Корсакка җыелган май шул яктан хәтәр: ул эчке органнар тирәсенә “елыша”. Шул сәбәпле бавырга, ашказаны асты бизе һәм эчәкләргә зыян килә.
“Российская газета” Pronews.gr мәгълүматларына таянып язганча, тирәнгә урнашкан май катламнары йөрәк авырулары, шикәр чире, шулай ук гипертония һәм ялкынсынулар куркынычы белән яный.
Аннан котылуның иң нәтиҗәле ысулы – яшелчә, җиләк-җимешкә, аксым һәм файдалы майларга өстенлек биреп, дөрес туклану һәм күбрәк хәрәкәтләнү.
Чит ил медиклары әйтүенчә, клетчаткага бай 8 продукт – грейпфрут, кара җиләк, алма, кура җиләге, киви, авокадо, карбыз һәм бакча җиләге тизрәк ябыгырга һәм корсактагы майны бетерергә ярдәм итә. Аларны көннең беренче яртысында ашарга киңәш ителә.
Һәр көн саен иртән аксымлы ризык белән бергә клетчаткалы продукт ашау эчәкләрнең эшен җайга салырга булыша. Бу ябыгуга, организмны чистартуга китерә.
Табиблар басым ясап әйткәнчә, аш-суны никадәр күбрәк төрләндерсәң, шуның кадәр яхшырак.
Кардиолог Ольга Бокерия исә һәр көн саен иртән бер аякта гына басып торырга киңәш иткән. Мәсәлән, теш чистартканда.
“Шул рәвешле үз балансыгызны, димәк, сәламәтлегегезне чыныктырачаксыз”, – дип билгеләп үткән табиб.
Аның әйтүенчә, картаюның иң беренче билгесе нәкъ менә балансны югалтуга бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез