Сыер үзе бер завод кебек: мал асраучыларга гади, әмма кирәкле киңәшләр тәкъдим итәбез

Кешенең генә түгел, терлекнең дә сәламәтлеген кайгыртып тору кирәк. Көн дә мал арасында булган, ашы да, эше дә шуңа бәйле авыл халкы моны аеруча яхшы белә. Терлеге кәефсезләнеп китсә дә, сыеры бозаулый алмыйча азапланса да, хуҗаның тынычсызлыгы китә. Халыкны кызыксындырган гади, әмма шул ук вакытта мөһим сорауларга ветеринар Алмаз Нуриев җавап бирде.

«Мал-туарның иминлеге аның тагарагында», диләр. Җәйге туклануда иң элек нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? (Галимә Абдуллина. Мөслим районы)

Без, кешеләр, генә түгел, хәтта маллар да җәйге җылы һаваны көтеп ала. Кышын алар да арый, кояш нурларына, витаминнарга, саф һавада йөрүгә сусый. Элек бабайлар: «Сыерның ике тапкыр тамагы туя. Беренчесе – көтүгә чыккач, икенчесе – көтү туктагач. Башка вакытта аның гел ашыйсы килә», – дип әйтәләр иде. Сыер тәүлегенә 16 сәгать ашый, 8 сәгать күши. Шуңа күрә ул зур бер завод шикелле, гел ашап һәм ашаганын эшкәртеп тора. Туклануга килгәндә, иң файдалы үләннәр Питрауга кадәр үскәннәре. Бу вакытта сыерның сөте дә яхшы була. Тик кешеләр, үлән ашый дип, фураж бирүне киметә дә җәйге рационга күчә. Нәтиҗәдә маллар эч китүдән җәфалана. Җәйге рационда коры матдә һәм аксым да булырга тиеш. Шуңа күрә көтүдән кайткач, фураж һәм яхшы, коры люцерна печәнен бирергә кирәк. Безнең территориядә йод һәм селен бик аз, ә организмга алар шулай ук кирәк. Бу очракта айга бер тапкыр «Седимин» уколын кадау яки 5–6 данә «Кайод» даруын бирү яхшы. Мал тотучылар тоз, йодлаштырылган тозлар турында да онытмасын иде. Ул хәтта кышкы чорга караганда күбрәк тә (100–120 грамм чамасы) кирәк әле. Һәм, билгеле, мал организмына су да бик кирәк. Терлекләр эссене кешегә караганда да авыррак кичерә.

Сөттән анализ алганда су күп чыкты. Тик минем намусым чиста, бервакытта да су кушканым юк. Моның сәбәбе ашатуда булырга мөмкинме? (Рушания Хәмәдишина. Азнакай районының Митрәй авылы

Әлбәттә, бер сәбәбе тулы рацион белән ашатмау да була ала. Бу очракта сөтнең майлылыгы да, аксымнары да кими. Боларны күтәрү өчен сыерга өстәмә рәвештә кукуруз оны, көнбагыш түбе (жмых) бирергә киңәш итәм. Хәзер күпчелек хуҗалыкларда Голштин токымлы сыерлар үрчетелә. Алар сөтне күп бирсә дә, ашауга таләпчән, нәзберек, авыруларга да тиз бирешә. Шуңа күрә аларны саклап, яхшы рацион белән тәрбияләргә кирәк.

Мул сөтле сыерны ничек үстерергә, тана бозауны ничек тәрбияләргә? (Илһам Ибраһимов. Буа)

Хәзер безнең райондагы (Алмаз Нуриев Кукмара районындагы хуҗалыкта эшли. Авт.) эре хуҗалыкларда тәүлегенә уртача 20–25 литр сөт биргән сыер «сөтсез сыер» булып санала. Безгә 30–40 литр сөт бирүче сыерлар кирәк. Сыер күп сөт бирсен өчен аны ничек тәрбияләргә соң? Сыерның генетик потенциалы бар. Әгәр ул каяндыр сатып алынган һәм аның нәселе юк икән, күпме генә ашатсаң да, мул сөт алып булмый. Шуңа күрә үзегезнең сыерны Голштин токымлы үгез белән ясалма капландырып, аннан туган тананы яхшылап үстерсәң, нәтиҗәсе әйбәтрәк булачак. Малның продуктивлыгы бары тик атадан, ягъни үгездән генә килә. Әйтик, 15 литр сөт бирә торган сыердан туган тана беренче елны ук 25 литрга кадәр сөт бирә ала. Яңа туган бозау һичшиксез кимендә 2 ай дәвамында әнисен имәргә тиеш. Бозаулагач, бер сәгать эчендә эчертелгән угыз сөтеннән дә яхшысы юк. Без моны «алтын сәгать» дибез. Әйтик, 30 килограммлы бозауга 3 литр сөт кирәк. Мондый бозау нык, таза, юк-бар авыруларга бирешми торган була. Ун көннән соң бозауга су бирә башларга була. Ике атнадан соң алдында солы, берәр уч кукуруз орлыгы булса яхшы. Тик иң мөһиме – бозауның эчен җибәрмәскә кирәк. Тана бозауның бер тапкыр эче китеп ала икән, көтелгән нәтиҗәнең 5 проценты юкка чыга дигән сүз. Аның сәбәбе суык, пычрак сөт булуы мөмкин. Бу вакытта сөт бирүне туктатып тору мәҗбүри. Сөт бозавы симерергә тиеш түгел. Нәселгә калдырасы бозауны сипкә бастыру гомумән дөрес түгел.

Бозаулыйсы сыерны ничек тәрбиялисе? (Гөлнур Камалиева. Саба)

Тана, сыерның савым чоры – 305 көн, калганы – ял итү вакыты. Йөклелек вакыты 280–285 көн. Сыерны исә 7 айдан ташлатабыз. Шушы чорда бозау үз авырлыгының 75 процентын җыя. Бу чорда сыерны ашатуга, тәрбиягә аеруча зур игътибар итәргә кирәк. Аеруча солыны теләсә нинди формада (коры килеш, бүрттереп) ашатырга киңәш итәм. Витаминнар, йод, йодлаштырылган тоз бирү мәҗбүри. Башка микроэлементлар кергән, әйтик, кара, көрән төстәге тозлар да алырга мөмкин.

Кайчан җыеп алынган һәм нинди печән файдалы була? (Шәмсия Алимова. Чүпрәле районының Шыланга авылы)

Маллар өчен беренче тапкыр чабып алынган люцерна печәне иң яхшысы. Анда аксым күп, шикәр дә әйбәт, шуңа күрә туклыклы да. 3 кг яхшы люцерна печәне 1 кг фуражны алыштыра. Аның беренчесен чәчәккә бөреләнгәч чабып алырга кирәк. Кипкән очракта да массаны югалтмый, әйбәт саклана. Печәнне кояш түгел, ә җил киптерә. Шуны онытмагыз. 3–4 көн эчендә пресслап алып кайткан печән барлык файдалы элементларын саклый.

Җәен малларда аеруча нинди авырулар еш очрый? (Фирая Фәйзуллина. Яшел Үзән районының Олы Җәке авылы)

Көтүгә чыгар алдыннан сыерларның тоякларын карарга кирәк, чөнки җәен тояк авырулары – иң еш очрый торганнардан. Ташка бәрелеп озын тырнакларын сындыргач, сыерлар аксый башлый, шуннан төрле ялкынсынулар китә. Ә аксак сыер ашаудан кала, сөте кими, айлар буе өйдә яткырырга туры киләчәк. Сөзешеп, бер-берләрен җәрәхәтләмәсен өчен, мөгезләрен дә кисәргә киңәш итәм.

Җәйге чорда вак чебен, кигәвеннәр дә төрле авырулар таралырга сәбәпче була ала. Әйтик, вак чебен телязиоз авыруын китереп чыгара, ә ул бер сыердан икенчесенә дә бик тиз күчә. Башта сыерның күзеннән яшь ага, бер тәүлектән соң күзләренә ак төшә. Шунда ук дәваламаган очракта, сыер сукырая. Күзнең өченче кабагын хлорофос, 3 процентлы бор кислотасы белән юдырырга кирәк. Шуннан соң «Тетрациклин», «Мизофен», «Эритромицин» мазьларын сөртәбез. Бу очракта мал табиблары 3–4 тапкыр блокада да ясарга тиеш. Җәйге чорда еш очрый торган проблемаларның берсе ул – мастит. Сыерлар кигәвен, чебен-черки тешләвенә чыдый алмыйча, ярты гәүдәсе белән суга кереп баса һәм җиленнәренә салкын тигерә. Шуңа күрә, булдыра алганча, кигәвеннәрдән сакланырга кирәк.

Малларга салкын тиюнең беренче билгеләре нинди? (Айнур Әбсәләмов. Апас)

Салкын тию теләсә кайсы ел фасылында булырга мөмкин. Гадәттә язгы чорда кечкенә бозауларга салкын тия. Әгәр бина эчендә җилнең тизлеге секундына 5 метрдан арта икән, бу үтәли җил йөри дигән сүз була. Салкын тигергән бозау йөткерә, хәлсез була, ашамый, кабыргасы, эче белән сулый, борыннары кибә, температурасы күтәрелә.

Февральдә бер бозаулаган сыер бер тапкыр да үгез сорамады, капланмады. Сәбәбе нидә була ала? (Илнур Габдрахманов. Биектау)

Мондый проблемалар аеруча еш бер тапкыр гына бозаулаган сыерларда очрый. Алар 90 көнгә кадәр ябыга, өч айдан соң гына тәненә җыя башлый. Бу вакытта сыер үгез сорарга тиеш. Ләкин тиешле вакыттан уза икән, иң элек мал табибын чакыртырга кирәк. Ул үзе яки УЗИ белән карап, гинекологик авырулар, ялкынсынулар булу-булмавын ачыкларга тиеш. Үгез сорамауның бер сәбәбе булып күкәйлекләрдә кисталар булуы тора ала.

Соңгы берничә елда хуҗалыктагы тавык, бройлерларның аяклары авыртып, үзләре әрле-бирле йөреп, авырый башлый. Антибиотиклар эчергәч, терелеп китә үзләре. Авыл халкы, кош-корт арасында мондый авырулар таралу хуҗалыкларда зур маллар булмауга бәйле булырга мөмкин, ди. Алар арасында нинди бәйләнеш була ала? (Алсу Садыйкова. Яшел Үзән районы)

Болар арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Кош-кортлар да олы маллар шикелле үк авырый. Бозылган, күгәргән ризыклар ашаткан, пычрак сулар биргән очракта кош-кортларның эчләре китә. Вакытында антибиотиклар белән дәваламасак, гастроэнтерит дигән җитди авыруга әйләнеп, үлеп китәргә мөмкиннәр. Чебиләр, тавыклар авырмасын өчен, яңа кош-корт сатып алган очракта, моңа кадәр торган биналарын яхшылап чистартырга, стеналарны юарга, дезинфекцияләргә кирәк. Икенчедән, микроклиматны дөрес итеп көйләү мөһим. Өченчедән, ашатуга игътибар бирү сорала. Шунда ук төрле кушылмалар биреп симертү дөрес түгел. Һәр нәрсәнең – үз вакыты. Дүртенчедән, рационда микроэлементлар (йод, цинк, кобальт) һәм макроэлементлар (кальций, фосфор, магний) булырга тиеш. Боларны сатып алып, суга кушып биргәндә яхшы.

Тавыкларыбыз май, июньдә яхшы гына йомырка сала да, июльдә кинәт туктый яки киметә. Моның сәбәбе нидә? Йомырка салып торсыннар өчен, нәрсә ашатырга? (Кадыйр Гомәров. Чирмешән)

Тавык көн саен кимендә бер йомырка салырга тиеш, дигән фикер дөрес түгел. Әйтик, «Полтавская» токымлы кызыл тавыклар елына 280 йомырка сала. Ак тавыклар елга 300–305 йомырка сала, калган ике аен ял итәләр. Бу аларның геннарына салынган, «отпуск» алулары ашауга бәйле түгел. Ә май һәм июньдә чыннан да йомырка күбрәк салалар, чөнки үлән белән витамин күп керә. Гадәти көнкүрештә ашата торган ризыкларда алыштырып булмый торган аминокислоталар (метионин, лизин, цистеин) юк. Шуңа күрә тавыклар йомырка салган вакытта гадәти ризыкка өстәмә буларак заводта җитештерелгән ышанычлы катнаш ризык бирергә кирәк. Моннан тыш, 1 литр суга 1 мл «Седимин» (йод) препаратын кушып бирсәгез яхшы. Кош-кортларга да тоз салырга онытмаска кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре