Сөтнең өсте кемгә эләгә?

Тәмле әйбер күп булмый. Сөт тапшыра торган шәхси хуҗалыкларга шулай диделәр, ахры. Чөнки моңа кадәр шактый вакыт үзгәрешсез торган сөт бәяләре акрынлап түбән тәгәри башлады. Һәрхәлдә редакциягә әнә шулай дип мөрәҗәгать итүчеләр артты. Сәбәпләре нидә? Ни өчен кайбер районнар арасында аерма зур? Шуны ачыкларга тырыштык.  

Кимү бар, арту бар

Хәбәрчебезгә Арча районының бер авылында яшәүче укучыбыз шалтыратты.

– Бездә сөт бәясе 36 сум иде, шуннан соң 35 сум булды, 1 апрельдән – 34, 3 еннән 33 сумга кадәр төште. Сәбәпләре нидә икән? – диде ул.

Моның ише сорауларны Апас, Чүпрәле, Әтнә районнарында яшәүчеләрдән дә алдык. Халыктан сөт бәяләре төшү турында хәбәрләр килеп торса да, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле әлегә бәяләрдә үзгәреш булмавын әйтте.

– Хәзерге вакытта республика районнарында шәхси хуҗалыклардан сөтне уртача 36 сум 53 тиеннән җыялар (чагыштыру өчен: гыйнварда бу күрсәткеч 35 сум 56 тиен иде. – Авт.) Әлегә бәяләр шул килеш тора, ләкин алга таба сезонлы төшү һәм бәяләрдә үзгәреш булачак. Июнь урталарында хаклар кабаттан күтәрелергә тиеш, – дип аңлатма бирделәр безгә министрлыкта.

«ВТ» районнардагы сөт бәяләрен гыйнвар ахырында да күзәтеп чыккан иде. 21 гыйнвар һәм 2 апрельгә булган рәсми мәгълүматларга таянып анализ ясасак, аерма Арча (39,46 сумнан 36,70 сумга кадәр), Чүпрәле (29 сумнан 28 гә), Зәй (39,30 сумнан 35 кә), Мөслим (39 сумнан 37 гә), Түбән Кама (50 сумнан 42 гә), Саба (37 сумнан 36,14 кә), Сарман (37 сумнан 36 га), Чистай (41,61 сумнан 40,48 гә) районнарында күзәтелә. Калган районнарда тотрыклылык, кайберләрендә хәтта арту да бар. Әйтик, Әгерҗе районында – 33,50 сумнан 35,15 сумга, Аксубайда – 33 сумнан 39,11 сумга, Әлкидә – 31 сумнан 39,15 сумга, Баулыда – 30,71 сумнан 37,38 сумга кадәр арткан. Тагын бер кат кабатлап узыйк: без фәкать рәсми саннарга нигезләндек һәм болар – районда уртача килеп чыккан бәяләр.

Чүпрәледә ник аз?

Ләкин әлеге исемлектән күренгәнчә, район белән район арасында аерма шактый зур. Әйтик, Балтач районында сөтнең бер литры өчен уртача 40 сум тирәсе акча түлиләр. Шул ук вакытта Чүпрәле халкы хәләл көче белән алган сөтне нибары 26–28 сумга биреп җибәрергә мәҗбүр. Хәер, республиканың Идел буе зонасындагы районнарда (Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Яшел Үзән) халыктан җыела торган сөт бәяләре, башкалар белән чагыштырганда, берничә ел рәттән арзанрак йөри. Шушы районнар арасында сөткә иң аз бәяне Чүпрәле районында түлиләр.

– Минем унике баш сыерым бар, тәүлегенә уртача 150–170 литр сөт тапшырам. Моңа кадәр ала торган сөт җыючыбыз 10 мартка – 1 сумга, 15 мартка тагын 1 сумга төшерде, 1 апрельгә 26 сум ясап куйды, – диде Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Инсаф абый. – Шуннан соң югарырак хак түли торган бер кешегә бирә башлаган идем. Тик анысы нидәндер курыкты ахрысы, 2–3 тапкыр килде дә башка килмәс булды. Бездә берәрсе югары хак куя башласа, икенчесе шунда ук каршы чыга, эшләргә ирек бирми.

Инсаф абый әйтүенчә, районда да, авылда да кешеләр елдан-ел мал саннарын киметә.

– Элек безнең якларда малны күпләп тоталар иде. Хәзер елдан-ел азая. Иген бәяләре арта тора, сөт бәяләре, киресенчә, аска тәгәри. Бездә инде болай да түбән хак йөри, әле шулай да моңа кадәр тырыштык, тормышны җигелеп тарттык. Җәйгә таба 26 сумнан да төшеп китсә, бер дә кызыгы калмаячак, – диде ул.

Чүпрәледә вазгыять ни өчен шундый соң? Әлеге сорауны районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Тәлгать Халитовка бирдек.

– Районда шәхси хуҗалыкларда 4000 баш тирәсе сыер калып бара. Соңгы 1–2 елда шактый кимеде. Сез әйткән мәсьәлә дә бик авыр, – дип көрсенде ул. – Кая гына барсак та, халыкны шушы сорау кызыксындыра. Сөт бәяләре – район күрсәткече дә ул. Хәзерге вакытта 28–29 сумга тапшыралар. Шәхси хуҗалыкларныкын гына түгел, эре оешмаларның да сөтләрен түбәнрәк хакка ала башладылар. Алга таба да төшү булачак, дип әйтәләр.

Тәлгать Халитов әйтүенчә, сөт бәяләре түбән булуның төп сәбәбе – сөтнең кулдан-кулга күчүе. Әйтик, районда сөт җыючылар аларны сигез трейдерга тапшыра. Алары үз чиратында заводларга алып баралар. Шулай итеп, баскыч күбрәк булган саен, сөт бәясе дә аска тәгәри һәм гади авыл апасы кулына аз гына күләмдә килеп ирешә.

– Районда сөт эшкәртү заводы юк. Мари Элга, Ульянга китә. Сөт җыючылар Әлмәткә кадәр илтә бит сөтне. Шушыларның барысын да мескен крестьян җилкәсе күтәрергә тиеш булып чыга. Әнә шунысы бик начар. Яңа трейдерлар белән эшләү җаен карарга, сайлап алу юлларын эзләргә кирәк. Күрше районнарда да бер төрле генә түгел бәя. Кайсындадыр 1 сумга артык, кайсындадыр 1 сумга ким. Ләкин бу хәлне берничек тә үзгәртми. Идел елгасының бу ягындагы барлык районнарда бәяләр шулай түбән йөри. Без дә кул кушырып утырмыйбыз инде. Төрле юлларын эзлибез, хәлне бик яхшы аңлыйбыз, сәбәпләрен эзлибез. Сөт бәясе түбән булу безгә дә яхшы түгел, – диде Тәлгать Халитов.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле аңлатуынча, сөт бәяләре түбән булуның төп сәбәпләре – районның сөт тапшыру пунктларыннан еракта урнашуы, сөтне аз күләмдә тапшыру һәм халыктан җыела торган сөтнең сыйфаты тотрыклы булмау.

Районнарда сөткә түләү бәяләре (сумнарда):

Әгерҗе – 35,15

Азнакай – 35,90

Аксубай – 39,11

Актаныш – 36,40

Алексеевск – 39,15

Әлки – 39,15

Әлмәт – 38,27

Апас – 32,10

Арча – 36,79

Әтнә – 34

Баулы – 37,38

Балтач – 40,20

Буа – 31

Биектау – 37

Чүпрәле – 28

Алабуга – 34

Зәй – 35

Яшел Үзән – 28,59

Кайбыч – 31, 35

Кама Тамагы – 32,44

Кукмара – 39,07

Мамадыш – 34,10

Менделеевск – 39

Минзәлә – 32,29

Мөслим – 37

Түбән Кама – 42

Яңа Чишмә – 38

Нурлат – 40,50

Питрәч – 38

Балык Бистәсе – 37,86

Саба – 36,14

Сарман – 36

Спас – 36

Тәтеш – 36,70

Теләче – 36,50

Чирмешән – 39

Чистай – 40,48

Ютазы – 35

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре