Табиб-эндокринолог Анна Кузнецова NEWS.ru хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, күпчелек очракларда, нык тырышсаң, бу авыруны булдырмый калырга мөмкин. Гәүдә авырлыгына күз-колак булып тору – авыруны кисәтүдә иң мөһиме әнә шул.
“Гәүдә авырлыгын 5-7 процентка гына азайту дә куркынычны шактый ук киметә”, – дип аңлатып үткән белгеч.
Моннан тыш даими физик активлык: атнасына кимендә 150 минут хәрәкәтләнү һәм дөрес туклану кирәк.
Табиб күбрәк яшелчә (бәрәңгедән тыш), эре итеп тарттырылган ярма, майсыз аксым һәм файдалы майлар кулланырга киңәш иткән. Шул ук вакытта татлы эчемлекләрне, камыр ризыклары, фастфуд һәм нык эшкәрелгән продуктларны мөмкин кадәр чикләргә кирәк, дигән белгеч.
Кузнецова шулай ук аеруча 40 яшьтән соң кандагы глюкоза микъдарын даими тикшереп торырга киңәш иткән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез