Стагнация + инфляция = стагфляция

Стагфляция – икътисадның түбәнәюе белән инфляциянең бергә килүе ул. Гадәттә кризис вакытында бәяләр төшә, чөнки җитештерүчеләр товарларын сата алмый. Моны артык җитештерү кризисы дип атыйлар. Товар күп, аңа ихтыяҗ кими.

Россиянең төзелеш министры Ирек Фәйзуллин күптән түгел генә яңа төзелгән фатирлар бәясе берничә тапкыр төшәргә мөмкин дип белдерде. Яңа төзелгән фатирларның 60 проценты сатылмавын әйтте. Мантыйк буенча, чынлап та, фатир бәясе кискен төшәргә тиеш. Ләкин... банклар моңа юл куймас. Министр фаразлаган дәрәҗәдә арзанаю булса, илнең банк системасының асты өскә киләчәк. Йорт бәяләре кредитлар белән богауланган. Шуңа күрә бәяләр нык төшәр дип өметләнергә кирәкми. Гомуми инфляциянең куәтләнеп килүе бәя төшерүгә караганда, сатмый көтеп торуны отышлырак итәчәк. Реаль инфляция рәсми инфляциядән нык аерыла ул. Без икътисадның 3–4 процентка үсүе фонында салым керемнәре 20–30 процентка арту хакында белдерүләр ишетәбез икән, бу – инфляция нәтиҗәсе. 10 сумлык товар 2 сум НДС салымы бирә, бәя 20 сумга кадәр күтәрелсә, салым 4 сум булачак. Мондый шартларда аерым бер тармакта бәяләр төшү аның катастрофасына китерәчәк. Төзүчеләр яңа йортлар төзүне туктатачак кына һәм бәя төшү урынына янә күтәреләчәк. Вакытлыча артка чигү булырга мөмкин, әлбәттә.

Федераль рәсми мәгълүмат каналларын ачсак, стагнация – торгынлык дигән сүз белән очрашабыз. «Гражданский сектор промышленности оказался в стагнации», – дип яза бер газета сайты. Бәяләр үсү чыгымнарның артуына китерә дип аңлата. Җитмәсә, кредит ставкалары түшәмне ватып чыга. Федераль хөкүмәт органы – «Росийская газета»да язалар: «Ключевая ставка может вырасти в декабре до 23–25%». Кредитлар 30 проценттан югарырак булачак дигән сүз бу. Шундый процентка бурыч алып җитештерүне үстереп һәм бәя төшереп кара син. Икътисадның оборона тармагыннан башка өлкәләре шул сәбәпле җитештерүне түбәнәйтәчәк, бәя төшереп сату хыялыннан баш тартачак, чөнки бурычын ничек түли дә чималны ничек сатып ала?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре