Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе “Милли уенчыклар” компаниясенең “Шүрәле”, “Су анасы” һәм “Камыр Батыр” товар билгеләреннән файдалануын намуссызлык дип, “Көндәшлекне саклау турында” законны бозу дип таныган.
Бу хакта “Татар-информ” монополиягә каршы органның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
“Милли уенчыклар” компаниясе, әлеге билгеләргә тулы хокукын (исключительные права – ред.) теркәп, башкаларның алардан файдалануын тыю һәм файдаланган өчен компенсация түләтү бәрабәренә файда алырга ниятләгән”, – дип билгеләп үтелгән идарәдә.
Шулай ук анда билгеләп үтелгәнчә, эш материаллары административ хокук бозу турында эш кузгату мәсьәләсен карап тикшерүгә тапшырылачак.
“Милли уенчыклар” компаниясе танылган кайбер товар билгеләрен теркәгән. Алар арасында – “Су анасы”, “Камыр Батыр”, “Шүрәле”, “Казан патшабикәсе”. Узган елда ул әлеге товар маркаларыннан файдаланган өчен “Әкият” курчак театрына каршы дәгъва белән Татарстан Арбитраж судына мөрәҗәгать иткән.
https://vatantat.ru/2024/10/153196/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез