Луганск халык республикасында Сочиның элекке мэры Алексей Копайгородскийны тоткарлаганнар. Бу хакта “РИА Новости” көч структураларындагы чыганагына таянып яза.
Копайгородский 2019 елның сентябрендә Сочи мэры вазыйфасына билгеләнгән булган. Быел май аенда эшеннән киткән. Ә 15 көн чамасы элегрәк экс-мэрның үз теләге белән СВОга юл тотуы турында хәбәр ителгән.
Бүген иртән Копайгородскийга карата тикшерү гамәлләре уздырылган. Шулай ук Сочиның Хоста районы хакимияте башлыгы Иван Савин, шәһәрнең элекке вице-мэры Олег Бурлев фатирында тентү үткәрелгән.
SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына караганда, Копайгородскийны, Луганск шәһәрендә тоткарлап, чикләү чарасын сайлау өчен Мәскәүгә җибәргәннәр. Хатыныннан да сорау алганнар. Гаиләнең 5 баласы бар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, элекке шәһәр башлыгыннан оешкан җинаятьчел төркем (ОПГ) оештыруда һәм зиратларда урыннар сатуда шикләнәләр. Моңа кадәр тикшерүчеләр ачыклаганча, Сочида түрәләр һәм бизнесменнардан торган ОПГ шәһәр зиратларында 200 мең сумнан 3 миллион сумга кадәр бәядән урыннар саткан. Алар һәр ай саен шушы җинаятьчел гамәлләреннән 10-15 миллион сум акча эшләгән.
Мэрның киңәшчесе Родион Пищурны “зират мафиясе” башлыгы итеп саныйлар. Аны җәй көне тоткарлаганнар.
 SHOT язганча, Копайгородский барлык күчемсез мөлкәтен хатынына һәм балалары исеменә рәсмиләштергән. Канал мәгълүматлары буенча, аның 12 җир кишәрлеге, 283 кв. метрлы йорты, 279 кв метрлы фатиры, торак булмаган 9 бинасы һәм 3 автомобиле (шул исәптән Land Rover һәм Mercedes-Benz) бар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез