Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты коллегиясе еллык нәтиҗәләр ясады. Казанның Меңьеллыгыннан соң зур тизлек белән үсә башлаган туризм тармагы 20 ел эчендә туристлар агымын 8 тапкыр арттырган. Шулай итеп, Татарстан Идел буе федераль округында лидер булган, ә Россия буенча алтынчы урынга менгән.
2025 елда очышлар географиясе киңәйгәнлеген дә әйтте Сергей Иванов. Абу-Даби, Рас-эль-Хайм шәһәрләренә халыкара рейслар ачылган. Хәзер Казан аэропортыннан Россиянең һәм дөньяның 79 шәһәренә очарга була.
Үзебез дә, республика кунаклары да елга транспортын ешрак куллана башлаганбыз. «Бөек Идел юлы» проекты кысасында төбәкара елга элемтәсе киңәйгән. Ел буена Кама елгасы буйлап 600 мең пассажир сәяхәт кылган. 2024 ел белән чагыштырганда 24 процентка күбрәк бу.
2025 елны зур вакыйгалары белән дә истә калдырачакбыз. Казан «Новая волна» халыкара бәйгесен, VK FEST фестивален каршы алды. Традициягә кергән бәйрәмнәргә яңалары да кушылган һәм алар дистә меңләгән тамашачы җыйган.
Казан «Гастрономик башкала» статусын раслаган. Бу исемнең бәхәссез булуын Сергей Ивановның Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендәге коллегалары да раслады. 5 рестораныбыз Россиянең иң шәп 100 рестораны исемлегенә кергән. «Кунакчыллык һәм туризм төбәкләре» бөтенроссия премиясенең «Гаилә туризмы һәм ялы төбәге» номинациясендә Татарстан Гран-при откан.
– Әмма бүген туризм тармагы яңа сынаулар белән очраша. Туристлар агымы үсеше кимү куркынычы бар. Бездә генә түгел, бөтен илдә шулай. Көнкүреш хезмәтләре һәм товарларга бәяләр, бизнес өчен салымнар арту сәяхәтләргә дигән чыгымнарының да, аларның санының да кимүенә китерергә мөмкин, – дип кисәтте комитет җитәкчесе.
Долларның бәясе төшү дә эчке туризм өчен яхшы түгел икән. Халык чит илдә ял итүне өстенрәк күрә.
– Бүген россиялеләрнең сәфәргә чыгу өчен сайлап алу мөмкинлеге зур: Камчатка, Мурманск, Иркутск, Алтай, Сочи, Калининград, Махачкала... Бу төрлелектә Татарстан туристларга тәкъдим иткән турпродукт әлегә бик гади, урыны белән хәтта бертөрле күренә. Безгә туристларның яңадан килүләре өчен көрәшү авыр. Нәкъ менә алар, кабат әйләнеп кайтучылар, үсеш өчен төп резерв булып тора, – диде Сергей Иванов.
Яшьләр белән уртак тел табарга өйрәнәсе бар. Бүген туристлар агымының шактый өлешен зумерлар һәм миллениаллар тәшкил иткәнен дә белдек. Бу буын өчен сәфәрнең кыйммәте хис-кичерешләргә, активлыкка бәйле. Аларга барлык хезмәтләрнең онлайн булуы мөһим. Моннан тыш, ясалма фәһем белән дуслыкны ныгытырга өндәде Сергей Иванов. Хәзер туристлар күбрәк нәкъ менә нейрочелтәрләрдә сәяхәт өчен мәгълүмат эзли икән.
– 2025 ел нәтиҗәләре буенча, туристлар агымы 4,5 миллион кешедән артыр, дип фаразлыйбыз. Бу 2024 елга караганда 4,6 процентка күбрәк. Туристлык үзәкләре туроператорлар белән тыгызрак хезмәттәшлек итсен иде. Яңа кызыклы тәкъдимнәр уйлап табарга, туроператорлар тарафыннан эшләнгән продуктларга эксклюзив хокук бирүдән курыкмаска, алар белән көндәшлек итмәскә, бергәләп Татарстанга тагын да күбрәк туристларны җәлеп итү турында уйларга иде, – дип киңәш бирде Сергей Иванов туризм өлкәсендә хезмәт куючы эшмәкәрләргә.
Коллегиягә йомгак ясап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның кунакларны җәлеп итәрлек туристлык үзәге булуын ассызыклады.
– Татарстандагы кебек туристлык объектларының төрлелеге беркайда да юк диярлек. ЮНЕСКО мирасы объектлары да безнең республикада дүртәү. Туристлык эшчәнлеге республика бюджетына 40 миллиард сумнан артык салым җәлеп итә. Без әлеге тармакка ярдәм итү өчен эшне тагын кайда көчәйтү мөмкинлеген эзләрбез, – диде Парламент җитәкчесе. Ул Татарстан районнарының җәлеп итүчәнлеген билгеләп үтеп, республиканың Туризм буенча дәүләт комитетын эчке туризмны үстерергә чакырды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез