә депутатлар бөтен яклап уйлап закон кабул итәрләр, дип уйлыйм. Иң мөһиме: авыруларга кыенлык тудырмасын.

Әлфия Сәлахова, хуҗабикә (Яңа Чишмә районының Зирекле авылы):
– Мин үзем гел каләм кулланам дип мактана алмыйм. Кайбер рецептларны кәгазьгә теркәп куярга кирәк булганда гына кулдан язам. Ә болай күп әйберне телефондагы блокнотка язам. Табибларның дару исемнәрен кулдан язмый башлавына да уңай карыйм. Без – пенсионерлар өчен аеруча әйбәт булыр иде ул. Еш кына үзем дә аларның язуын укый алмый интегәм. Әле ярый даруханәдәге кызлар ялт кына укып, кирәкле даруны табып бирә. Үзебезгә генә калса, шул язуны кире күтәреп кайтып китәбез инде.
Лилия Гыйбадуллина, «Мәйдан» журналы хезмәткәре, шагыйрә:
– Ә кирәк вакытта принтер эшләмәсә? Тормыш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, күп очракта ул шулай була да... Кинәт кенә буявы бетсә? Ут сүнсә? Булмас димә... Миңа бу карар кычытмаган җирне кашу сыманрак тоела. Хәер, әлеге яңалык бәлки әлеге дә баягы мәгариф системасына бәйледер. Бәлки безнең мәктәпләрдә тиздән балаларны каләм тотып язарга өйрәтү дә гамәлдән сызылыр... Менә редакциядә, каләм тотып, журналның август санын тикшереп утырам. Иртәнге якта каләм белән китабыма култамга яздым – бүләк. Каләм тота белсәң, әйбәтрәк инде ул, җәмәгать...
Гөлия Гыймадиева, 12 нче шәһәр хастаханәсенең «Салават Күпере» микрорайонындагы филиалы табиб-терапевты:
– Бу яңалыкка уңай карыйм. Бу иң беренче чиратта авыруларның үзләренә, бигрәк тә өлкәннәргә файдага булачак. Юкса кайчак фармацевтлар, кәгазьгә язылганны танымыйча, авыруларны кире бора. Алар, үз чиратында, кабат табибка барып, анда нинди дару исеме язылганын ачыклап йөрергә мәҗбүр. Табибларны да гаеп итеп булмый. Аларның эшләре бик күп. Кызу-кызу язганда язуы аңлашылмаска да мөмкин. Шәхсән үзем кулдан язарга яратам, иренмим. Бу – студент вакыттан сеңеп калган гадәт. Әмма көндәлек тормышта күбрәк кулдан язсам да, авыруларны кабул иткәндә барлык кирәкле язу-рецептларны кәгазьгә чыгартып бирәм.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Үзебезнең улыбыз да табиб булырга укый. Аларның язуын, дөрестән дә, аңлап булмый шул. Әмма хәзерге заманда дару рецептын кәгазьгә язу түгел, принтердан чыгару да артыктыр, миңа калса. Ул рецепт туры дәүләт даруханәсенә китсә, без шуннан гына барып алсак та уңайлы булыр иде. Мин үзем каләмне ташлау яклы түгел. Көндәлек тормышта да аны еш кулланам. Күңелгә рәхәтлек бирә торган бер гамәл бит ул.
Гүзәл Миңнегалиева, почта хезмәткәре (Мамадыш районының Урта Кирмән авылы):
– Каләм тотмаган көнем юк. Гел язуда, эшем шул. Телефонга язуны аңламыйм да, яратмыйм да. Яңа тәкьдимгә килгәндә, мин моңа каршы. Табиблар рецепны кулдан язсын, әмма аңлашылырдык итеп язсын. Хәзер ике көннең берендә интернет юк, телефоннар, компьютерлар эшләми. Шундый көннәргә күчтек бит. Мондый чакта кулдан язылган кәгазь рецептан да ышанычлырагы юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре