Табиб кемнәргә чи яшелчә ашарга ярамавын аңлаткан

Җәен, яшелчә һәм җиләк-җимеш мулдан булган бер мәлдә, күпләр, калорияле ризыктан баш тартып, җиңел салатларга күчү ягын карый. Әмма табиб-диетолог Римма Мойсенко “Радио 1” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә кайберәүләргә чи яшелчәне күп кулланмаска киңәш иткән.

“Яшелчә, яшел тәмләткечләр организмны савыктыра. Әмма ашказаны- эчәклекләрдә хроник авырулар көчәйгәндә, хроник панкреатит, гастриттан интегүчеләргә чи яшелчәдән ясалган салатлар ашарга ярамый”, – дигән белгеч. Табиб мондыйларга яшелчәне ярма яки диңгез продуктлары белән пешереп ашарга киңәш иткән.

Аның әйтүенчә, җәен күпләр өстенлек биргән салатлар, җиләк-җимеш соклары сәламәт кешеләр өчен генә әйбәт.

“Хроник авырулардан интегүчеләргә табибтан үзләренә тәгаен нинди продуктларның яравы-ярамавын белешергә кирәк. Лаборатория мөмкинлекләре бик зур хәзер: нинди ризыкларның организмга килешү-килешмәвен бик төгәл билгеләп була”, – дип аңлатып үткән Мойсенко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре