"7 сыйныф укучысы пычак белән һөҗүм иткән һәм җыештыручының кулын имгәткән. Аның тормышына берни куркыныч янамый, барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Эчке эшләр хезмәткәрләре һәм Росгвардия көче белән һөҗүм итүче тоткарланган, аның белән эш алып барыла, ата-аналар мәктәпкә чакырылган. Барлык укучылар да эвакуацияләнгән, аларның берсе дә зыян күрмәгән. Барлык ашыгыч хезмәтләр урында, сорау контрольдә. Паникага бирелмәвегезне үтенәм. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул өч петарда шартлаткан, шуннан соң җыештыручыга һөҗүм иткән һәм качкан. Аннары аны тоткарладылар. Компетентлы органнар тарафыннан бу хәлнең сәбәпләре ачыкланачак һәм киләчәктә мондый хәлне профилактикалау һәм булдырмау өчен эш башкарылачак", - ди район башлыгы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез