Районда туган өч кеше үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Бүләкләрне Лаеш район Советында узган эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Илдус Зарипов һәм хәрби комиссар Айрат Гайнуллин тапшырды. Россия Президенты Указы белән үлгәннән соң «ТИМЕР» батальоны белән контракт төзегән Комлы Кавал авылыннан рядовой Михаил Воронин, 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнгән Татар Янтыгы авылыннан рядовой Рафиль Лукин һәм Лаештан ефрейтор Данил Тиханов бүләкләнде.
Рәсми өлеш алдыннан Илдус Зарипов геройларның гаиләләре белән очрашты, кайгыларын уртаклашты һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.
«Бу егетләрнең батырлыгы – безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Алар илебезне яклап гомерләрен бирделәр. Мондый геройларны тәрбияләгән ата-аналар алдында баш иябез. Без сезнең кайгы-хәсрәтегезне уртаклашабыз. Сез ялгыз түгел», - дип ассызыклады район башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез