Газетага язылу

Табиб гомерне озайтуның иң җиңел ысулын аңлатып үткән

Эндокринолог Зөһрә Павлова гомерне озайтуның җиңел ысулын атап үткән. биредә сүз китап уку турында бара.

  Чит ил галимнәре уздырган тикшеренүләр даими рәвештә китап укучы 50 яшьтән өлкәнрәкләрнең китапны тотып та карамаучыларга караганда уртача 23 айга озаграк яшәгәнлеген күрсәткән. Шул ук вакытта алар укуга озак вакыт сарыф итмәгән: һәр көн саен – 10-30 минут. Әмма даими рәвештә. Мондый тикшеренүләр китап укуның гомерне озайтуга ярдәм итүен күрсәтә. “Российская газета”, табиб-эндрокринолог Зөһрә Павлованың телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып, шул хакта яза.

Биредә белем дәрәҗәсенә дә, сәламәтлеккә дә бәйлелек юк. Ягъни китап укуның уңай нәтиҗәсе “иң сәламәтләрнең һәм иң мул тормышта яшәүчеләрнең” укуы белән аңлатылмый. Табиб әйтүенчә, укыганда, баш мие “тик ятмый”, бәлки даими эшли. Шул ук вакытта уку тынычланып калуга, стрессны киметү, хәтерне яхшыртуга ярдәм итә. “Интернетта даими рәвештә постлар укыйм, димәк, барысы да әйбәт, дияргә ашыкмагыз. Галимнәр билгеләгәнчә, китап уку газета яки журналлар укуга караганда күпкә файдалы. Озын текст игътибарны озаккарак туплауны, персонажларны истә калдыру һәм авторның нәрсә әйтергә теләвен күзәтеп баруны таләп итә.

Ягъни баш мие китап укыганда кыска материалларны укыгандагыга караганда башкачарак – нәтиҗәлерәк эшли. “Уку, әлбәттә, озак яшәүгә гарантия була алмый. Әмма файдалы һәм көндәлек тормышка бик җиңел кертеп була торган гадәт бу”, – дигән табиб. Белгеч әйтүенчә, кызык булмаган, катлаулы китапларны уку гына файдалы, дигән фикер дөрес түгел. “Тикшеренү авторлары нәтиҗәләренә караганда, теләсә кайсы жанрдагы әсәрләрне уку бер үк дәрәҗәдә файдалы”, – дип йомгак ясаган сүзенә табиб-эндокринолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре