«Шүрәле»не күр әле! Без бел(мә)гән тарих

Балет дигән сәнгать төреннән әллә ни хәбәрдар булмаса да, иманым камил, бигрәк тә татарлар арасында «Шүрәле» турында ишетмәгән кеше сирәктер. Белгечләр әйтүенчә, ул иң популяр балетларның берсе булып санала. Татарстан, Россиядә генә түгел, дөнья халкына барып ирешкән әсәр. «Шүрәле» балетының сәхнәгә куела башлавына быел 12 мартта 80 ел була.

Тарих битләреннән

1939 елда Мәскәү консерваториясе студенты Фәрит Яруллинга педагог Генрих Литинский, сюжетын Габдулла Тукайның фольклорга нигезләнеп язган Шүрәле турындагы әкиятенә корып, сәхнә өчен балет музыкасы язарга куша. Ул көтелмәгәнчә уңышлы килеп чыга. Литинский түзми, язучы Әхмәт Фәйзидән либретто язуын сорый. Эшне тиз тоталар, чөнки бик саллы сәбәбе була: 1941 елның яз айларына Мәскәүдә Татар сәнгате декадасы билгеләнә. Шунда Казан опера һәм балет театры көче белән татарның беренче милли балетын – «Шүрәле»не куярга ниятлиләр. Театрда музыканы ошаталар, әмма либреттосына дәгъвалар шактый була. Декадага ныклап әзерләнү йөзеннән, балетны җиренә җиткереп сәхнәләштерү өчен, Зур театрдан балетмейстер Леонид Якобсонны чакыралар. Ул, Казанга килеп, 1941 елда эшкә керешә, әмма сугыш башлангач, туктарга мәҗбүр булалар. Фәрит Яруллинны фронтка алалар, ул 1943 елда яу кырында, Белоруссиядә ятып кала. Аның башлаган эшен композитор Фабий Витачек дәвам итә. «Шүрәле» премьерасы беренче тапкыр 1945 елның 12 мартында Казанда, опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Төп рольләрне Леонид Жуков белән Гай Таһиров башкара.

Сугыштан соңгы елларда Киров исемендәге Дәүләт опера һәм балет академия театры заказы буенча, композиторлар Валерий Власов һәм Владимир Фере оркестр өчен яңа музыкаль редакция иҗат итә, Якобсон «Шүрәле»не Ленинград сәхнәсендә куя.

Шактый гына үзгәрешләр кертелгән балетны 1950 елда «Али-Батыр» дип атый башлыйлар. Бу гамәл, имеш, балет урмандагы кыргый, ямьсез хайван исеме белән аталырга тиеш түгел, дип бәяләнә. Нәкъ менә шушы музыкаль редакция белән ул бик күп сәхнәләргә менә. Спектакльне тудыручыларга Сталин премиясе бирелә. Бүләкләнүчеләр арасында балетмейстер Леонид Якобсон, дирижер Павел Фельдт һәм Сөембикә, Гали-Батыр, Шүрәле ролен башкаручыларның өч составы була. Соңыннан балетның үз исеме кайтарыла. 1958 елда Фәрит Яруллинга (үлгәннән соң) «Шүрәле» балеты өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә.

Ленинградтагы баш әйләнерлек уңышлардан соң, «Шүрәле»не куярга дип, Якобсонны 1955 елда Мәскәүгә, Зур театрга чакыралар. Монда төп партияләрне Майя Плисецкая белән Юрий Кондратов башкара. 1980 елда балет, яңартылып, бөтенләй башка редакциядә куела башлый.

1980 елда «Лентелефильм» студиясендә Якобсон спектакле буенча «Урман әкияте» фильм-балеты төшерелә. Анда Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Нәби Дәүли, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй шигырьләре яңгырый.

Озын гомерле балет

Беренче татар балеты бүгенгә кадәр яши һәм хәтта Мария театрында да популяр. Сәбәбе нидә? Бу хакта белгечләр менә нәрсә сөйли.

– Узган гасырның 1930 нчы еллары уртасында СССРдагы һәр республика үз башкаласында операсы да, балеты да булган зур музыкаль театр һәм һәр жанр буенча милли сюжетка корылган берәр спектакль булдырырга тиеш иде, – ди матбугат чараларына биргән бер әңгәмәсендә Рус балеты академиясе доценты Ирина Пушкина. – Мәскәүдә сәнгать декадалары 1960 елларга кадәр үткәрелде. Милли биюләр, милли музыка белән баетылган балетлар ул елларда күп күрсәтелде. Кайберләре «төшеп калды», күбесе туган җирләрендә, ягъни үз республикаларында яши, яңартыла. Бу дөрес тә. Милли әсәрләр үз халкына якынрак та, кадерлерәк тә була. Ә менә «Шүрәле»нең язмышы бәхетле булып чыкты. Балет бүген дә Мария театрында уңышлы төстә куелып килә. «Ни өчен?» – дигән сорауга җаваплар күп төрле. Әлбәттә инде, бу әсәрнең талантлы балетмейстер Леонид Якобсон кулына килеп керүе дә зур роль уйнаган. Ул теләсә кайсы милләт сәнгатенең үзенчәлекләрен өйрәнеп, аларның эчке ягына үтеп керә алган. Моның өчен шул җирлеккә барып яшәгән, андагы белгечләр белән киңәшкән.

Башка сәбәпләре дә бар. «Шүрәле» милли балет булса да, классик традицияләрдә куелган, ягъни балетмейстер миллилек белән классиканы бик оста берләштергән. Фольклор элементларны затлы биюгә әйләндерә алган. Хореографиясе бик күркәм. Биюләрнең ниндиләре генә юк. Монда театр артистлары да, училище укучылары да, балалар да күпләп катнаша ала. Тукайның бу әкияте дә эчтәлеге ягыннан бик кызыклы, фантазиягә бай. Ул татар фольклорының мөһим бер өлеше булып тора, халыкның гореф-гадәтләрен яшәтә. Шүрәле персонаж буларак өлкәннәрнең дә, балаларның да игътибарын җәлеп итә. Боларның барысы да балетны озын гомерле итә.

Һәм, әйтергә кирәк, «Шүрәле»нең музыкасы гаҗәеп яңгырашлы. Фәрит Яруллинның яу кырында үлеп калуы һәм башка шедеврлар тудыра алмавы бик кызганыч.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан сәхнәләреннән тыш, «Шүрәле» балеты Одесса, Рига, Саратов, Львов, Тарту, Ульяновск, Горький, Киев, Чиләбе, Новосибирск шәһәрләрендә, Бурятия, Башкортстан, Казахстан,Үзбәкстан, Литва республикаларында куела.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре