лмадагы клетчатка һәм матдәләренең кандагы холестеринны төшерүе чирдән котылуга ярдәм итә. Табиб Лиза Афинская үзенең телеграм-каналында, соңгы фәнни мәгълүматларга таянып, шул хакта язган, дип хәбәр итә “Российская газета”.
“Тикшеренүдә катнашучылар көненә икешәр алма ашаган. Сигез атнадан соң аларның холестерины кимегән”, – дип билгеләп үткән ул.
Моннан тыш белгечләр сливаның “начар” холестеринны киметүен раслаган. Бу җимеш тә эчәкләрнең эшчәнлеген көйләргә ярдәм итә.
“Фәнни тикшеренүләрдә кара җимеш, слива согы һәм слива пюресы белән сынау үткәргәннәр”, – дип аныклап узган белгеч.
Слива өлкән яшьтәге хатын-кызларда сөякнең көпшәкләнүен тоткарлауга да ярдәм итә икән әле. Экспериментта катнашучылар көненә 50 грамм кара җимеш ашаганнан соң шул расланган.
Моннан тыш Лиза Афинская күк җиләкне (голубика) телгә алып үткән. Җиләк тә кешеләрдә “начар” холестеринны төшерү мөмкинлекләренә ия булуын күрсәткән.
“Күк җиләк тә эчәкләрнең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый: ул антиоксидант һәм ялкынсынуга каршы үзенчәлекләргә ия. Бу да кан тамырларының сәламәтлеге өчен бик мөһим”, – дип билгеләп үткән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез