Табиб әйтүенчә, гади генә яшелчәләрдән торучы салат, әйтик, кыяр һәм помидор салаты булырга мөмкин бу. “Яшелчәләр азык җепселләреннән һәм судан тора. Алар эшкәртелгән ризыкның эчәкләр аша яхшырак узуына ярдәм итә. Яшел тәмләткечләр исә, хуш исе һәм тәм бирүе белән “алдап”, яшелчәнең күбрәк ашалуына китерә”, – лип билгеләп үткән табиб. Әмма иң мөһиме – салатның “заправкасы”.
Елена Смирнова яшелчә салатына берничә теш сарымсак, кызыл шәраб уксусы, бераз гына төелгән әстерхан чикләвеге, сыеграк булсын өчен, берничә кашык су өстәргә киңәш иткән. Әче борычка килгәндә, бу мәсьәләдә саграк булырга кирәк, дип кисәткән проктолог. “Әче борыч эчәкләрнең үткәрүчәнлеген яхшыртырга мөмкин.
Әмма геморрой көчәйгәндә, ашказаны-эчәкләрдә көйсезлекләр барлыкка килгәндә аннан баш тарту хәерлерәк, дигән табиб. Белгеч тагын бер тапкыр басым ясап әйткәнчә, салатка әстерхан чикләвегеннән ясалган “заправка” – организм өчен иң яхшыларыннан берсе. Анда файдалы май кислоталары, магний һәм антиоксидантлар күп чөнки, дигән белгеч.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез