Газетага язылу

Сүрия сабаклары – 2

Моннан бер элек «Сүрия сабаклары» дигән язма биргән идек.

Якын Көнчыгышның стратегик мөһим төбәгендә революцион романтика язгы ташкын кебек ташыган көннәр иде ул. Идлиб төбәгендәге гыйсъянчы гаскәрләр 27 ноябрь көнне көтмәгәндә хөкүмәт көчләренә һөҗүм башлады һәм яшен тизлегендә Алеппо алынды, бер-бер артлы стратегик әһәмияткә ия булган шәһәрләр һәм торак пунктлар ауды. 8 декабрьдә Әсәдләр династиясе хакимлекне тулысынча югалтты.

Без ул көннәрдә яздык: «Ике атна эчендә Сүриянең сәяси ландшафтын йөз процентка үзгәрткән инкыйлаб дөньякүләм әһәмияткә ия. Стратегик киләчәктә әле ул планетадагы кискен үзгәрешләргә китерәчәк». Революция хисләре ташыган күңелдән чыккан пафос нәтиҗәсе түгел иде ул юллар. Язманың авторы һич кенә дә фетнә тарафдары түгел. 2011 елда планетада «гарәп язы» дип аталган фетнә ялкыны дөрләгәндә, ул рус телле мәгълүмат кырында «Смута последних дней» («Ахырзаман фетнәсе») дигән язма бирде. Ул язмада шундый юллар бар: «Революции же способствуют только тому, что Всевышний Аллах заменяет одних угнетателей другими, и пролитое море крови, братоубийственные столкновения не приводят к желаемым результатам, чаяния и надежды не сбываются. Таков удел всех смут, фитна не является спасением для угнетённых народов».

2011 елда андый нәтиҗә ясау беренче карашка дөрес түгел иде шикелле: Туниста гыйсъянчылар тиз җиңүгә иреште һәм халык теләгән тормышка ирешү өчен юллар ачылды, Мисырда Хөсни Мөбарәк режимы кан коюсыз диярлек түнтәрелде һәм хакимлек бөтенхалык сайлавы аша мөселман Мурси кулына күчте, бераз гына соңрак Сирт шәһәрендә Каддафи вәхшиләрчә үтерелде. Ә хәзер «гарәп язы»ның символларына әверелгән ул өч илдәге вазгыятькә карагыз. Мисырда Сиси тиранлыгы явызлык ягыннан Хөсни Мөбарәк идарәсен күпкә уздыра, Тунис Президенты Кәис Сәид 2021 елда парламентны куып таратты, Премьерның вәкаләтләрен бетерде, чып-чын диктатура урнаштырды. Парламент спикеры, Тунис оппозициясе лидеры Рәшид Ганнуши төрмәдә утыра. Күпчелек оппозицион эшлеклеләр рәшәткә артында, ил җитәкчесен Тунисны «ачык күк йөзе астындагы төрмә»гә әйләндерүдә гаеплиләр, социаль челтәрдә Президентны тәнкыйтьләгән эшче Сабер Шушан үлем җәзасына хөкем ителде. Ливиядә әле һаман да лидерлар хакимлек бүлешә алмый, Гражданнар сугышы тынмый. Ни өчен шулай? Язма авторының «фитна не является спасением для угнетённых народов» дигән нәтиҗәсен тагын бер тапкыр укыгыз.

Сүрия «гарәп язы» очкынын сүндермичә 15 елга якын дөрләткән бердәнбер ил иде. Унбиш елга якын анда кан коелды, борынгы шәһәрләр хәрабәгә әйләнде. Төбәк чит ил гаскәрләре башбаштаклык кыла торган урынга әверелде: аның табигый байлыкларын таладылар, ИГИЛ (Россиядә тыелган террорчылык оешмасы) хариҗилары үзләре яулаган җирләрдә чып-чын иттурагыч оештырды. Революция җиңгәч, барысы да үз урынына утырыр кебек иде. Инкыйлабта төрле максат куйган көчләр катнашты, әмма өстенлек ислам шәригатен байрак итеп күтәргән төркем кулында иде. Аның лидеры әль-Җәүләни кушаматы йөткән Әхмәд әш-Шәра – бүген ил Президенты. Үткән ел без: «Әль-Җәүләни бүген сандал белән чүкеч арасында: исламны сөюче көчләр аның шәригатьне тормышка ашыруын көтә, ил эчендәге демократия тарафдарлары һәм Көнбатыш лидерлары үз модельләрен көчләп тагарга тырыша», – дип яздык һәм: «Күп конфессияле һәм секталарга бүленеп беткән илдә бүген шәригать тәртипләрен урнаштыру мөмкин түгел», – дигән нәтиҗә ясадык.

Бер ел вакыт үткәч, безнең ул аналитик нәтиҗә үзенең дөреслеген раслый. Әхмәд әш-Шәрага бүген сәясәт шахматының дистәлгән тактасында берьюлы уйнарга туры килә. Бер карыйсың, ул – Европада, икенче күз ташлаганда – Америкада, тагын бераздан – Кытайда. Мәскәүгә дә килеп җитте. Бу сәясәт дип атала. Уйлап карасаң, ул бит кичәге дошманнары белән бер өстәл янында утыра, шуларның кулын кыса. Аны «террорчы» дип атаган лидерлар да кичәге оппонентларына бүген югары бәя бирә. Очрашулар эзсез үтми: илдән санкцияләр алына, икътисадый хезмәттәшлек турында килешүләр имзалана, гуманитар ярдәм килә. Без бу хакта да бер ел элек алдан хәбәр иттек: «Революцион хөкүмәт исә АКШ белән дә, Россия белән дә сөйләшүләр алып барачак һәм хәтта Израиль белән дә килешү төзергә ихтимал», – дидек. Күрәсез: «Ватаным» хәбәрчесе хаклы булып чыкты. Израиль белән шулай ук сөйләшүләр бара. Монысы аеруча катлаулы. Сиончылар бүген Сүриядә башбаштаклык итә. Димәшкъны утка тоталар, Кунәйтрада Израиль танклары һәм калканлы техникасы. Кыскасы, басымчаклык һәм башбаштаклык баштан ашкан. Шуңа карамастан, рәсми Сүрия армиясе аларга җавап бирми. Барлык провокацияләр эндәшмичә генә үткәрелә. Бу да – вазгыятьне аңлаудан туган сәясәт. Хәтта Трамп түзмәде, Нетаньяхуга «Сүриягә чәчәк атарга комачауламаска» кушты.

Сиончылар, әлбәттә, андый киңәшкә колак салмый, чөнки алар белә: яңа Сүриядә аларны кабергә тыгачак көчләр үсә. Шуңарчы Сүрия революциясе идеяләрен сакларга, тешне кысып булса да түзәргә туры килә. Бер ел эчендә илдә болай да бик күп кан түгелде: галәвиләр баш күтәрүен бастырырга туры килде, друзлар сөнни мөселманнарны үтереп баштүбән шәһәр капкасына асты, барысына да күз йомып, алар белән килешү төзелде. Көрд атеистлары җитәкләгән «Сүриянең демократик көчләре» дип аталган хәрби берләшмәләр берничә тапкыр килешүне бозып, арттан пычак кадады. Алар белән дә эшне зур сугышка җиткерергә ярамый иде. Әле ярый кичәге аркадашлар – мөселман гаскәрләре, ниһаять, лидерның гамәлләре ошамаса да, аңа каршы фетнә чыгарырга ярамаганын төшенеп тынычлык саклыйлар. Югыйсә аларны да сугыш мәйданына этеп кертү омтылышлары булгалады.

Сүрия глобаль сәясәтнең үзәк урынына әвереләчәк әле. Моны Трамп та белә, Европада да аңлыйлар, Мәскәү дә төшенә. Якын Көнчыгыш режимнары да бу хакта хәбәрдар. Төбәктә бүген үк Кытай һәм Европа, Россия һәм Америка мәнфәгатьләре кисешә. Болар турында, Аллаһ теләсә, алдагы елларда язарбыз.

                             

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре