Очрашуда укытучыларга матди ярдәм, инженер кадрлар әзерләү, ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтү, имтиханнар саны кыскару турында да сөйләштеләр.
Ярдәм чаралары турында
1 гыйнвардан Татарстан укытучылары һәм тәрбиячеләренә торак өчен 1 миллион сум сертификат бирелә башлады. Яшьләр генә түгел, 50 яшькә кадәргеләр дә өмет итә ала. Моның өчен хезмәт стажы өч елдан ким булмаска тиеш.
– Конкурс гади түгел. Сертификат алырга теләүчеләр күп. Без хәзер кайсы фән укытучыларына бирәчәгебезне билгелибез. Физика, математика, химия, башлангыч сыйныф укытучыларын алырбыз. Бер ел эчендә барысын да тәэмин итеп бетереп булмый, әлбәттә. Шуңа күрә башка хезмәттәшләребез үпкәләмәсен. Әле тәрбиячеләр дә бар. Яшәү урынына мохтаҗ булучыларга бирәчәкбез. Өченче фатир алырга сертификат турында хыялланасың икән, барып чыкмаячак, – диде Илсур Һадиуллин күңелле яңалык турында.
Яңалыкның икенчесе дә бар. Торак арендалаган өчен ай саен 20 мең сум акчаны кире кайтарып булачак. Мондый компенсация 350 укытучыга биреләчәк. Бу программадан да теге яки бу фән укытучылары файдалана алачак.
Министр фатирларның ел дәвамында биреләчәген әйтте. Мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә программаның нәтиҗәләре турында хисап тотачаклар.
Укытучылар кытлыгы турында
Яңа уку елы башына республикада 2 мең укытучы җитмәвен язып чыккан идек. Дөрес, бер генә мәктәптә дә дәресләр укытылмыйча калмый. Әмма бу ничарадан бичара кебек чыга. Барыбер хәл итәргә кирәк. Укытучыларны мәктәпкә акча белән җәлеп итәргә өметләнәләр. Яңа уку елыннан 500 яшь укытучыга, 300 тәрбиячегә, 80 өстәмә белем бирү педагогына, 100 көллият мөгаллименә ай саен өстәп 10 мең сум акча түләнә башлаган.
– Укытучылар якланмаган, дип әйтергә хакым юк. Шулай ук, без шәп яшибез, дип тә әйтеп булмый, – диде Илсур Һадиуллин.
Журналистлар «Авыл укытучысы» («Земский учитель») программасы турында да кызыксынды. Аннан файда бармы? Министр бу сорауга болайрак җавап бирде:
– Биш ел эчендә программа ярдәмендә авыл мәктәпләренә 72 укытучыны кабул иттек. Былтыр 13 иде, быел 12 кеше кайтачак. Бу укытучылар гына вазгыятьне әллә ни үзгәртми. Чөнки безгә мәсьәләне төптән хәл итәргә кирәк. Яшьләрнең кайтуы мөһим. Мәсәлән, 4 мең кеше педагогик уку йортларын тәмамлый. Барысы да кайтса, буш урыннар да калмас иде ул. Кайтмыйлар, чөнки куркалар. Барысы да курка, дип әйтеп тә булмый. Акча мәсьәләсе дә бар. Кемдер биштәр асып, заказ буенча пицца яки пирожки таратып, күбрәк акча эшләргә мөмкин. Мәктәптә әти-әниләр, балалар белән дә уртак тел табарга кирәк... «Авыл укытучысы» программасы буенча проблема юк, без аны үтәп барабыз. Авылга кайтучыларга 1 әр миллион сум акча бирелә. Моны арттырып булмый. Бу – федераль акча. Район башлыгы да өстәп тагын 1 миллион куша икән, без каршы түгел.
Яңа мәктәпләр турында
Татарстанда быел 6 мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге уку йортлары республика бюджеты, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль дәүләт программасы, «Гаилә» илкүләм проекты хисабына сафка баса. Питрәч районының Көек авылында, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә, Алабугада яңа бакчалар калкып чыгар дип көтелә. Әгерҗе, Минзәлә, Буа районнары исә яңа мәктәпле булачак.
– Рәис карары буенча Казанда «Спорт станциясе» торак комплексында 500 урынга исәпләнгән мәктәп булдырылачак. Бөгелмәдәге 2 нче лицейга – 618, Кукмараның Манзарас авылында 500 урынлык янкорма торгызылачак, – диде министр.
Ике генә имтихан тапшыру турында
9 нчы сыйныфтан соң урта һөнәри уку йортларына барырга җыенучылар өчен имтиханнар саны кимүен язып чыккан идек инде. Илсур Һадиуллин әлеге яңалык турында җентекләбрәк сөйләде. Министр быел мондый юлны 5 мең укучы сайлар дип фаразлый. Шул ук вакытта ике сынау тапшыручыларның унынчы сыйныфка бара алмаячагын да искә төшерде.
– Ике имтихан тапшыру мөмкинлеге эшче һөнәр сайлаучыларга бирелә. Әлеге исемлектә 40 һөнәр бар. Бу юнәлештә республикада барлыгы 51 көллият кабул итәчәк. Исемлек министрлык тарафыннан расланган. Башка белгечлек сайлыйсың икән, дүрт имтихан бирергә туры киләчәк. Җәй дәвамында кире уйлаган очракта, 8–9 июльдә өстәмә сынау бирергә мөмкин, – диде республиканың баш педагогы. – 9 нчы сыйныф укучыларына барысын да яхшылап уйларга киңәш итәм. Ике генә сынау бирәм дә котылам, дип түгел. Имтихан бирүчеләрнең исемлеге көллиятләрдә булачак. Мәсәлән, Һадиуллин ике генә имтихан биргән, ди. Мин инде педагогика, медицина юнәлеше буенча бара алмыйм. Моны уку йортларының җитәкчеләре дә, министрлык та беләчәк. Шуңа күрә алдау юлы белән техникумнарга кереп булмаячак. Район укучылары үзләрендәге уку йортларына барса, яхшырак. Казанда барлык студентларга да әлеге программа буенча укырга урыннар җитмәячәк.
Ясалма фәһем турында
Татарстан мәктәпләрендә ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтергә җыеналар.
– Безнең бурыч – белем сыйфатын арттыру. Белем булмаса, әлбәттә, ясалма фәһем генә ярдәм итә алмый. Аның белән генә мавыгырга ярамый. Әмма башка чарабыз юк, чөнки аны бөтен дөньяда кулланалар. Республикада программа кабул ителәчәк. Ул балаларга да, укытучыларга да кагылачак, – диде Илсур Һадиуллин.
Министр түгәрәкләрдә укучыларны ясалма фәһемнән файдаланырга өйрәтәчәкләрен әйтте. Бу эшне 5 нче сыйныфтан башлаячаклар.
– Балалар дәреслекне онытырга, мәгълүматны ясалма фәһем ярдәмендә генә эзләргә тиеш түгел. Укытучылар зарлана: «3ле»гә укучы иншасын ясалма фәһем ярдәмендә «5ле»гә язып килгән очраклар да бар, – диде ул, ясалма фәһем куллануның тискәре нәтиҗәсен искә төшереп.
Техник фәннәр турында
Министр инженер кадрлар әзерләүне төп мәсьәләләрнең берсе дип атады. Белгечләрдән башка бер генә заманча мәсьәләне дә хәл итеп булмый, диде. Шул уңайдан, узган ел республикада өч елга исәпләнгән «Физик-математик алгарыш» гранты тормышка ашырыла башлады. Былтыр моның өчен 252 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу акча түгәрәкләр ачу, профиль сыйныфларны җиһазлау, укытучылар һәм укучыларны акчалата бүләкләүгә тотылган. Быел инде «ФизХим алгарыш» проектына старт бирелгән.
– Укучыларның математика, физика фәннәренә карата кызыксынуы сизелерлек артты. Имтиханны сайлауда да уңай якка үзгәрешләр бар. Олимпиадаларда катнашучылар саны да күбәя, – диде Илсур Һадиуллин. – Ләкин бер елда гына зур нәтиҗәләр көтеп булмый. Моның өчен вакыт кирәк.
Мәскәүдәге татар мәктәбен саклау турында
Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбен башка уку йорты белән кушарга җыеналар. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпнең язмышына ничек тә булса йогынты ясый аламы?
– Мәскәүдәге 1186 нчы татар этно-мәдәни мәктәбе 1997 елда ачылган иде. Анда минем күп тапкыр булганым бар. Биредә 600 дән артык бала укый. 35 тән артык милләт вәкиле тәрбияләнә. Алар арасында татар гына түгел, таҗик, кыргыз, үзбәкләр дә бар. Мәктәпне башка уку йорты белән кушуны хупламыйбыз. Аларга уку планнары, дәреслекләр буенча да, методик яктан да ярдәм итеп торабыз. Хәзерге вакытта ул фәннәр сакланып калыр дип уйлыйбыз. Әмма кызганыч, Мәскәүнең Фән һәм мәгариф департаментында шундый карар кабул итүләре безне бер дә сөендерми. Россиядә меңнән артык татар мәктәбе бар. Шундый җилләр исә икән, аны алдан бергәләшеп хәл итсәк, яхшырак булыр иде. Ничек тә булса, саклап калырга дигән фикер белән яшибез, – диде Илсур Һадиуллин
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез