Сер түгел
2005 елда БДИ илнең барлык төбәкләренә үтеп керде. Башта ирекле булды, аннан мәҗбүри иттеләр. Ул вакытта балаларны ни көтәсен мәгариф түрәләре үзләре дә белеп бетерми иде. Хәйләләр гел табылып торды. 2013 елга кадәр биремнәр дүрт зонага бүлеп, ягъни Үзәк, Урал, Себер һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләре өчен чыгарылды. Илебез зур бит, сәгатьләр дә төрле. Шуның аркасында биремнәр әле имтихан башланганчы ук таралган вакытлар да булды. 2013 ел иң күп кагыйдә бозу очраклары белән истә калачак: министрлык почтасы ватылу аркасында рус теле биремнәре социаль челтәргә чыкты. «БДИ-туризм» дигән күренеш барлыкка килде: шәһәрдә укыган балалар, имтихан тапшырыр вакыт җиткәндә, никтер авыл мәктәбендә белем ала башлады. 2014 елда сынау узган бүлмәләргә камералар куя башладылар. Имтихан бирү пунктларына металл тикшергеч җиһазлар куйдылар.
БДИга бәйле гаугалы очраклар Татарстанда да булды. Газета хәбәрчесе, 2011 елда хат эзеннән Апас мәктәбенә барып, андагы сәер вакыйгалар турында язма әзерләде. «Казаннан икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре кайтып төшмәсә, Апас мәктәбендә җәмгыять белеме сынавына кесә телефоны белән кергәннәр ачыкланмыйча калыр иде. Шул ук вакытта мәктәптә ат караучы булып эшләүченең кулындагы кәгазьләр, шпаргалка да шау-шу куптармас иде. Мәктәп ишегалдында ата-аналар тоттырган кәгазь аркасында бәлале була да инде ул. Өстәвенә берсенә «Икенче аудитория, Раилә Сәмигуллина» дип язылган булган. Менә шул вакытта эләктерәләр дә инде аны», – дип язганбыз. Ул чакта әти-әниләр дә, мәктәп, мәгариф бүлеге җитәкчеләре дә имтиханда күчерү очрагын кире каккан иде. Әмма Эчке эшләр министрлыгында оперативникларның 40 флешка алуын әйттеләр.
Беренчеләр
Балтач районының Кариле авылында туып үскән Диләрә Һадиева – бердәм дәүләт имтиханнарын иң беренче булып тапшыручыларның берсе. Хәзер инде ул Казанда яши, өч бала тәрбияли.
– 2005 елда математикадан БДИ тапшырдым. Ул вакытта безнең мәктәптән әлеге фәнне нибары 3 кеше генә сайлады. Ни өчен дигәндә, ирекле иде бит. Кызыксынып баргач, курку хисе булмады. Хәзер бит әти-әниләр балаларга караганда күбрәк борчыла. Безне әти-әниләр имтиханга куркып җибәрмәгәч, без дә куркасы бар дип белмәдек, – дип искә төшерде Диләрә мәктәп елларын. – Сынауга ел дәвамында әзерләндем. «Белгән әйбер комачауламый, ашарга сорамый», – дип кабатлый иде әни. Шпаргалка язмадым. Нәтиҗәдә 72 балл җыйдым. Укырга КХТИга кердем. Мин укырга керергә теләгән бүлектә документларны кабул итмәделәр. Математикадан БДИ баллары 75 тән югары булса гына «5ле»лек була, дип аңлаттылар. Ә дәүләт ул елны 71 баллдан «5ле» дип куйган иде. Шуңа күрә, укырга кергәндә, БДИдан файда булмады.
Беренче сынауда таләпләр ничек куелган? Диләрә әйтүенчә, ул вакытта металл кысалар да, камералар да булмаган. Әмма күзәтүчеләр барысын да карап, тикшереп торган.
– Кабинетка паспортны күрсәтеп, исемлек буенча керткәннәре истә. Бер партага бер кеше утырып эшләдек. Биремнәр бер пакетта иде. Аны безнең каршыда ачтылар һәм соңыннан җыеп та алдылар. Су алып керергә ярый иде. Кече йомыш белән бәдрәфкә чыгучыларны хәтерләмим, – диде ул.
Укырга яратканнар өчен БДИны куркыныч әйбер дип санамый Диләрә. Әмма аны җиңеләйтергә кирәк, дигән фикердә. Әйтик, әдәбият, җәмгыять белеме, тарих кебек фәннәрдән кайбер сорауларга җавап бирү өчен дәрестә өйрәнгәннәр генә җитмәвен әйтә. «БДИ биремнәрен төзи торган комиссия составына мәктәптә эшләгән тәҗрибәле укытучылар керсә, кулай булыр иде. Алар балаларны яхшырак белә», – ди ул.

Шик калдырмау
Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгәч, татар мәктәпләрендә укучы балаларның әти-әниләре тынгысызлана башлады. Татарча укып, русча сынау бирә алмаслар дип, балаларын башка мәктәпләргә күчерергә тотынды. Еллар буе укымаган баланың белемсезлеген татарча укытудан күрүчеләр күп булды. Кызганыч ки, андый фикер әле дә исән. Әмма безнең егетләр үз белемнәре белән моның киресен исбатлап күрсәтте. 2019 елда Казанның 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиев БДИда 399 балл (!) җыеп, Казан федераль университетының математика һәм механика институтына укырга керде. Тагын бер елдан Кукмара районының Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов, дүрт фәннән БДИ тапшырып, 393 балл туплады.
– Татар мәктәбендә уку тормышта үз урынымны билгеләргә, киләчәккә планнар корырга ярдәм итте. Татарча укып, имтиханнарга рус телендә әзерләнү, киресенчә, дөньяга карашымны киңәйтте, белем дә төплерәк булды. Милләтне саклауны үзебездән башларга кирәк. Туган телдә аралашуга берәү дә комачауламый. Дуслар арасында, гаиләдә дә күбрәк сөйләшик! Яшьләргә күп нәрсә бәйле, без традицияләрне буыннан-буынга күчерәбез, – дип сөйләгән иде Рамил ул чакта «ВТ» хәбәрчесенә.
Җиде ел үткәннән соң, Рамилнең хәлләрен янә белештек. Хәзерге вакытта ул үзе укыган гимназиядә белем бирә. Мөгаллимнең БДИга карата фикере үзгәрмәгәнме?
– Мәктәпнең чыгарылыш имтиханнарын вузга керү имтиханнары белән берләштерү идеясе үзен уңай яктан күрсәтмәде, дип уйлыйм. Ни өчен дигәндә, мәктәптә басым БДИга ясала, ә университетлар булачак студентларның белем дәрәҗәсен ахырга кадәр белеп бетерми һәм БДИ нәтиҗәләрен генә исәпкә алырга мәҗбүр. Кулай ысул – чыгарылыш имтиханнарын кире кайтару, ә берничә профиль буенча вузларны берләштереп, бердәм керү имтиханнары оештыру. Бу очракта имтиханнарны җирле мәйданчыкларда да хәзерге БДИ кебек язарга була. Һәр вуз өчен аерым имтихан язып торасы булмый. Мәктәп тә үз максатына ирешә: белем биреп, укучыны олы тормыш юлына әзерли. Мәктәптән соң белем алуны дәвам иттерү – укучының үз эше. Монда, әйтик, шул ук онлайн мәктәпләр һәм репетиторларга эшсез калу куркынычы янамый. Ничек кенә булмасын, әлегә БДИ форматының үзгәрү перспективасын мин күрмим, әлеге фаразлар уй һәм кәгазьдә генә кала бирә, – ди Рамил Баһавиев.
Мөнәсәбәт
Раиф Зиннәтуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты:
– Бердәм дәүләт имтиханнары кертелгән генә елларда аны рус телендә яки туган телләрдә тапшыру мөмкинлеге булды. Тик имтихан нәтиҗәләре белән Татарстанда урнашкан югары уку йортларына гына кереп була иде. Моны мин шул чорда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында милли мәгариф бүлеге башлыгы буларак әйтәм. Татарча имтиханны сайлаучыларның күп булмавында бәлки әти-әниләр дә гаепледер. «Нишләп сез рус телендәге имтиханнарны гына сайлыйсыз?» – дип сорагач: «Татар телендә бирелгән БДИ нәтиҗәләре белән безнең балалар Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларына керә алмый», – дип җавап бирделәр. Ә бит аңа карап кына яшьләр күпләп чит төбәкләргә чыгып китмәде.
2007 елда исә барлык фәннәрне дә русча гына тапшыру таләбе куелды. Монда инде берни эшләмичә, кул кушырып кына утырдылар, дип гаепләргә ярамый. Безнең министрлык БДИны татарча тапшыру мөмкинлеге тудыру буенча республика җитәкчелеге исеменнән федераль министрлык, дәүләт җитәкчеләренә дә күп мәртәбә хатлар язып карады. Дәүләт Советы да мөрәҗәгать итте. Кызганыч, хуплау тапмадык. Һәр төбәккә шундый өстенлек бирсәк, бердәм система югалачак, дип аңлаттылар. БДИны рус телендә генә тапшыруның милли мәгариф, бигрәк тә авыл мәктәпләре өчен тискәре йогынтысы булды. Нигездә, авыл мәктәпләрендә фәннәрне татарча укыйлар иде бит. Аннан иде 10–11 нче сыйныфларда фәннәрне укытуны рус теленә күчерә башладылар. Татар телен югалтмас өчен, төгәл фәннәрдән терминнарны ике телдә бирергә кирәк, дип, төрле юлларын эзләп карадык. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез.
Тигезләү
Бердәм дәүләт имтиханнарын күпме генә хурласалар да, аның нигезендә барлык укучыга да тигез мөмкинлекләр бирү омтылышы барлыгын да кире кагып булмый. Теләсә кайсы баланың, белемен раслый алса, Мәскәү, Санкт-Петербург вузларында керү ихтималы артты.
Илина Бариева – Мөслим кызы. Ул, химиядән 100 балл туплап, Мәскәүдәге Россия илкүләм тикшеренүләр медицина университетына укырга керде.
– БДИ замана яшьләренә яңа мөмкинлекләр ача. Кечкенә авыл мәктәбендә укыйсыңмы син, әллә шәһәрнекендәме – имтихан нәтиҗәләрен, өйдән чыкмыйча гына, биш уку йортына тапшырып була. БДИ географик киртәләрне җимерә. Мин кайчан да булса, илнең иң яхшы вузында укырмын дип уйладыммы икән? Юк. БДИ булмаса, гади авыл баласына бу хакта хыялланырга гына калачак. Нәкъ менә әлеге сынау безне мәгълүмат ташкыныннан кирәклесен сайлап алырга, көндәшлеккә сәләтле булырга өйрәтә. Имтиханга да, тырышкан өчен үземә дә рәхмәт укыйм, – ди 2 курс студенты Илина.
Казанда яшәүче ике бала анасы Яран Әхтәмованың кызы Мәрьям Санкт-Петербург вузында дизайнер белгечлегенә укый.
– БДИ булмаса, кызымны акча түләп укыта алмас идем. Бер генә авырлыгы бар: балалар өчен борчылу. Укый-укый чәчләре агарып бетә бичаракайларның. БДИ балаларны надан калдыра, дигән фикер белән килешмим. Әлеге сынауларны җиңеп чыкканнар теләсә кайсы уку йортына керә ала. БДИны йомшартырга ярамый. Балалар болай да укырга яратмый бит. Аннан бөтенләй ялкауга сабышачаклар. Элеккеге сынауларга кире кайтсак, яхшырак булыр, дигән фикерне дә хупламыйм. Белемне искечә тикшерү хәзерге заман яшьләренә туры килми, – ди ул.
Фикер
Роберт Мансуров, Казандагы 80 нче гимназия директоры:
– Бердәм дәүләт имтиханнары өстән кертелде. Халык аны башта аңлап та бетермәде. Ул бик авырлык белән керде. Җитешсез яклары да күп булды. Шушы вакыт эчендә аны камилләштерергә тырыштылар, күп акча түгелде. Уңай яклары бигрәк тә авыл мәктәпләре өчен килеп чыкты. Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына керергә теләгән балалар өчен мөмкинлекләр туды. БДИга каршы кешеләр күп булса да, аның уңай якларын калдырып, алга таба да дәвам иттерерләр. Моны бетереп, тиз генә башка системага күчмәсләр, дип уйлыйм. Дөньядагы вазгыять үзгәрде, Көнбатыш белән мөнәсәбәтләр бозылды дип, аңа гына карап эшләргә ярамый дип саныйм. Тагын да камилләштерергә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез