Су коенганда тән тиресе аша личинка йоктыручылар арткан

Россиядә су коенган вакытта тән тиресе аша личинка йоктыручылар арткан. Түбән Новгородта һәм Ханты-Манси автономияле округында шундый очраклар теркәлгән. Бу хакта “МК” яза.

Баксаң, церкарий личинкаларын кечкенә күлләрдә йоктырырга мөмкин икән. Чир билгеләре, 5-30 минуттан берничә сәгатькә кадәр, бик тиз беленә.

Чир йоктырган кешенең тән тиресендә котчыкмалы кабарчыклар һәм тимгелләр барлыкка килә. Тән температурасы күтәрелә, ютәлли башлый. Медикалар кисәтеп әйткәнчә, бик көчле инфекция йоктыручыларда хәтта анафилактик шок булырга мөмкин.

Котчыкмалы чирдән котылуның бердәнбер ысулы – ул да булса рөхсәт ителгән урыннарда гына коену.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре