Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белегчләре психик авырулы кешеләр санының 1 миллиардтан артып китүе турында белдергән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) яңа мәгълүматларына караганда, дөньяда 1 миллиардтан артыграк кешедә, ягъни һәр 8 кешенең берсендә психик тайпылыш бар. Күңел тынгысызлыгы һәм депрессия эшкә сәләтне югалтуның төп сәбәпләре булып тора, дип яза “КП”,
 Белгечләр психикадагы проблемаларны тасвирлардай берничә факторны атап үткән:
 - хатын-кызларда психик тайпылышлар көчлерәк: алар депрессиягә тизрәк бирешә, ешрак тынгысызлана;
 - үз-үзенә кул салучылар арткан: 2021 елда дөньяда 727 000гә якын шундый очрак булган. Яшьләр арасында үлем-китемнең төп сәбәпләреннән берсе бу;
 - медицина ярдәме күрсәтүдә тигезсезлек: бай илләрдә – психоздан (аңсызлану, хәтер чуалу, чынбарлыкны аңламас дәрәҗәгә җитү) интегүчеләрнең 50 проценты, фәкыйрь илләрдә – 10 проценттан кимрәге генә медицина ярдәме ала:
 - акча җитмәү: илләр сәламәтлек саклау өлкәсенә бирелә торган акчаның нибары 2 проценты чамасын психик сәламәтлеккә тота.
 ВОЗ белгечләре искәртеп үткәнчә, психик сәламәтлек турында кайгырту – безнең көндәлек бурычыбыз.
Психик сәламәтлекне ничек ныгытырга?
1. Даими физик активлык. Көненә 30 минут тиз-тиз йөрү яки велосипедта йөрү кебек физик нагрузка күңел төшенкелеген киметә.
 2. Социаль элемтәләр. Якыннарыбыз, дус-ишләребез белән күбрәк аралашу, шөгыль буенча дус-ишләр, теләктәшләр табу, ниндидер түгәрәкләргә йөрү психик тайпылышлардан сакланырга ярдәм итә.
 3. Йокы режимы. Күңел тынычлыгына ирешү өчен көненә 7-9 сәгать йокларга кирәк.
 4. Табибка күренүдән тартынмаска. Күңел төшенкелеге халәте ике атнадан күбрәккә китсә, белгечкә (психотерапевт, психолог) күренү хәерле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез