Салкын һава йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дә зыян салырга мөмкин. Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова «Татар-информ» хәбәрчесенә шул хакта сөйләп үткән.
«Һава температурасы нык төшкәндә, атмосфера басымы күтәрелә. Бу очракта иң элек гипертония авыруыннан интегүчеләргә кыенга туры килә. Суыкта йөрәк авыртулы кешеләр дә сак булырга тиеш. Аларга җылыдан кинәт кенә суыкка чыкмау хәерле. Юкса, кан тамырлары кысылып, стенокардия өянәге килеп чыгарга мөмкин», – дип басым ясап әйткән табиб.
Суыклар башлангачы, «аптечка»ны барлап, барлык даруларның да булуын кайгыртырга һәм, табиб кушканча, аларны эчүне дәвам итәргә кирәк.
«Иң мөһиме – туңмаска. Урамга чыкмау мөмкинлеге булса, өйдә утыруың хәерле. Шулай да суыкка чыгарга кирәк икән, җылы киенергә, башка кияргә, муенга шарф урарга онытмагыз. Юкса туңу кан тамырларына зыян салырга мөмкин», – дип аңлатып үткән Люция Фәйсханова.
Белгеч суыкта, эсседәге кебек үк, артык зур физик нагрузкадан сакланырга киңәш иткән. Йөгерергә, авыр әйберләр күтәрмәскә кирәк, дигән ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез