Сусаганга су кирәк. Авыл халкының тагын бер мәшәкате арта

Җәй айларында авылларда да, шәһәр яны бистәләрендә дә сусызлык проблемасы аеруча кискенләшә. Бу аңлашыла да: кая барып тотынсаң да, су кирәк. Көндәлек мәшәкатьләргә дә, мал-туарга эчертергә дә, бакчага сибәргә дә. Тик күпчелек авылларда су белән тәэмин итүдә авырлыклар бар. Аның сәбәпләре дә төрле. Кайдадыр су көче кимүе күзәтелә, кайдадыр су башнясын төзекләндерү таләп ителә, кайдадыр гомумән үзәкләштерелгән су үткәрелмәгән. Атналар буе сусыз утырырга мәҗбүр булган авыллар чыгу юлын ничек таба? Еллар буе программага керә алмаган авылларда халык ничек яши? Без шул турыда белештек.

Көтү 

Кукмара районының Бакчасарай авылына үзәкләштерелгән су үткәрелмәгән булу сәбәпле, халык гомер-гомергә коелардан файдаланган. Биредә 27 хуҗалык бар. Һәр ишегалды саен кое булу – гадәти күренеш. Тик соңгы елларда кайбер кешеләрнең коеларында да су бетә башлаган.

– Бораулаучылар чакыртып, тирән итеп кое казыткан кешеләрнең проблемалары юк. Безнең ише кул белән казыган коелары гына булганнарга читен. 2010 елдан соңгы корылыктан соң тирәнәйтсәк тә, коедагы су җитми, җәен бик нык кими. 2022 елдан бирле халык арасында йөргән «авылга су керә икән» дигән сүзләргә өметләнеп, артык тирәнәйтергә дә уйламадык. Тик үзәкләштерелгән суны быел да күрмәбез, ахры, – ди әлеге авылда яшәүче Чулпан Һадиева.

Сәрдекбаш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Нәбиев әйтүенчә, чыннан да, узган ел авылны сулы итү өчен проектын эшләп киткән булганнар. Иң мөһиме – 29 млн сумлык эш өчен халыктан бер тиен дә акча җыярга туры килмәгән.

– Болар барысы да федераль программа кысасында булды. Әйтик, без Уразай авылына су керткән вакытта проектын үзара салым акчасына эшләткән идек. Аны раслатып, программага керә алдык. Узган ел Бакчасарайга килеп, ике су башнясы, ике янгын сүндерү гидранты урынын тәгаенләп киткәннәр иде. Дөрес, быел әлегә хәбәр-хәтер юк. Без инде финанслауга өметләнеп торабыз, – диде Илгиз Нәбиев.

Буа районының 100 хуҗалыклы Норлат авылында исә башка проблема. Авылдагы су башнясы «Вираж» җәмгыяте җирендә булганлыктан, хуҗасы ара-тирә, халыкка иң кирәк чагында суны туктатып тора икән. Кышын да, җәен дә. Аеруча җәйге челләләрдә авылның сусыз калган көннәре күп була, ди. Авыл халкы әйтүенчә, көндез сүндереп, төнлә генә җибәргән чаклары да шактый. Быел җәйне дә көтеп тормаганнар. 1 майда өзеп куйганнар да 9 майда гына җибәргәннәр. Бу көннәрдә халык ничек су юнәтә, анысы инде җитәкче кешене артык кызыксындырмаган.

– Җәен бигрәк тә кыен. Унар көн, икешәр атна сусыз торган вакытларыбыз була. Бу хәлләр кичә-бүген генә барлыкка килмәде, әлбәттә. 10–15 ел шулай тилмерәбез инде. Булдыра алганы ишегалларына кое казытып куйды. Тик анысын эчәр өчен түгел, мал-туарга, көндәлек кирәк-яракка тотар өчен файдалана. Шулай да бик авыр вакытларда ярап куя үзе, – диде исемен газетада күрсәтергә теләмәгән Норлат авылы кешесе.

Шуңа күрә авыл халкы үз су башнясы турында хыяллана. Җирлек башлыгы авылларын сулы итү артыннан йөри дә башлаган инде, тик әлегә һаман да шул үз чиратыңны көтәргә генә кала.

Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Рамил Хәкимуллиннан авылларны сулы итү өчен нинди программалардан файдаланулары белән дә кызыксындык. Аның әйтүенчә, районда су челтәрләре «Чиста су», «Коммуналь инфраструктураларны модернизацияләү» программалары кысаларында төзекләндерелә, алыштырыла.

– Безнең районда халкы сусызлыктан тилмерүче авыллар бар, дип әйтә алмыйм. Барысы да су белән тәэмин ителгән. Су көче дә җитә. Без ел саен 2–3 авылда суга бәйле проблемаларны хәл итү өчен тырышабыз, кайдадыр торбалар, су башнялары алыштырыла, төзекләндерелә. Гадәттә, авариялар килеп чыкмасын өчен, алдан чаралар күрергә тырышабыз. Әйтик, быел Пановка һәм Березовка авылларында яңа башнялар куелачак, су торбалары алыштырылачак, – диде Рамил Хәкимуллин.

Үзе бар, файдасы юк  

Республикада суны авызларына алырга да куркып торучылар бар. Әйтик,  Актаныш районының Аеш, Кәзкәй, Качкын авылларында яшәүчеләр краннан кызыл балчыклы, майлы су килүдән зарлана. Узган ел үзебез дә, Аеш авылына барып,  халык эчә торган суның сыйфатын тикшергән идек. Краннан аккан суның сыйфаты начар булгач, авылда күпчелек кеше кое казыткан. Хуҗалыкка тотар өчен шуннан файдалансалар, эчәр суны күрше авыл чишмәләреннән ташыйлар икән. Фильтр куючылар да бар, тик алары да озакка чыдамый.

Су темасына алынгач, аларның да хәлен белешеп алдык. Аеш авыл советы башлыгы Дилүс Әхәтов әйтүенчә, без барып кайтканнан соң, су башнясы чистартылган, тик суның яңа чыганагын тапмыйча, проблеманы тулысынча хәл итеп булмаячак.

– Быел безгә 2 млн сум грант бирергә тиешләр. Смета төзелгән дип беләм. Ул акчаны скважина бораулауга тотарга исәплибез. Документлар тутырып, июнь айларында җибәрәсе булачак, диделәр. Без инде – хәбәр көтүчеләр һәм кушканны эшләүчеләр генә. Халык өметләнгән кебек, үзебез дә көтү халәтендә, – диде җирлек башлыгы, киләчәккә планнары белән уртаклашып.

Кое казыту

Дәүләттән көтеп-көтеп тә, нәтиҗәсе булмагач, кешеләр үз ишегалларында коелар казыта. Скважина бораулаучы Илсур Шиһапов әйтүенчә, шәхси хуҗалыкларда кое казытучылар елдан-ел арта бара. Кемдер – ата-баба истәлеге итеп, икенчеләре мал-туарга су эчерер өчен дип казыта аны. Коедан торба сузып, өенә су кертүчеләр дә бар икән. Тик шулай да иң төп сәбәбесусызлык. Һәм белгеч фикеренчә, бу очракта кое казыту – иң отышлы ысул.

– Вазгыять бөтен Татарстан буенча катлаулы. Торбаларның күпчелеге черек, су алу узеллары искергән. Кайвакыт кешеләргә кышын да икешәр атна сусыз утырырга туры килә. Бу очракта нишләргә? Әлбәттә, кое казыту отышлы булачак. Шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүчеләр аз түгел, эш җитәрлек. Әйтик, республиканың иң зур авылларының берсендә бер сезонда 50 скважина казыдык, – ди ул.

Белгеч әйтүенчә, коены бөтен җирдә дә казып була, тик тирәнлеге генә төрлечә булырга мөмкин. Эшнең катлаулылыгына һәм җир катламының авырлыгына карап, эшләү вакыты да төрлечә булырга мөмкин. Бу эшләрне башкарып чыгарга 2–3 көн дә җитә. Тик күпчелек очракта ике атнага сузыла икән.

Бәяләргә килгәндә, Татарстан буенча кое казытуның бер метры 2–5 мең сумга төшә. Уртача алганда республикада 30 метрдан 50 метрга кадәр тирәнлектә казырга туры килә. Бәя исә скважина казыганда кулланыла торган материалга һәм эшләнгән эшнең күләменә бәйле, ди Илсур. Тимер торбалар – иң кыйммәте һәм иң чыдамлысы да.

– Тик без соңгы 10–15 елда махсус полиэтилен бораулау торбаларын кулланабыз. Анысы да сыйфаты буенча тимердән калышмый, ә бәясе арзанрак. Шуңа күрә күпчелек кеше полиэтилен торбаларны сайлый. Ләкин кайбер очракларда, хуҗалар белән киңәшкәннән соң, тимер торбалар кулланырга туры килә. Билгеле, бу очракта алар акча янчыкларын шактый бушатырга туры киләсенә әзер булып торырга тиеш. Бу – безнең көйсезләнү түгел, ә табигать таләп иткән шартлар. Ул хакка риза булмыйча, казымыйча да киткән очраклар булганы бар, – ди Илсур Шиһапов.

Кыскасы, проблема – бер, сәбәпләре һәм чишү юллары төрле. Кайдадыр башня җитми, кайдадыр яңа скважиналар бораулау, кайдадыр яңа су алу корылмасын ясау кирәк. Татарстанда искергән, черек торбалар да күп. Сусызлыкның сәбәпләре төрле булса да, иң беренче чиратта гади халык интегә. Җәй әле үз законнары буенча яши башламаган, тик инде хәзердән үк сусызлыктан интегүчеләр бар. Ә синоптиклар фаразлавы юш килсә, алда безне эссе һәм коры җәй көтә.

Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, 2024 елда 1,2 млрд сумга 101 объектта эшләр башкару планлаштырылган. Монда насос басым-күтәрү станцияләре, су белән тәэмин итү челтәрләре, су алу узеллары, тарату челтәрләре төзү, су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау буенча эшләр күздә тотыла. Әлеге вакытта эшләр 29 районда 39 объектта бара. Программа 19 процентка үтәлгән.   

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре