Газетага язылу

Табиб даими рәвештә начар йоклауның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңлаткан

Бик зур “тизлектә” яшәвебез таркаулыкка, начар йоклауга китерә. Әлбәттә, мондый ритм нык арыта.

Әмма гадәти алҗуны нерв системасының “чаң сугуыннан” ничегрәк аерырга? Табиб-невролог Никита Баранов “MK.RU” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулхакта сөйләп үткән.

“Төшенкелек, баштагы “томан”, һәр нәрсәдә әкренәеп калу – әкрен кыймылдау, әкрен уйлау, хәтер начараю, шатлык хисе югалу кебек билгеләр атналар яки айлар буе дәвам иткән очракта, һичшиксез, белгечкә күренергә кирәк”, – дип басым ясап әйткән табиб. 

Баранов сүзләренә караганда, даими рәвештә стресс халәтендә йөрү, экология начараю деменция (акыл зәгыйфьләнү) һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының яшәрүенә китергән. Табиб моны булдырмас өчен инде 40-50 яшьләрдә үк хроник авыруларны “бәйдән” ычкындырмаска, ничек тә стресстан котылырга (психолог һәм психотерапевтлар ярдәмендә,)  артык авырлыкка каршы көрәшергә чакырган.

Невролог шулай ук әле күптән түгел генә “цифрлы акыл зәгыйфьлеге” дигән терминның пәйда булганлыгын әйткән. Гаджетлардан еш файдалану сәбәпле хәтернең начараюына бәйле икән ул.
“Моны булдырмас өчен күбрәк хәрәкәтләнү, кроссвордлар чишү, катлаулы әйберләр уку, электрон җайланмалардан вакытлыча баш тарту кирәк. Шулай ук социаль челтәрләрдән, уеннардан бизү дә бик файдалы”, – дигән белгеч. 

Йокыга килгәндә, тиешледән 1-2 сәгатькә генә кимрәк йоклауның даимигә китүе баш мие өчен йокысыз бер төнгә караганда да хәтәррәк. Ник дигәндә, баш миенең мөмкинлекләре кими, шуның аркасында алҗыганлык барлыкка килә, хәтер начарая һәм төшенкелек баса.

“Акыл хезмәтеннән соң нерв системасын ял иттерүнең иң яхшы ысулы – физик активлыкка күчү”, – дип йомгак ясаган сүзенә Баранов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре