– Светлана Михайловна, нәтиҗә ясап, узган 2025 елны яшүсмерләр арасында хокук бозуларны ничек бәялисез? Нинди үзгәрешләр булды?
– Үсмерләр арасында хокук бозуны кисәтү мәсьәләләре һәрвакыт Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә. Мошенниклык һәм урлаулар, наркотикларга бәйле җинаятьләр аеруча борчу тудыра. Инде булганга каршы көрәшү түгел максатыбыз, беренче планда – кисәтү. Районнарга эш сәфәрләре барышында да балаларның дәрестән соң вакытларын ничек уздыруга аерым игътибар бирәбез. Менә шул дәрестән соңгы мәшгульлек бик ярдәм итә дә инде. Балалар хәрәкәтендә, волонтерлык эшчәнлегендә катнашулары, көчләрен спортка, иҗатка, музыкага, кул эшләре түгәрәкләренә юнәлтү мөһим. Моның өчен республикада гаять зур инфраструктура булдырылган.
– Үсмерләр еш кына: «Мин әле балигъ түгел, миңа берни булмаячак», – дип әйтәләр, җаваплылык янамый дип уйлыйлар. Җинаять җаваплылыгының ничә яшьтән башланганын искә төшерик әле.
– Закон буенча балалар 16 яшьтән һәм 14 яшьтән авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр өчен, мәсәлән, вандализм, массакүләм тәртипсезлекләрдә катнашу, террорчылык һәм башкалар өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.
Бала җинаять җаваплылыгы яшенә җитмәгән булса да, аңа карата тәрбияви характердагы чаралар кулланырга, шулай ук ата-аналарны җавапка тартырга мөмкин. Безнең практикада хокук саклау органнарының 9 яшьлек балаларны, җәмгыятькә куркыныч гамәлләр кылган өчен, вакытлыча тоту үзәгенә җибәрү очраклары бар.
– Берәр очрак мисалында сөйләгез әле.
– Мәктәптә уздырган профилактик чаралар да, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия дә тиешле йогынты ясый алмаганда, 14 яшьтән кечерәк булган балаларга карата мәҗбүри тәрбия чараларын еш куллана.
Менә бер мисал. 3 нче класс укучысы мәктәптән өйгә кайтканда банк картасын тапкан. Шул карта белән троллейбуста түләгән, контроль эш эшләргә ярдәм иткән өчен классташына кәнфит, әбисенә һәм сеңлесенә китаплар алган. Зыян күләме 5000 сумнан артмаган. Өйдә бу хәлгә беркем дә игътибар итмәгән. Әмма бер кагыйдәне онытмаска тиеш без: законны белмәү җаваплылыктан азат итми. Кич бу бала яшәгән өйгә полиция хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор килеп җитә. Мәктәптә дә, музыка мәктәбендә дә яхшы укучы бала җәмгыять өчен куркыныч гамәл кылган дип бәяләнә.
Бала 14 яшькә җитмәгәнлектән, аны балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлыча тоту үзәгенә, ягъни ЦВСНПга җибәргәннәр. Ә аңа инде 14 яшь булса, ул Законның бөтен кырыслыгын татыр иде. Ике елга кадәр иректән мәхрүм итү яный андый очракта.
– Мәҗбүри тәрбияләү чарасы дигәндә нәрсә күздә тотыла?
– Зур булмаган яисә уртача авырлыктагы җинаятьләр кылган үсмерләргә, җинаять җәзасы билгеләмичә генә, аларны тәрбияләү максатында кулланыла торган чаралар күздә тотыла. Беренче чара – кисәтү, аңлату. Икенчесе – китерелгән зыянны төзәтү бурычын йөкләү. Чираттагы чара – ял итү чикләнелә, үз-үзеңне тотуга аерым таләпләр куела. Мәсәлән, бала билгеле бер урыннарга барудан, ял итүнең билгеле бер формаларын кулланудан тыела. Тәүлекнең билгеле бер вакытыннан соң өйдән каядыр чыгып йөрүне, махсуслаштырылган дәүләт органы рөхсәт итмичә, башка җиргә баруны чикләүне үз эченә алырга мөмкин. Бала бу чараларны системалы рәвештә үтәмәсә, материаллар җинаять җаваплылыгына тарту өчен җибәрелә.
– Еш кына үсмерләр, иптәшләренә ияреп, кыек юлга баса. Янәсе, ул балигълык яшенә җитмәгән, аңа берни булмый.
– «Яшүсмерлек максимализмы» чоры, дибез без аны, балалар еш кына яшьтәшләренә колак сала. Яшьтәшләрнең фикере ата-аналарныкыннан да абруйлырак була. Казанда шундый хәл булды. 2025 елның октябрендә балигъ булмаган үсмергә бер тапкыр да күрмәгән интернет «дус»ты 20 граммнан артык наркотик матдәләр яшерелгән урын турында мәгълүмат бирә. Ул аларны бүлгәләп, берничә яңа урынга яшерергә һәм шуның өчен акча алырга ниятли. Ахыр чиктә аны тоткарлыйлар. 16 яшькә җиткән инде. Җәза 4 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота. Кыскасы, шикле «дус»лардан ерак торсыннар, балаларга бу хакта еш искәртеп тору комачау итмәс.
– Янап, акча таләп итү очракларына да тукталыйк. Алар да еш очрый торганнардан дип аңладык.
– Кызганыч, тенденция шундый. Мәсәлән, ике 16 яшьлек егет даими рәвештә кече сыйныф укучыларыннан акча таләп иткән. Өч айда 16 мең сум акча җыйганнар. Бала бу хакта әти-әнисенә түли алмас хәлгә җиткәч кенә сөйләгән. Әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң җинаять эше ачылган. РФ Җинаять Кодексы буенча бу гамәл җиде елга кадәр иректән мәхрүм итү белән җәзалана. Җаваплылык 14 яшьтән башлана.
Әгәр үсмер җинаять кылган вакытта 14 яшькә җитмәгән булса, аны суд карары буенча 3 елга кадәр срокка ЦВСНПга җибәрергә мөмкиннәр. Зинһар, әти-әниләр, балаларның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләргә игътибарлы булыгыз, ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырыгыз һәм мондый хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген аңлатыгыз.
– Тагын да куркыныч очраклар – үсмерләрнең хәрби комиссариатларга, тимер юл объектларына зыян китерүләре турында да ишеткән бар. Балаларны мондый җинаятькә нинди юллар белән җәлеп итәләр?
– Заманча «куратор»лар берничә төп алым куллана. Куркыталар, шантажлыйлар, бала турында шәхси мәгълүмат табып, аны психологик басым өчен кулланалар. Икенче төре – акча белән кызыктыру. Наркотиклар өлкәсендә аеруча еш таралган бу. Тагын бер төре – интернетта ябык төркемнәр булдырып, акрынлап үсмерләрне җинаять кылуга әзерлиләр.
Андый аралашулар дустанә мөнәсәбәттән башлана, уен-көлке, позитив контент булдыралар, уңышка ирешкән дус образы тудырып, ышаныч яулыйлар. Аннары җиңел генә акча эшләү ысулы тәкъдим итәләр. Ул уен, квест өчен бонус, яшерен «задание» рәвешендә бирелә. Ут төртү, «закладка» салу һәм башка җинаятьләргә тарталар. Шулай хокук саклау органнары, банк вәкилләре булып таныштырып, шантажлыйлар. Мәсәлән, әти-әниеңне дәүләткә хыянәт итүдә яки терроризмда гаепләячәкләр, дип куркыталар. Баулыдан ике студент шундый заказ буенча 20 мең сум акчага тимер юл җиһазларына ут төрткәннәр. Хәзер егетләргә террорчылык өчен 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный.
– Балаларның үз-үзләрен тотышындагы нинди үзгәрешләр ата-аналарда шик уятырга тиеш?
– Бала йомылып кала, ярсучан була, телефонын яшерә һәм язганнарын бетереп бара, күп вакытын онлайн тормышта уздыра. Бер тапкыр да очрашмаган «дус»лары барлыкка килә, яшерен биремнәр, акча, янау турында әйтеп куйгалый. Шулай ук тәнендә киселгән йә пешкән эзләр барлыкка килә, корал, ут төртү темалары кызыксыну уята. Баланың социаль челтәрләренә язылыгыз, күзәтеп барыгыз, аккаунтын фотосыз, билгесез «ник»ларга тикшерегез, онлайн дусларының исемнәрен сорагыз, төгәллек кертер өчен сораулар бирегез. Балагызның кем белән аралашканын ачыклый алмыйсыз икән, бу – сигнал инде. Ата-аналар, мәктәп һәм җәмгыять балаларның интернеттагы куркынычсызлыгын булдыруда берләшергә тиеш. Аларга нинди куркыныч янаганын, моның өчен нинди җаваплылык янаганын сөйләргә кирәк. Гаджетларны һәм баланың онлайн аралашу даирәсен тикшерү, төгәл кагыйдәләр билгеләү мөһим. Түгәрәкләрдә йә спортта мәшгуль булсыннар. Борчулы билгеләргә игътибар итегез.
Бөтенроссия балалар ышаныч телефоны: 8-800-2000-122.
Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил телефоны: 8843 236 61 64, электрон почта: rt.deti@tatar.ru.
112 номеры буенча да ярдәм сорый аласыз.
Алсу ШАКИРОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез