Газетага язылу

Табиб бәйрәмнән соң ябыгу өчен нәрсәләр ашарга кирәклеген әйтте

Ак ит һәм яшелчә бәйрәмнәрдә бил тирәсенә кунган артык майдан котылырга ярдәм итә. Диетолог-нутрициолог София Кованова шул хакта сөйләп үтте, дип яза aif.ru.

Аның әйтүенчә, ач торырга кирәкми. Фәкать калорияләрне киметү генә таләп ителә.

Ак ит – тавык, күркә, куян ите, ак балык ите, дигән сүз. Яшелчәнең исә теләсә кайсын кулланырга мөмкин. Шулай ук карабодай, дөге һәм киноа кебек ярмалар да ярый.

Тәүлегенә 100 грамм җиләк ашау җаен тапсаң, тагын да әйбәтрәк. Шул ук вакытта диетолог майонезлы салатлардан, хәмер һәм тәм-томнан баш тартырга киңәш иткән. Аның әйтүенчә, бик татлы җимешләрне куллануны чикләү дә мөһим. Диетолог басым ясап әйткәнчә, шул рәвешле туклану авырлыкны киметү һәм шешенкелектән котылу мөмкинлеге бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре