Степан Калмыков: «Фән бүген стратегик ресурс буларак кабул ителә»

23–27 июнь көннәрендә Казанда узган XXIX халыкара Чугаев конференциясе ахырына якынлашты. Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узган пленар утырышта галимнәр атом-төш химиясенең заманча аспектлары, радиохимик технологияләр, атом энергетикасын үстерү, түбән углеродлы икътисадка күчү, шулай ук атом-төш ягулыгын эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Конференциядә Россиянең 21 шәһәреннән, Беларусь, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Молдова, Кытай һәм башка илләрдән 400 дән артык белгеч катнашты. Галимнәр координацион химия өлкәсендә мөһим мәсьәләләр, яңа катализаторлар һәм функциональ материаллар булдыру турында да сөйләште.

– Чугаев конференциясенең тарихы бай. Әлеге чара даими рәвештә илнең төрле фәнни үзәкләрендә уздырыла. Ул органик, органик булмаган химиягә бәйле сорауларны үз эченә ала. Анда югары уку йортлары һәм тикшеренү лабораторияләре галимнәре катнаша. Бу – илебез фәне өчен мөһим вакыйга, – диде Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Степан Калмыков.

Калмыков тормышта фәннең роле артуын әйтте. Элек фәнгә социаль проект буларак, нәтиҗәсенә карамыйча акча бүлеп бирелгән. Хәзер исә фәнни эшләнмәләр дәүләтнең технологик үсешенең нигезе булып тора. «Фән – илнең киләчәгенә ачкыч һәм ул бүген ул стратегик ресурс буларак кабул ителә», – диде Калмыков.

Галим белдергәнчә, Россиядә 24 мең тоннага якын эшкәртелгән атом-төш ягулыгы тупланган. Ел саен тагын 650 тонна өстәлә. Әгәр совет чорында уран чыгару елына 16–18 мең тонна тәшкил итсә, хәзер күрсәткеч 3 мең тонна тирәсе. Бу – дөнья күләмендәгенең якынча 5 проценты дигән сүз.

Журналистлар фәнни тикшеренүләрдә ясалма интеллект куллану мәсьәләсе турында да кызыксынды. Калмыков сүзләренчә, ясалма фәһем мәгълүматларны тизрәк эшкәртү һәм молекулаларның үзлекләрен алдан әйтү мөмкинлеге бирә. Әмма ул бары бер инструмент кына булып тора. Нейрочелтәрләр фәнни процессның асылын үзгәртми. Монда ул микроскопны мисалга китерде. «Әлеге прибор барлыкка килү фәннең асылын үзгәртмәде, ләкин күбрәк күрү мөмкинлеге тудырды. Элек берәр нәрсә эшләү өчен еллар кирәк булса, хәзер бер көн дә җитә», – диде Степан Калмыков.

Россия Фәннәр академиясе вице-президенты халыкара хезмәттәшлек турында да сөйләде. Академия уздырган фәнни чараларда атом-төш энергетикасы өлкәсендә лидер илләр – Һиндстан һәм Кытай актив катнаша. Шулай ук галимнәр СССРның элеккеге республикалары, бигрәк тә атом төш физикасы өлкәсендә тикшеренүләр алга киткән һәм ураннан табыш алган Үзбәкстан һәм Казахстан белән хезмәттәшлек итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре