Махсус хәрби операциядә яраланып кайткан Минтимер Әхмәтҗановны ике ел элек Менделеевск районының Ижевка мәктәбенә директор итеп куйдылар. Аның белән без дә таныштык, газетабызда язма бирдек. Баксаң, мәктәптә озак эшләмәгән икән ул. Узган елның җәендә кабат СВОга чыгып киткән. Сентябрь башында Минтимерне туган авылына алып кайтып җирләделәр.
Танышырга баргач, каршыбызга озын буйлы, нык бәдәнле егет чыкты. Беренче күрүдә үк, фронтовик укытучы мәгариф йөген тырышып тартачак, дигән фикер туды. Инженер белеме алган егет «Яңа директор» грантын да отарга өлгерде, кадрлар кытлыгын дә хәл итте. «Мәктәпкә килүемә бер дә үкенмим, безне авырлыклар чыныктыра гына. Үземне геройга санамасам да, укучылар шулай дип йөртә», – дигән иде 28 яшьлек Минтимер.
СВОга ул өлешчә мобилизация белән китә. Угледар юнәлешендә хезмәт итә. Сул аягы яралангач, җиде ай буе госпитальдә дәвалана. Аннары аны туган ягына кайтарып җибәрәләр. «Нишләтәсең, шулай туры килде. Яудагы иптәшләремне онытмыйм, алар белән аралашып торам», – дигән иде Минтимер. Узган ел ул кабат махсус хәрби операциягә чыгып китә.
Минтимер мәрхүм әтисе Мансур абыйның туган авылы Бәзәкәдә яшәгән. Гаиләдәге өч баланың төпчеге ул. Әнисе Тамара мәктәптә пешекче булып эшли.
– Мәктәптә биш ай гына эшләде. Хезмәт хакы аз дип, Алабугага китте. Анда бер оешмага җитәкче итеп билгеләделәр. Тик барыбер күңеле СВОга талпынды. «Әни, хәзер син мине аңламасаң да, тора-бара аңларсың. Мин анда кирәк. Дусларым да көтә», – дип кабатлады. Курку белмәс, бик гадел һәм артык яхшы кеше иде улым. Кечкенәдән балаларны, гадел һәм игелекле булыгыз, дип үстердек, – ди әнисе Тамара. – 2024 елның июлендә чыгып китте. Соңгы тапкыр мартта ялга кайткан иде.
Киткәндә машинасына гуманитар ярдәм төйи Минтимер. Ике атнадан тагын йөк алырга кайтасын әйтә.
– Воронежга килеп җиткәч, машинасы ватылган. Сыйган кадәр әйберне таксига төяп барган. Калганын кунакханәдә калдырган. Анысын инде үзебез илтеп тапшырдык, – дип сөйли Тамара ханым. – Рапорт язып, алгы сызыкка кергән. 30 мартта хәбәрсез югалган. Ул шул көнне вафат булган инде. Дүрт яшьлек кызы калды. Туган көнендә теләк теләргә кушкач, «Миңа бер нәрсә дә кирәкми, бары син генә кирәк, әти», – дигән бала.
Бәзәкәдә клуб мөдире булып эшләүче Роза Дождикова Минтимерне бала чагыннан ук хәтерли.
– Күз алдымда үсте бит. Шат күңелле иде. Үскәч тә шундый ук булып калды. Ялларга кайтканда, хәл белешергә кермичә китмәде. Авыл халкы җыйган гуманитар ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтә иде. Маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре әзерлибез. Үзе төяде, бушатты, үзе алып та китте. Әйткән сүзендә торды, – ди ул.
Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Ильмир Кәшәфетдинов Минтимер белән бергә уйнап үскән.
– Безнең җирлектән СВОда уннан артык егет катнаша, икесе арабызда юк инде. Авылның «Хәтер китабы» бар. Мәчеттә җомга көнне хәзрәтебез сугышта һәлак булганнар рухына дога кыла. Мәктәптә сыйныф сәгатьләрендә батырларны искә алалар. Хәтер такталары да куярга җыенабыз. Аларны онытмыйбыз, – ди ул.
Минтимерне Ижевкада да онытмыйлар.
– Без аның белән СВОдан яраланып кайткач таныштык. Шул чакта авыл советына килде. Бик күп теләк-хыяллары барлыгын хәтерлим, – ди Ижевка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Фәнисә Нургалиева. – Минтимер безгә акча белән дә булышты, кирәкле әйберләрне дә китерде. Укучылар белән бергә маскировка челтәре үрделәр. Ул аларга тырышлык һәм тугрылыкның ни икәнен күрсәтте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез