• Фото: социаль челтәрдән

СВОда катнашучы хәрбинең әнисе район башлыгына рәхмәт укый

Мамадыш районы хакимияте хезмәт ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы егетнең әнисе Венера Никитинага ярдәм иткән. Гражданнарны кабул итү вакытында ул район җитәкчелегеннән үзе яши торган йорт түбәсен яңартуда ярдәм сораган. Озак та үтми аңа ярдәм күрсәтелгән. Бу хакта Мамадыш районы башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

– Район башлыгына рәхмәт! Мин өмет баглап район башлыгы Вадим Ильич Никитинга мөрәҗәгать иттем, әмма ахыргача ышанып бетмәдем. Районыбыздан махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында 500дән артык кеше, һәркайсының туганнары һәм якыннары бар, күпчелегененең үз үтенечләре, гозерләре. Кемгәдер утын кирәк, кайсыдыр газ кертү буенча ярдәм көтә,  – ди  Венера Никитина.

Мамадыш районы хакимиятенең «ВКонтакте» сайтындагы рәсми төркемендә язуларынча, Венера Никитина яши торган йорт салынуга 50 елга якын вакыт үткән. Йортның таушалган  идәне белән түбәсен үзләре төзекләндергәннәр. Тик верандага акчалары җитмәгән. Ире күптән бакыйлыкка күчкән Вера Никитинаның кредиты да булган.

Муниципалитет ярдәмендә, Никитинаның ишегалдына 50 квадрат метрдан артык түбә өчен кирәкле материаллар кайтартылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре