- Иртән уянгач та эчелгән 1–2 стакан су эчке органнарны уятып җибәрә, актив эшчәнлеккә көйли.
- Сәламәт булу өчен тәүлегенә кимендә 2 л су эчәргә кирәк. Аны кайчан эчү дә мөһим.
- Ашарга ярты сәгать кала эчелгән бер стакан су ашкайнату эшчәнлеген яхшырта.
- Ванна кергәнче яки мунчага барыр алдыннан эчелгән бер стакан су кан басымын төшерергә ярдәм итәчәк.
- Төнгә каршы 1 стакан су эчегез. Тыныч йокларсыз, су инсульт һәм йөрәк өянәге булу куркынычын күпкә киметә.
- Йоклаганда аягыгызны көзән җыера икән, бу очракта да төнгә каршы су эчү файдалы булыр.
- Иртәнге, төшке, кичке аш алдыннан 1–2 стакан чиста су эчеп, 3 айда 4 килога ябыгып була. Су артыгын ашарга мөмкинлек бирми, үзең дә сизми порцияләрне киметә башлыйсың.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез