Быелның җиде аенда Россиядә стерильләштерелгән сөт сату – 10,8, атланмай – 10,7, ә ряженка 6,6 процентка кимегән. Гомумән, сөт ризыкларының барысын да диярлек – кефирдан алып шәһәр каймагына кадәр – азрак сатып ала башлаганнар. Татарстанда вазгыять ничек? Сөт ризыкларына ихтыяҗ кимүнең сәбәпләре нидә? Белгечләр белән шул турыда сөйләштек.
Җитештерү арта
Узган ел Татарстан сөт җитештерүне 2 млн 281 мең тоннага кадәр җиткереп, Россия субъектлары арасында беренче урынга чыккан иде. Ягъни республикага Россия сөт базарының 6,7 проценты туры килә дигән сүз. Татарстан тарихында беренче тапкыр бер сыерның продуктлылыгы 8274 килограммга җитте. Савып алынган сөтнең 1 млн 559,5 мең тоннасы – эре хуҗалыкларга, 205,8 меңе – фермерларга, 515,8 меңе шәхси хуҗалыкларга туры килә. 2030 елга исә Татарстан 2,6 млн тонна сөт җитештерергә планлаштыра.
Шул ук вакытта сөт җитештерүчеләр дә, аны эшкәртүчеләр дә, әлеге планнарга халыкның сатып алу мөмкинлеге төшү комачау итмәсме, дип тә шикләнә. Бәяләрнең кыйммәтләнүе аркасында сөт, эремчек һәм атланмайга ихтыяҗ гел үзгәреп торыр шикелле, ди белгечләр.
– Ел башында кайбер төр сөт продуктларына сорау 10–15 процентка кимеде. Бу – зур күрсәткеч, – ди Татмолсоюз башлыгы Денис Пирогов. – Моңа кадәр җитештерүчеләр ике ел дәвамында кулланучылар ихтыяҗын 6 процентка арттырып килгән иде, тик ул кинәт төшеп китте. Моннан ничек чыгасын хәл итү – сөт базары катнашучыларының зур бурычы. Миңа калса, мондый вазгыять озакка сузылачак, чөнки аксым һәм майлар күп булган башка продуктлар да бар бит. Бу – дуңгыз, тавык ите һәм йомырка. Бәяләре кыйммәт булгач, кулланучыларның сөт продуктларын башка товарга алыштырулары сизелә башлады: әйтик, бер кап эремчек урынына алар хәзер 10 данә йомырка ала.
Бәяләргә без дә күз салдык. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, соңгы атнада барыннан да бигрәк балалар өчен сөт кушылмаларына бәя арткан. Аннан соң эремчек (469,76 сум булган), сыр (821,08 сум), каймак (290,78 сум) һәм маргарин (268,41) хаклары күтәрелгән. Ә менә атланмай 7 сумга арзанайган.
Сату кимеде
Фермер Миңзөфәр Исмәгыйлев үз цехында шәхси хуҗалыклар һәм фермерлардан җыеп алган сөтне эшкәртеп сата. Аена 30 тонна сөт эшкәртә. Ризыкларны ул авыл, район һәм Казандагы кечкенә кибетләрдә сата.
– Шәхсән безнең очракта сөт ризыкларын сатып алу пандемиядән соң кимеде. Аңа кадәр аена 150–180 тонна эшкәрткән булсак, хәзер нибары 30 тонна. Бу бик аз. Чөнки сатып алучыларыбыз – әбиләр һәм бәбиләр. Ә коронавирус вакытында күпчелек өлкәннәребезне югалттык. Элек Казанга баргач, автокибетебез янында су буе чират була торган иде, хәзер берән-сәрән генә йөриләр. Без озак сакланмый торган сөт, кефир, каймак, эремчек, катык ясыйбыз. Чиста табигый продуктның саклану вакыты – 5 кенә көн. Каплары да гади, бәяләре дә кыйммәт түгел. Күпме кирәк, шуның кадәр генә әзерлибез, шуңа күрә ризыклар бозылып, әрәм булып ятмый.
Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче Гөлчирә һәм Айрат Хәйретдиновлар тугыз сыер сава. Алар сөтләрен эшкәртеп, атна саен Казанга алып барып саталар.
– Җәйге чорда сатып алу һәрвакыт кими, чөнки әбиләр бакчаларына китә. Ә безнең төп сатып алучыларыбыз – шулар. Көзгә кергәч, сату тагын үз халәтенә кайта. Өлкәннәр башлыча сөт, каймак һәм эремчек ала. Ә атланмайның бәясен кыйммәтсенәләр, анысын кибеттән алалар. Гомумән, безнең ризыкларга ихтыяҗ һәрвакыт булды, чөнки кешеләр барыбер табигый продукт куллану яклы. Кибеттәге сөт, каймак сыйфатыннан зарланучылар күп, – диде Гөлчирә.
Сыйфат һәм бәя
Сыйфат дигәннән, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова әйтүенчә, соңгы елларда сөт ризыклары арасында фальсификация очраклары арткан. Шулай ук куркынычсызлык буенча физик-химик күрсәткечләре капларында язылганга туры килмәве ачыкланган. Шул сәбәпле әлеге продуктларга контроль зурайган.
– Узган ел нәтиҗәләре буенча, атланмай, кайнатылган сөт, сыр, каймак һәм эремчектә хилафлыклар аеруча күп ачыкланды. Быелга нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, ләкин хәлләр сизелерлек яхшырды, тупас кагыйдә бозулар күпкә кимеде, – диде Розалия Арсланова.
Казан дәүләт аграр университеты доценты, икътисадчы Илгизәр Гайнетдинов фикеренчә, ихтыяҗ кимү беренче чиратта бәяләргә бәйле.
– Коммуналь тарифлар күтәрелде, ә пенсия, хезмәт хаклары бик аз күләмдә генә арта. Ул инфляция үсешен каплый алмый. Сөт ризыкларын башлыча пенсия яшендәгеләр куллана. Димәк, сатып алучыларның түләү сәләте кими. Керемнәрнең төп өлеше коммуналь түләүләргә тотыла. Икенчедән, соңгы биш-ун елда сөт ризыклары бер тапкыр да кимемәде, ул гел күтәрелеп бара. Ә халыкның туклану культурасы үзгәргәндер, дип уйламыйм. Чөнки сөт ризыклары – социаль әһәмияткә ия продукт. Без үзебез кибеттән атланмай, сыр һәм кефир алабыз. Ләкин еш дип әйтә алмыйм. Аннан соң, безнең әле авыл белән дә бәйләнеш өзелмәде. Сөте, мае да шуннан килә, – диде икътисадчы.
Мода артыннан куу
Өлкәннәр сөт ризыкларының кыйммәтләнүен сәбәп итсә, яшьләр мода корбаны булуларын яшерми.
– Гомерем буе кара яндырып сөтле чәй эчкән кеше мин, – ди Казанда яшәүче Альбина Исламова. – «Мин – чын татар», – дип көлеп йөри идем. Сөтсез чәйне авызыма да каба алмый яшәдем. Соңгы елларда аның турында ниләр генә язмыйлар. Биткә бетчә чыгуга да, эчтә газ җыелуга да, эчәкләр ялкынсынуга да сөт гаепле икән. Сөткә кушылган майлар кан басымына тәэсир итә, сөт күп бирсен өчен сыерларга кадалган гормональ стимуляторлар гормоннар үзгәрешенә китерә икән... Иң кызыгы: күп кешедә сөттәге табигый шикәр – лактозаны эшкәртергә фермент җитми икән. (Ничек үстек икән без?) Ялкау нутрициолог кына сөтнең зыяны турында сөйләми хәзер. Ул фикер бер керә, ике керә, аннан уйлана башлыйсың. Әйләнә-тирәңдә сөттән баш тарткан кешеләр күбәеп, сиңа архаизм калдыгы итеп карый башлыйлар. Бирештем. Мин дә сөтсез чәй эчә башладым. Бик ияләшергә тырышсам да, булмады. Чәй эчү традициясенең тәме бетте. Әмма организмда бернинди үзгәрешләр сизелмәде. Бетчә дә чыгуын дәвам итте... Ә мин рәхәт бер ял итү чарасын югалттым. Мөгаен, сөтле чәемә кайтырмын.
Нутрициолог, диетолог Чулпан Мөхлисова фикеренчә, ихтыяҗ кимүгә ике яклап карарга кирәк.
– «Химия заманы» дисәк тә, кеше барыбер экологик продукт кулланырга тели. Ә аларның бәясе арзан түгел, ара-тирә генә алгалыйлар. Аннан соң, кешеләр хәзер күп укый, күп белә. Кибет киштәләрендәге сөт продуктларының сыйфаты белән дә таныша. Һәм күп очракта ул аларны канәгатьләндерми. Сатып алу кимүнең сәбәпләре әнә шул да булырга мөмкин, – ди ул.
Халык арасында: «Сөт ризыклары зыянлы», – дигән фикернең популяр булуын да инкарь итми Чулпан.
– Сөтне нинди генә «гөнаһ»ларда гаепләмиләр. Ләкин аның бөтен кеше өчен дә зыянлы булуы фәнни яктан дәлилләнмәгән. Сөт продукциясе әлеге төр ризыкларга аллергиясе булган, сөт шикәре җитеп бетмәгән (лактозная недостаточность) кешеләр, 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен генә зыянлы. Ничек кенә булмасын, сөт продуктлары аксым, кальций, калий, Д витамины, хәтта йод чыганагы да булып тора. Шулай ук ферментлаштырылган сөт ризыкларының (кефир, әйрән, озак торган сырлар) да файдасын онытмаска кирәк. Көнендә ясап эчелгән кефир – эчәклек өчен иң файдалы ризыкларның берсе. Шуңа күрә экологик чиста продуктка һәрвакыт ихтыяҗ булачак, – ди диетолог.
Сез сөт ризыкларын ни дәрәҗәдә еш кулланасыз?
Еш 65,31%
Ара-тирә 25,5%
Бөтенләй кулланмыйм 9,18%
(Газетаның социаль челтәрләрендә уздырылган сораштыру нәтиҗәләре. Барлыгы 98 кеше катнашты)
Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез