Табиб магнит давылын ничек җиңелрәк кичерергә мөмкин булуын аңлаткан

Җир йөзенә ябырылган бик көчле магнит давылы 30 сәгать чамасы дәвам итә икән инде. Мондый көннәрдә күпләр үзләрен начар хис итә: хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәя, кан басымы күтәрелә, йөрәк кага. Кәефе һава торышына бәйле кешеләр гадәттә мондый көннәрдә башы авырту, кәефсезләнү, йокы качу, хәлсезлек кебек билгеләрне аеруча нык сизәргә мөмкин.

Табиб-невролог Екатерина Демьяновская “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, гипертониядән интегүчеләргә, шулай ук өлкәннәр һәм йөкле хатын-кызларга магнит давылы чорында аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Белгеч бу көннәрдә организмга көч китермәскә: тәүлегенә кимендә 7 сәгать йокларга, күбрәк ял итәргә киңәш иткән. Чиста су күбрәк эчәргә: ул кан басымын көйләргә, баш авыртуын киметергә ярдәм итә. Ә менә кофеиннан баш тарту хәерле: чөнки йөрәк һәм кан тамырларына төшә торган йөкне тагын да көчәйтә.

Табиб организмда авыр эшкәртелә торган ризыклар кулланмаска, күбрәк яшелчә, шулай ук магний һәм калийга бай продуктлар – банан, яшел тәмләткечләр, чикләвек ашарга киңәш иткән.

“Гипертониядән интегүчеләргә артериаль кан басымын даими үлчәп торырга һәм, кирәк булганда, табиб кушканча, даруларны үзгәртергә кирәк”, – дип өстәгән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре