Омбудсмен Сәрия Сабурская эшкә урнашуга бәйле кыенлыклар турында сөйләп үткән.
Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская үзенең еллык докладында махсус хәрби операция зонасыннан әйләнеп кайткан элекке тоткыннарның эшкә урнашуда кыенлыклар кичерүе турында сөйләгән. Аның әйтүенчә, күп кенә эш бирүчеләр аларны коллективка бик авырлык белән генә кабул итә.
Кыенлыкларның төп сәбәпләре – һөнәри күнекмәләргә, белемгә һәм эш кына эшләү теләгенә ия булмау. Бу категориядәге кешеләр арасыннан кайберләренең рәсми эш тәҗрибәсе юк. Ә инде белешмәләрдә хөкем ителү турында мәгълүматларның сакланып калуы тагын бер кыенлык тудыра.
Узган елның декабрь ае мәгълүматларына караганда, Татарстанның мәшгульлек хезмәтләренә СВОда катнашкан 112 элекке тоткын мөрәҗәгать иткән. Шуның 17сен эшкә алганнар, 20се – укый, 19ы үзенә кулай вакансия эзләвен дәвам итә. Өстәвенә СВОда катнашучы 8 кешенең гаиләсенә үз бизнесын ачу өчен 145,1 мең сум күләмендә финанс ярдәме бирелгән. Шулай ук СВО ветераннары һәм аларның якыннары өчен 24 ярминкә вакансиясе үткәрелгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез