Табиб 100 яшькә кадәр яшәүнең 4 серен әйткән

Озак яшәү өчен хәлдән тайганчы спорт белән шөгыльләнү, диета тоту кирәкми. Кардиолог Хорхе Тартальоне шул хакта белдергән, дип яза “РИА Новости”. Табиб әйтүенчә, иң мөһиме – көндәлектә гади генә берничә кагыйдәне үтәү.

Кардиолог Аргентинаның La Nacion газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сөйләп үткәнчә, дөньяда җирле халкы кайдагыга караганда да озаграк яши торган берничә урын бар. Мондый үзенчәлек организмны яшәртүнең сер итеп сакланыла торган ысуллары белән аңлатыла.

“Чынында исә 100 яшькә кадәр һәм аннан да озаграк яшәү өчен бу урыннарда туу мәҗбүри түгел. Дүрт төп кагыйдәне генә онытмаска кирәк. Иң элек зур булмаган физик активлыктан гыйбарәт бу”, – дип аңлатып үткән табиб. Аның әйтүенчә, даими рәвештә йөгерүгә, велосипедта йөрү һәм җәяүләп тиз йөрүгә өстенлек бирергә кирәк. Шул ук вакытта көн дәвамында азрак утырып тору хәерлерәк. Икенчесе – әйбәт йоклау. Алты сәгать яки аннан кимрәк йоклау картлыкта акыл зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин. Табиб искә төшереп үткәнчә, төнлә, уянмыйча, 7-8 сәгать йоклаудан да яхшысы юк.

Өченче сере кешеләр белән күбрәк аралашып, аларга файда китерүгә, дүртенчесе – эшкәртелмәгән азык-төлек белән туклануга бәйле. Кардиолог чи яшелчәнең файдасын аерым билгеләп үткән.

Шикәрле һәм консервантлы ризыклардан баш тартырга тырышыгыз, дип басым ясап әйткән табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре