СВОда катнашучыларга торак бирелә: «ВТ» журналисты яңа программага бәйле сорауларга җавап эзләде

Август ахырында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен яңа торак программасы башлану турында хәбәр иткән иде. Документларны октябрьдән үк кабул итә башларга мөмкиннәр. Яңа программага бәйле төп сорауларга җавап бирәбез.

Кемнәр катнаша?

Әлеге программа – социаль ипотеканың бер төре. Анда Татарстаннан өлешчә мобилизациягә эләккән яки республикада урнашкан хәрби комиссариатларда һәм хәрби частьларда контракт төзегән хәрбиләр катнаша ала. СВОда катнашучы һәлак булган очракта, мондый мөмкинлек аның гаилә әгъзаларына биреләчәк. Махсус хәрби операциядә һәлак булучыларның әти-әниләренең, апа-энеләренең мондый хокукы юк.

Гаиләгә нинди таләпләр куела?

– Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булу кирәк. Ягъни гаиләдә җан башына туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска тиеш;

– җан башына туры килә торган керем төбәктә бер кешегә яшәү минимумы күләменнән кимрәк булмаска тиеш;

– Татарстан территориясендә теркәлгән булу кирәк;

– моңа кадәр төзегән килешүләр буенча бурычлар булмаска тиеш. Ягъни гаиләнең Дәүләт торак фондыннан алынган ипотека кредиты бар икән, башта аны түләп бетерергә туры киләчәк;

– СВОда катнашуны төгәлләү.

Шунысы да бар: әгәр гаилә белә торып яшәү шартларын начарайткан икән (булган торагын саткан, туганнарына бүләк иткән), аларга социаль ипотека буенча чиратка басу өчен өч ел көтәргә туры киләчәк.

Программаның нинди шартлары бар?

Ул социаль ипотекадан аерылмый. Күп дигәндә 28,5 елга кадәр бирелә. Процент ставкасы – 7 процент. Беренчел кертем – фатир бәясенең 10 проценты. Чиратка басканнан соң гаиләдә бала туса яки уллыкка алсалар, һәр балага 200 мең сум күләмендә субсидия бирелә. Ана капиталын куллану мөмкинлеге бар.

СВОда катнашучы тагын да арзанрак кредит тапса, ул социаль ипотека программасын теләсә кайсы банк аша кимрәк процент буенча яңадан исәпләтергә (рефинанслау) мөмкин.

Шунысын да исегездә тотыгыз: торак теркәлү урыны буенча бирелә. Ягъни Чүпрәледә теркәлгән хәрбигә Казанда фатир бирмәячәкләр.

Документларны кайчан тапшырырга?

Хәзерге вакытта СВОда катнашучылар өчен ипотека программасы турындагы карар проекты килештерү уза. Аны быелның октябрендә үк раслап бетерерләр дип көтелә. Димәк, документларны да шул айдан кабул итә башларга мөмкиннәр. Шул ук вакытта, кызыксындырган сораулар буенча хәзер үк мөрәҗәгать итәргә ярый.

Гаризаларны район администрациясе, МФЦ һәм «Госуслуги» дәүләт порталы аша кабул итәчәкләр.

Төп документлар

– Милекнең бердәм дәүләт ресстрыннан (ЕГРН) белешмә;

– 2-НДФЛ белешмәсе;

– хезмәт кенәгәләре;

– хәрби комиссариаттан СВОда катнашучының статусын раслаучы белешмә.

Калган документлар гади ипотека рәсмиләштергәндәге кебек тапшырыла.

Торак җитәрме?

– Без һәркемне торак белән тәэмин итәргә әзер, моның өчен торак фондының инвестиция программасы кысасындагы мөмкинлекләр җитәрлек. Әлегә тәгаен саннарны фаразлый алмыйбыз. СВОда катнашучыларның күпмесе торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ икәнен ачыклап бетерергә кирәк. Быелга бераз артык төзелгән торак бар, шуңа күрә бернинди дә кыенлык булмаячак. Кирәк булса, алдагы елларда программаны камилләштереп бетерәчәкбез, – диде Татарстан Рәисе карамагындагы Дәүләт торак фондының башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов. – Фатир сатып алу – кибеткә ипигә чыгып керү түгел. Махсус хәрби операция зонасында стресс шартларында булган кеше торак шартларын яхшырту турында карар кабул итә алмый. Ипотека – кредит, җаваплылык ул. Шуңа күрә СВОда катнашучылар ялга кайткач гаиләсе белән тынычлап карар кабул итәр дип көтәбез.

2025 елда Татарстанда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 161,7 мең квадрат метр тәшкил итән 3274 фатир төзү каралган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән милли проект СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре