Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Законга аңлатма язуында әйтелгәнчә, яңа чара Россия Федерациясе Кораллы көчләрендә, Росгвардиядә һәм башка хәрби формированиеләрдә хәрби хезмәт узучы гражданнар өчен (СВОда катнашу шарты белән) социаль ярдәм чараларын киңәйтүгә юнәлтелгән.
Бу шулай ук Россия территориясенә кораллы һөҗүмнәрне кире кайтаруда, шулай ук дәүләт чигендә һәм махсус хәрби операция уздыру районнарына якын урнашкан чик буе төбәкләрендә кораллы каршылыклар барышында катнашкан хәрби хезмәткәрләргә дә кагыла.
Тәкъдим авторлары билгеләп үткәнчә, махсус операция катнашучыларының күбесе эшче һөнәр кешеләре. Алар тыныч тормышка кайтканнан соң квалификациясен алыштыруга һәм яңа һөнәри юнәлешләр эзләүгә мохтаҗ.
Урта һөнәри белем бирү программалары буенча бушлай уку мөмкинлеге бирү махсус хезмәт базарында ихтыяҗ булган һөнәрләрне үзләштерү мөмкинлекге бирәчәк.
Моннан тыш, законны гамәлгә ашыру икътисадның төрле тармакларында кадрлар кытлыгын киметергә ярдәм итәргә тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез