Тәнзилә Шәмсетдинова (Питрәч):
– Бу арада мәшәкатьләребез күп булды. Күңеллесе – сеңлемнең малае өйләнде. Шатлык янында кайгы да янәшә: җизнәбез үлеп китте. Ашларын уздырдык инде. Тормыш дәвам итә, исән кешегә яшәргә кирәк. Гаиләбезгә килгәндә, быел улыбыз мәктәпне тәмамлады. Әлегә кая укырга керергә теләвен төгәл генә белми. Гаиләбез өчен сөенечебез бар, өч ел төзегән йортыбызны салып чыктык. Өй эченә кирәк-ярак алып йөрибез. Җәй көне тик торып булмый инде ул. Җиләген дә җыясың, кайнатмасын да ясыйсың. Көн җитми кайчак.
Тәнзилә Идиатуллина (Кукмара):
– Бар эшне дә җайлап эшләп куярга тырышам. Быелгы җәй тик тотмый әле. Ике оныгым туды. Башта кече кызым бәби тапты, аннан олысы. Мин хәзер биш онык әбисе. Аларны карашам. Авылда эш күп инде ул. Тавык та чүпләп бетерә торган түгел. Печәнен дә әзерләдек, чебешләр дә үстереп суйдык, кайнатмалар да әзерләдек. Бу араларда теш куйдырып йөрим әле. Гел эш димәгән, үзеңне карарга кирәк. Фермада сыер саву үзенекен итте, сызламаган җир юк. Әмма бирешмим, матур итеп яшәргә, сер бирмәскә тырышам. Авылда яшәсәң дә, шәһәрдә булсаң да – җәйнең кадерен белергә, ялкауланмаска кирәк. Кыш көне дә ял итеп була ул.
Нуретдин Шиһапов, Мамадыш:
– Җәйне яратабыз инде. Нинди нигъмәт бар – шуны җыеп алабыз. Быел бөтен әйбер уңды. Җиләкне дә күп җыйдык. Гөмбәсе дә җитәрлек булды. Өлгер генә! Әле менә себерке белән мәтрүшкә җыябыз. Бакча эшләрен дә онытмыйбыз. Күп итеп сарымсак утырткан идек. Бәрәңге дә әйбәт кенә үсеп килә. Яңгырлы июньнең шифасы инде болар. Бөтен әби-бабай төсле без дә оныклар карашабыз. Әле менә бу көннәрдә бөтенесе безгә кайттылар. Өйнең яме – балалар белән инде аның. Әле күп җәйләрне күрергә, тормышка сөенеп яшәргә язсын!
Вәсилә Хәкимова (Тукай районы):
– Быел бик авыр хәлдә калдык әле. Башкортстанның Бүздәк районындагы йортыбыз янып көлгә әйләнде. Шуннан соң туганнарыбыз үз янына чакырып кайтарды. Үлемтеккә дигән акчага йорт алдык. Әле болай булгач, яшибез дип шаярабыз. Яңа урын бик ошый. Өйгә кадәр су кергән, мунчасы бар, күршеләр әйбәт. Бакча артында гына җиләклек. Икенче елга тавык, каз-үрдәк алырбыз дип торабыз. Тормыштан зарланып булмый: пенсияне түлиләр, кибетләр эшләп тора. Авыр чакта ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлебез.
Энҗе Якупова (Балтач):
– Быелгы җәй миңа бик ошый. Яңгыры да яуды, инде менә кыздыра. Рәхәтләнеп җиләк җыйдым быел. Әле саттым да. Күбрәк заказга җыйдым. Малларым күп. Шуңа күрә печән дә сатып алдым. Менә шулай инде авылда мал тотулары. Бар әйберне сатып аласы. Әмма зарланмыйм: авылда барыбер тормыш бик рәхәт. Күршемдә генә әнием белән әбием яши. Аларга да ярдәм итәргә тырышам.
Ләйсән Гарипова (Балык Бистәсе):
– Ялымны май аенда алган идем, шуңа җәйне эштә үткәрәм. Бина эчендә утыргач, кояш та күргән юк. Рәхәтләнеп җиләк тә җыеп булмады. Атна ахырында җыярбыз инде дигән идем, яңгырлар булды. Сеңлемнең бармагын елан чакты да, җиләккә бару теләгем бөтенләй бетте. Күрше авыл апаларыннан гына сатып алдык. Аның каравы Казандагы күпләп сату базарыннан улым әрҗәсе белән абрикос, персик, слива алып кайтып бирде. Эштән кайтуга, шулар белән мәш киләм. Бакчада кыяр да күптән өлгерде инде. Помидорлар да сыгылып утыра. Бөтенесен кышка әзерлисе бар.
Илнур Кәримуллин (Лаеш):
– Быел авыл хуҗалыгы өчен әйбәт ел килде. Күпләп сыер асрыйбыз. Атлар үстерәбез. Печән уңышы сөендерде. Печәнлегебез бар, ә менә ашлыкны сатып кына алабыз. Быел бәясе ничек булыр, әлегә белешеп бетермәдек. Арзанлысын аласы килә бит инде. Ашлык үстергән кешегә кыйммәткә сату кирәк... Безнең инде бер генә теләк: сөт бәяләре төшмәсен, итен дә сатып алучы булсын! Әле менә җәйләрен электр көтүче кую да бик зур эштән коткарды. Көтүче эзлисе юк. Безнең кебек мал асраган кешегә ел әйләнәсе эш инде. Ял итеп йөреп тә булмый, кунаклар да кичектерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез